Найти в Дзене
Роберт Фатхиев

Татарская судьба

Выйдя из тюрьмы на волю, я поехал на Волгу и Ахтубу в Астраханские степи. Я стоял на берегу Идели (Волги), где были столицы Золотой Орды Сарай-Бату и Сарай-Берке - среди степного марева мне привиделся Джучи хан, который стоял на белоснежном коне он посмотрел на меня и дал знак рукой чтобы я следовал за ним , я пошел на то место, где он восседал на своем прекрасном крылатом тулпаре, но на этом месте лишь росла полынь и степной ветер бередил пыль, но высоко в небе гордо парил беркут, я уверен это был дух великого полководца и государственного деятеля. И мне вспомнилась история этого гениального сына Чингисхана, которую мне рассказывал дед... ТАРИХНЫҢ ҺӘР БИТЕ ГАЗИЗ... Рабит ФӘТХИ (Роберт Фатхиев) Татар язмышы* Тарихи-публицистик эссе МИНЕМ ХАЛКЫМ... Минем халкым Бетеп, шиңеп бара. Минем халкым Эчеп, исереп ята. Минем халкым Узышып зина кыла. Минем халкым Тугры дустын сата. “Минем халкым – алтын!” – дияр идем, Эчем тулы ялкын. Тик барыбер хурламагыз, Ул бит минем халкым... Ирекк

Выйдя из тюрьмы на волю, я поехал на Волгу и Ахтубу в Астраханские степи. Я стоял на берегу Идели (Волги), где были столицы Золотой Орды Сарай-Бату и Сарай-Берке - среди степного марева мне привиделся Джучи хан, который стоял на белоснежном коне он посмотрел на меня и дал знак рукой чтобы я следовал за ним , я пошел на то место, где он восседал на своем прекрасном крылатом тулпаре, но на этом месте лишь росла полынь и степной ветер бередил пыль, но высоко в небе гордо парил беркут, я уверен это был дух великого полководца и государственного деятеля. И мне вспомнилась история этого гениального сына Чингисхана, которую мне рассказывал дед...

ТАРИХНЫҢ ҺӘР БИТЕ ГАЗИЗ...

Рабит ФӘТХИ

(Роберт Фатхиев)

Татар язмышы*

Тарихи-публицистик эссе

МИНЕМ ХАЛКЫМ...

Минем халкым

Бетеп, шиңеп бара.

Минем халкым

Эчеп, исереп ята.

Минем халкым

Узышып зина кыла.

Минем халкым

Тугры дустын сата.

Минем халкым – алтын!” –

дияр идем,

Эчем тулы ялкын.

Тик барыбер хурламагыз,

Ул бит минем халкым...

Иреккә чыкканнан соң, Әстерхан далаларына, Идел һәм Актүбә тарафларына карап юл алдым. Алтын Урданың үзәге булган Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә урнашкан Идел ярында торганда күз алдыма Җүчи хан килеп баскандай тоелды. Әйтерсең, ул үзенең атына атланып алган да, кулын изәп, мине артыннан чакыра. Ләкин бу урында серәеп утырган ялгыз әремнән һәм дала җиле кузгалткан тузаннан гайре берни дә юк. Шулвакыт күктә горур гына бер бөркет очып узды. Иманым камил, бу аның изге рухы булырга тиеш. Шулчак Чыңгызханның бөек улы хакында бабам сөйләгәннәр исемә төште.

______

*Автор редакциясендә басыла.

ҖҮЧИ ХАН

Монгол иле. Ашыкмый гына уйчан Нуур елгасы ага. Аның артында түбәләрен ак кар каплаган дүрт мәгърур тау күккә ашкан. Елганың бу ягындагы күпсанлы битләүләрдә йөзьяшәр нарат, чыршы, кедр агачлары үсә. Ап-ак тирмә эчендә бер ана бәби тудырырга җыена... Бүген төнлә ул төш күрде. Имеш, аның янына акшаман килде һәм баласын алып акбарска бирде.

Иртәнге бишләр иде. Гадәттә, әле бу вакытта караңгырак була, ә бүген көндезге сыман яп-якты. Шушы вакытта дөньяга ир бала туды. Чиксез шатланган әтисе, тәүге улын кулына алып, аңа Җүчи дип исем бирде.

Батыр, зирәк, эшсөючән булып үсеп килүче улын Чыңгызхан бик яратты һәм үзенең ярдәмчесе, уң кулы буларак бик күп эшләрдә катнаштырды. Әтисе аңа Кытай, Урта Азия һәм Көньяк Ауропаны яулауны да ышанып тапшырды.

Ә инде үскәч ул Алтын Урданы нигезләүче булды.

БӨЕК ИЛ

XIV гасырның беренче яртысында Үзбәк хан чорында Алтын Урда чәчәк ата. Ерак Көнчыгышта ул Бөек хан улусы белән чиктәш була. Көньяк-көнчыгышта – Чагатай улусы, көнчыгышта – Илхан-Хулагидлар дәүләте, көньяк-көнбатышта – госман-төрек дәүләте, көнбатышта – Мажарстан, Польша, Литва кенәз­леге, төньяк-көнбатышта – Ливон ордены белән чиктәш була. Мәскәү, Тверь, Владимир, Новгород урыс кенәзлекләре Җүчи дәүләтенә керә. Төньяктан Урда Себер һәм фин-угыр кабиләләре белән чиктәш була. Урда Бөек Чыңгызхан тарафыннан төзелгән зур, колачлы монгол-татар империясендә яши.

Христиан елъязмасы буенча – 1413нче, мөселман календаре буенча 791нче елның июнь ае. Елга буендагы зур булмаган урманда сандугачлар сайрый. Гәрә елгасы аша салынган күпердән чыккач, бабай атыннан төште дә, бераз гына җәяү атлады һәм Гәрә белән Юрми елгалары кушылган урынга җитәрәк, ауган имән агачы өстенә утырды. Ерактагы тау­га карады. Анда аның ак таштан төзелгән сарае күренә. Бу – татар морзасы Илнур иде. Туксанынчы яше белән барса да, ул бик яшь күренә. Түбәтәе астыннан агарган бөдрә чәчләре төсмерләнә. Киң маңгайлы, бераз гына кәкрерәк борынлы. Тешләре булмаганлыктан, иреннәре эчкә батып тора. Өстенә кигән яшел чикмәне җилдә җилферди. Аның эчендә зиннәтле күлмәге һәм камзулы күренә. Аякларында төрле төсләр белән чигелгән читекләр.

Суга карап ул озак кына уйланып утырды. Үткән гомер аккан судай, үтә дә китә шул.

Җәйге июнь аеның иртәсе. Тын гына искән җылы җилдә агач яфрак­лары шыбырдаша. Елга буенда аты үлән уртлый.

Күпергә җиткәнче морза зират буеннан үткән иде. Ул шуңа игътибар итте: күпчелек каберләр 1360-1410нчы елдагылар икән бит. Соңгы алтмыш ел эчендә татарларга ниләр булган соң? Ни өчен төрекләр белән шундый сугыш чыгарганнар? Күрәсең, моның сәбәпләре байлык бүлешүдәдер. Коръән тәгълиматларын санламый, барына шөкер итә белмәүдәдер.

Морза уйларына чумды. 1340нчы елда, аңа егерме яшьләр чамасы булганда, әтисе белән бергә, татар-болгар-кыпчак-башкорт вәкилләрен Үзбәк хан кабул иткән иде. Бату-Сарайда, шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан, тирмә рәвешендә төзелгән алтын сарайда Мәскәү байлары, Кавказ, Кырым, Урта Азия илчеләре, болгар-башкорт, фин-угыр вәкилләре белән берлектә узган иде ул чара.

Дәүләт җитәкчеләре, вәзирләр, якын туганнары янәшәсендә хан, аның хатыны белән түрдән урын алган. Алар янында тагын муллалар, поплар, шаманнар да бар.

Хан шундый сүзләр белән мөрә­җәгать иткән иде:

– Безнең дәүләт ныгыды һәм баеды. Миңа инде якты дөньядан китәргә дә күп калмаганын тоям, шунлыктан, варисларым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Шушы дөньяларны саклагыз һәм тагын да баетыгыз. Тавыш-гауга, сугыш-җәнҗалларга урын калдырмагыз!

БАЙЛАР БУТАЛЫШЫ

…Агач шартлап ярылырдай каты салкыннар. Бүре өере башы Айга карап утыра. Ярата ул аның шундый балкып янган чагын. Бүре сизә, Ай да аңа мәхәббәт белән җавап кайтара. Җылытырга теләгәндәй, тагын да ныграк балкып яна. Әйтерсең, барлык дөнья аңа миһербанлык күрсәтә. Быел кыш бик салкын, җитмәсә, карлы-буранлы булды.

Көрткә бата-чума, ул алга таба бара да бара. Үзенең нәрсә дә булса аулаячагына ныклы ышана. Артыннан ияргән өер дә моны белә: Ата бүре ышанычлы, сынатмаячак.

Болан эзләре туңган елгага таба илтә. Бу урында алар туктап бераз хәл алырга булды. Шулчак Ата бүре икенче өер якынлашканын сизде. Каршыдагы куаклыктан уттай янган күзләр карап тора. Ике дә уйламый бүре өерләре һөҗүмгә ташланды.

Бу сугыш өермәсен ишетеп, хәтта йокыга талган урман җәнлекләре дә уянды. Һәркайсы үз почмагыннан куркып кына сугышны күзәтте.

Каты алыштан соң бүреләр, хәлдән таеп, кайсы кая таралышты. Иң соңыннан калган яралы ике өер башлыгының берсен аю өзгәләде, икенчесенә селәүсен ташланды.

…Зәңгәрсу болытлар артыннан якты дала кояшы балкый. Күктә салават күпере балкый. Актүбә буйларында бар дөнья яшеллеккә күмелә. Пыяладай елга суы өстендә салават күпере нурлары уйный. Далада март ае – яз чәчәк ата.

Милади буенча – 1342нче, хиҗри буенча 720нче елда Үзбәк хан вафат була. Хан вәкаләтләрен ул васыять буенча үзенең олы улы Тәнибәккә калдыра. Ләкин бу вакытта Тәнибәк, Чагатай улусы белән сугыш алып барганлыктан, тиз генә ханлыкны кабул итеп ала алмый.

Мәрхүм булган Үзбәк ханның хатыны Тыйтгали ханым әмирләр, бәкләр, морзалар белән берлектә бу мөмкинлекне файдаланып калырга тырыша. Алар, Тәнибәк әйләнеп кайтканчы, дәүләт белән Тыйтгалинең уртанчы улы Җанибәк идарә итәчәк, дип игълан итәләр.

Озак та үтми, Тәнибәк, канатланып, якыннары, бигрәк тә туганнары Җанибәк белән Хызырбәк янына ашкынып, Сарай бәккә кайтырга юллана.

Ләкин нишләптер күңеле тыныч булмый. Үткән төндә күргән төше дә җанына тынгылык бирми. Имеш тә, шундый матур, кояшлы бер көн. Ап-актан киенгән шәйхелислам, алтын савытка салынган, яхшы сөлгегә төрелгән түм-түгәрәк күмәч тотып, ак мәрмәр сарайдан чыгып аңа таба килә. Кинәт шулчак күк йөзе караңгылана да, сарай өстендә кара атка атланган Газраил пәйда була.

Күпме генә бу төшен онытырга теләп күңеленнән куса да, нәтиҗәсе булмый. Кара атына атланган Газраил күз алдына килә дә баса.

Урда түрәләреннән торган бик күп халык аны каршы алырга елга буена җыела. Очрашу сарайда дәвам итә. Бар да күрешергә кулын суза, булачак ханның кулларын үбәләр.

– Яшәсен Тәнибәк хан!

– Яшәсен Бөек Чыңгызхан нәселе идарә иткән дәүләт!

Шулчак Туглы би, Тәнибәкнең кулын үпкән чакта, яшерен ишарә ясый. Халык арасында кайнаган унлаган кеше тиз арада пычакларын алып, Тәнибәкнең аркасына кадый.

Кан эчендә яткан Тәнибәкнең барлык гомере мизгел эчендә күз алдыннан үтә. Әниләре Тыйтгали, Керпек, Байлун, Арҗүдә ханымнар карамагында туганнары Җанибәк, Хызырбәк белән сарай каршында уйнап йөргән чаклары күз алдына баса.

Җан газабы белән ул соңгы сүзләрен пышылдый:

– Менә нигә төшемдә Газраил баш очымда очып йөргән икән. Аһ, Җанибәк туганым... Аллаһ гафу итсен сине... Син нинди язмыш сайлагансың... Мин сине кызганам.

Алтын Урданың канунлы хакимлеге шулай өзелә.

* * *

1357нче ел. Майның матур бер көне. Каты тән җәрәхәтләре алган

Җанибәк хан алтын тәхете янында үлем белән көрәшә. Аркасына кадалган пычак ярасыннан кан җыелган. Башыннан мең газаплы уйлар үтә.

– Шулай булырга тиеш иде. Байлыкка, дан-дәрәҗәгә табыну шуңа китерде. Аллаһ бар! Аллаһ бар! Тәнибәк һәм Хызырбәк туганнарым, кичерегез мине, кичерә алсагыз. Сезнең алдыгызда минем гөнаһым бик зур – мин сезнең җаннарыгызны кыйдым. Мин хәтта сезнең каһәрегезгә дә лаек түгелмен. Әтиебез – изге җан Үзбәк ханның әманәтен бозган өчен мин мәңгелек тәмуг газапларына дучар булырмын.

Аның күз алдыннан инде ничәнче тапкыр өлкән абыйсы Тәнибәк белән энесе Хызырбәкнең мөлаем йөзләре үтте. Изге, яхшы күңелле әтисе Үзбәк ханның моңсу йөзле сыны күз алдына килеп басты.

– 1342нче елдан башлап, инде унбиш еллап мин үземне мөртәт итеп тойдым, җаныма урын таба алмый көн-төн газапландым. Әтием, җандай күргән туганнарым күз алдымнан китмәде. Әнием, аның якыннарының сүзен тыңлап нишләдем соң мин?! Туганнарымның аналарының каргышы, аларның күз яшьләре төште миңа. Үзем дә, дәүләтем дә, хакимлегем дә каһәрләнгән, каргалган булды.

Бу якты дөньяларга ник килдем икән мин? Ник?! Динемнән качып, изге Коръән, шәригать кануннарын бозып канэчкеч булыр өченме?!

Тирә-якта үле тынлык. Аның күз алдыннан, елгада аккан су кебек, бер-бер артлы тормыш мизгелләре үтә. Әти-әнисе, туганнары, аларның аналары...

– Их, белсәгез иде элек минем

сезне ничек яратканлыгымны! Ләкин каһәр суккан шушы тәхет, дан-дәрәҗә өчен мин сезне өстегездән таптап үттем, хыянәт иттем. Мин бугазыма кадәр канга батканмын. Кадерлеләрем минем, кичерегез мине! Булдыра алсагыз гафу итегез! Аллаһым-Раббым, ярлыка! Җан газапларыннан арындыр! Кичерегез мине! Киче-ре-ге-е-з!!!

Шулчак ул туганнарының елмаюлы йөзләрен күргәндәй булды. Бала чакта йөгереп-уйнап, ук-җәяләр атышып, аргамакларда чабышып йөргән вакытларына кайткандай тоелды. Бигрәк тә алар төннәрен хан бакчасында йолдызларга, тулган айга карап утырырга ярата иде. Менә бүген дә төнге аяз күктән тулган ай карап тора, йолдызлар җемелдәшә.

Җанибәк җанының җир асты юлы аша чиксез яктылыкка таба очканын сизде.

ИЛНУР БӘК

Соңгы вакытта төмән башы Илнур бәк йокысызлыктан интегә. Үзе шаһит булган 1342нче елгы вакыйгалар тынгылык бирми аңа. Ул вакытта Илнур бәк Үзбәк хан сараенда унбашы булып хезмәт итә иде.

Кызганычка каршы, шушы елның мартында Үзбәк хан вафат була. Аның дүрт хатыны була – Керпек, Тыйтгали, Байлун, Арҗүдә. Беренче хатыныннан тәүге улы Тәнибәк туа, икенчесеннән – Җанибәк, өченчесеннән – Хызырбәк, дүртенче хатыныннан Наилә исемле кыз бала дөньяга килә. Васыять буенча тәхеткә өлкән ул Тәнибәк килергә тиеш була. Ләкин бу вакытта ул Урта Азиядә Чагатай улусы белән сугыш алып барганлыктан, тәхетне кабул итеп ала алмый. Хәйләкәр Тыйтгали ханым моның белән оста файдалана. Вакытлыча дип, тәхеткә үзенең улы Җанибәкне утыртуны оештыра.

Тәнибәк сугыш яланын калдырып, сарайга ашыкса да, үзен мәкерле каршы алу оештырылуын көтми. Җанибәк тарафдарларыннан каты яраланып, вафат була. Бу вакытта сарайны саклаучы каравылда Илнур бәк хезмәт иткән була. Туган туганын үтерүне үз күзләре белән күрә. Чуалыш вакытында ул каты яралана. Ярты ел дәваланганнан соң, кире хезмәткә кайта. Шунда ул бер атна элек Җанибәккә каршы фетнә әзерләүдә гаепләнеп, Хызырбәкнең дә җәзалап үтертелүен ишетә.

Үлем белән көрәшкән, хыянәттән гаҗиз булган Тәнибәкнең зур итеп ачылган күзләре озак күз алдыннан китми Илнур бәкнең. Әйе, туган туганының җанын кыйганның иле дә игелек күрмәс.

Соңрак, 1343нче елда, Илнур бәк Кырымда, Тан һәм Каф шәһәрлә-рендә сәүдәгәрләр оештырган фет­нәне басуда катнаша.

1357нче елда Җанибәк хан өч йөз мең сугышчысы белән Азәрбай-җанны яулап ала. Ләкин сугышчы сизенә: дәүләт эшләре бик алга бармый. Бу әллә Ходай каргышы, әллә

язмыш кушуы була. Җитмәсә, 1346нчы елда Бөек Ефәк юлы аша Кытайдан килгән чума чире халыкның өчтән бер өлешен кырып сала.

Җанибәк хан да каты чирли башлый. Яулап алынган җирләр белән аның улы Бәрдибәк идарә итә. Бервакыт Бәрдибәккә Сарайдан, Туглы бидән хат килә. Ул хатта, атасы каты чирләү сәбәпле вафат булса, аңа тиз арада качып Сарайга килергә, васыять буенча тәхеткә утырырга, Тәнибәк хатасын кабатламаска тиешлеге хә­бәр ителә. Бәрдибәк шулай итә дә. Шуның белән атасына биргән антын боза.

Барысын да шаккатырып, Җанибәк савыгып китә һәм дәүләт эшләрен дәвам итә. Аңа Сарайда яшерен рәвештә улы Бәрдибәк яшәвен хәбәр итәләр. Ул аның Туган-Туглы исемле хатыныннан туган улы була. Ул, бу хәбәрнең дөреслеген белергә теләп, хатыныннан сораса да, хатыны аны алдый. Бу дөрес түгел, имеш-мимешләр генә, ди. Үзе һәрдаим улы белән хәбәрләшеп тора.

Соңыннан хан Туглы бине чакыртып сорый, тегесе дә бу хәбәрне кире кага. Ә үзләре курка төшә: әгәр дә хан дөресен белсә, җәзасыннан ничек котылмак кирәк?

Шунлыктан, бу хәлдән тиз арада котылу өчен Туглы би үзенең берничә яраны белән Җанибәкнең бүлмәсенә бәреп кереп, ханны пычак белән чәнчеп үтерәләр.

Шулай итеп, 1357нче елның 22 маенда, атасын үтертеп, Бәрдибәк тәхеткә утыра. Тарих кабатлана: кайчандыр Җанибәк, үзенең ике бертуганын үтереп хан булса, хәзер үзе дә киңәшчесе карача-әмир Туглы би һәм улы Бәрдибәк тарафыннан оештырылган кара эшнең корбанына әйләнә.

Бәрдибәк, хан булгач, бигрәк тә явызлана. Туглы би ярдәме белән барлык ир туганнарын үтертә башлый. Сигез айлык сабыйны кулына тоткан дәү әнисе Тыйтгали күз яшьләре белән ялынып сораса да, Бәрдибәк аны да аямый. Котырынып, баланы карчыкның кулыннан тартып ала да, бар көче белән идәнгә томыра.

Ике елдан соң, 1359нчы елда, ул үзе дә фетнәчеләр тарафыннан юк ителә.

Егерме ел эчендә, 1379 елда хакимлеккә Туктамыш хан килгәнчегә кадәр, сарай тәхетендә утыздан артык хан булып китә. Алар, Урда кланнары тарафыннан бер-бер артлы алышынып кына тора. Туган – туганын, улы – атасын, дус дустын үтергән илдә бәрәкәт булмый шул.

Төмән башына бу авыр уйлар килеп төшсә, йөрәге ныграк кага башлый, йокысызлыктан бернинди дә дару ярдәм итми.

ТИМЕРҖАН МОРЗА

Алтын Урданың башкаласы булган Сарай-Бәркә йокысыннан уяна. Бу шәһәрне Сарай-әл-җәдид, ягъни “Яңа сарай” дип тә йөртәләр. Һиҗри буенча – 799нчы, милади буенча 1379нчы еллар. Актүбә һәм Иделнең түбәнге буйларында алтын көз хакимлек итә.

Башкаланың таштан түшәлгән юлыннан, мәрмәр, керамик плитәләр белән йөзләнгән, купшы бизәлгән, агач һәм таштан төзелгән күпсанлы йортлар буйлап атка атланган берәү килә. Ул – болгарларның Тәтеш токымына караган япь-яшь сугышчы-нөкәр Тимер морза. Шәҗәрә буенча аның нәселе скиф, сармат, фин-угыр, һун, төрек, шулай ук, болгар һәм монголларга барып тоташа. Бу кадәр кушылма аның канында һәм җанында табигый рәвештә бер-берсе белән бәйләнгән. Монда ул Чулман, Агыйдел, Танып, Гәрә буйларыннан, Уралдан килгән.

Калкулыкта, уртада алтын түбәле хан сарае күренә. Ул татар бизәкләре кулланып мәрмәр колонналар, гранит ташлар белән бизәлгән. Тирә-якта унөч җәмигъ мәчетенең күккә ашкан күпсанлы манаралары балкый. Шәһәрнең һәр өлешендә диярлек ябулы базарлары белән кәрвансарайлар, сәүдә итү урыннары, сәүдәгәрләр өчен кунакханәләр күренә. Шулай ук мөселман мәктәп-мәдрәсәләре, мунчалар бар.

Үзәктән төрле якка юллар китә. Алар яныннан таштан салынган арыклар уза. Таштан, балчыктан, кирпечтән ясалган диварлар билгеле сәүдәгәрләр, байлар йортларын кеше күзеннән саклый. Дистәләрчә бүлмәле бу өйләрдә тәмледән-тәмле төрле аш-су әзерләнә: пылау, шулпа, гөбәдия, шәңгә-бәлешләр, кыстыбый-чәкчәкләр.

Шәһәр халыкара сәүдәнең үзәге булып саналган, шуңа да монда

сәүдәгәрләр күп. Ауразиядәге сәүдә­нең күпчелек өлеше татар байлары тарафыннан күзәтелгән, алар кулы аша үткән.

Татарлар мануфактурада – сәүдә белән, авыл хуҗалыгында – җир эшкәртү, малчылык белән акча эшлә­гән. Алар арасында бик күп галимнәр, муллалар, көйчеләр, рәссамнар, математиклар, физиклар, астрономнар булган...

Тимерҗан морза бигрәк тә тугыз катлы астрономия обсерваториясенә игътибар итә. Үзбәк хан чорында төзелгән төрле фән һәм сәнгать уку йортлары да игътибардан читтә кала алмый. Алар да шәһәрнең матур бер бизәге булып аерым урын алып тора. Шәһәрнең читенә таба байларның бакчалары, биләмәләре башлана. Шунда ук бәкләрнең, морзаларның төрбәләре дә урын ала. Аннан ары гади халык яшәгән җирләр башлана. Күпчелекнең өйләре көнчыгышча, татар бизәкләре кулланып, гөмбәз рәвешендә ясалган түбәләре белән аерылып тора. Ишекләр, тәрәзә капкачлары төрле төстә, агачтан уеп ясалган бизәкләр кулланып бик

матур итеп эшләнгән. Хәлле кеше­ләрнең агачтан һәм кирпечтән ике-өч катлы итеп эшләнгән өйләре дә күренә.

Җыеп әйткәндә, ясалма чишмәләр атып утырган күпсанлы бакчалары, соклангыч биналары, затлы өйләре белән яшеллеккә күмелеп утыручы бу шәһәр бик соклангыч һәм матур.

Атка атланган сугышчы-нөкәрнең өстенә кигән киеме дә бик затлы күренә. Өстендә алтын һәм көмеш сәйләннәр белән чигелгән, энҗе ташлар белән бизәлгән ап-ак татар күлмәге, бәрхеттән тегелгән чалбар, аякларында чигүле татар читекләре. Шулай ук кыйммәтле кара камзулы һәм алтын җепләр белән каелган яшел чикмәне дә бар. Башында кеш тиресеннән тегелгән, яшел бәрхет, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән очлы башлы татар баш киеме. Көче ташып торган батыр егет күннән тегелгән матур каеш белән билен буган. Аңа корычтан зшләнгән кылыч тагылган. Атының ияренә күн кыннарда ук-җәяләр, сөңге, көбә1-күлмәк эленгән. Морза озын буйлы, каракучкыл тәнле, чак кына тулы йөзен чем-кара мыек бизи.

Кичәге бик озаклап кунак булып утырудан һәм таңга кадәр күп сөйләшүдән бүген аның башы авырта, шуңа да кәефе юк. Күңелен һәм җанын ачу биләп алган.

Менә ул чәйханә, ашханәләр урнашкан мәйданнар, яшеллеккә кү­мелгән бакчалар, кәрвансарай, базарлар урнашкан җирләрне үтеп, Туктамыш ханның хәрби җыенына дип, шәһәрне чыгып далага китеп бара.

Тимерҗан морза – хан гаскәрендә йөзбашы. Бик хәлле, бай нәселдән булса да, мираска дәгъва итми ул. Яше 35тән узса да, артык байлыгы да юк. “Йөрәк кушуы буенча” дип типтереп яшәргә ярата.

Үз-үзен тиргәп, битәрләп күпер төбенә якынлашуга таныш тавыш ишетеп туктап калды.

– Тимерҗан морза! Тимерҗан морза!

Әйләнеп караса, анда чыгышы белән Казан байларыннан булган якын дусты Батырҗан басып тора.

Ул атлы гаскәрдә хезмәт итә. Холкы белән бик шаян кеше ул. Әле дә морзага карап көлә-көлә әйтеп куйды:

– Карале, син бит теге көлкеле тарихтагы берәүгә охшагансың! Ул да бит күп эчеп иртән уянганнан соң көзгегә караган да, үзен танымый аптырап киткән. Кем соң бу? Бәй, үзем икән бит! Үземне-үзем танымадым, шулай булгач, бик бай булам һәм озак яшим икән, дип шатланган.

Шулай алар көлешә-көлешә, күпер­не чыгып, таш юлдан юлларын дәвам итте.

– Баш нык авырта шул, туган. Бар да шул җиңел холыклы Гүзәл аркасында булды. Чәйханәдән соң китәсе дә барасы булган да соң. Юк бит, ниндидер бер яшь егет белән бәхәскә кердем. Янәсе, кем дә кем бал балы, карбыз белән бодайдан ясалган хәмерне күбрәк эчә, шул Гүзәл белән төн үткәрә.

– Азагы ничек бетте соң? – дип сорады Батырҗан.

– Ничек булсын инде? Аңардан күбрәк эчүен эчтем дә соң, тик соңын­нан үлек кебек йоклап киткәнмен. Чибәркәй Гүзәл белән дә утыра алмадым, исерек белән ул сөйләшеп тә тормады. Ә аның хуҗасына зур гына акча түләргә туры килде.

– Хатын-кыз белән бәйләнсәң, шулай инде ул, – дип көлде Батырҗан.

– Әйе шул, бер малай-салай шикелле болар мине төп башына утыртты, – дип җаваплады Тимерҗан.

Шуннан һәркем үз юлы белән китте.

Бераздан Тимерҗан морза хәрби куәтне күрсәтү чарасында катнашты, азак кунакханәгә кайтып, тирән йокыга талды.

АК-КИРМӘН

Милади буенча 1379нчы елның июль ае. Үзенең бурычларын үтәп, атка атланган хәрби ямчы2 китеп бара.

Башына чигелгән түбәтәй, өстенә чикмән, камзул, күлмәк, чалбар, аяк­ларына читек кигән киң күкрәкле, кара бөдрә чәчле, коңгырт-кара күзле бу кеше үзенең уйнаклап торган атында тулы сулы Гәрә елгасының сул як яры буйлап юл тота. Кызыл Яр авылы станының хат ташучысына Акбаш исемле ак чабыш аты биргәннәр. Атның муенына тимерләр куеп эшләнгән күн каешка тагылган көмеш кыңгырау эленгән. Бу дәүләт хезмәткәре яки хат ташучы китеп барганлыгын аңлата, шунлыктан җирле хакимнәр аңа беренче очракта ярдәм күрсәтергә бурычлы. Камзулының эчке кесәсендә канатлы ак юлбарыс сурәте төшерелгән мөһерле танык­лык-документы да бар. Яхшы күннән эшләнгән биштәрендә дә шундый ук ак юлбарыс рәсеме күренә. Атының ияре дә шулай ук ярымай, лалә чәчәге, юлбарыс рәсеме белән бизәлгән.

Хәрби кояш нурларында ялтырап киткән көмеш аел уртасына энҗе таш куеп эшләнгән киң күн каеш буган. Аңа булат корычтан ясалган кылыч, хәнҗәр эленгән. Егет аркасына ук-җәя аскан.

Ямчының биштәрендә Такман тау башында урнашкан Ак-Кирмәннең төмән башына ханның гаскәри Диваныннан, ягъни Казанда урнаш-

кан хәрби палатадан җибәрелгән хат ята.

Хат ташучы Илһам су буйлары белән сокланып юлын дәвам итте. Гәрә елгасы киң генә, мул гына сулы. Тугайлыклар, яз көне су баса торган урыннар, вак куаклыклар белән камыш баскан сазлы урыннар да очрый. Ап-ак, матур төнбоеклар үскән бер урында горур гына пар аккошлар йөзә. Саерак урыннарда, камышлар арасында кыр үрдәкләре оялары да күренгәли. Кеше барын сизенепме, алар ара-тирә тавыш биреп куя, я булмаса “пырх” итеп очып китә. Зифа буйлы ак каеннар, сыгылмалы таллар, йөзьяшәр имән агачларында сандугачлар, төрле кошлар моңлы сайрашып җырларын суза.

Илһам уйларына бирелде. Әйе, бу матур елганы юкка гына татар-кыпчак ханы Гәрәй хөрмәтенә Гәрә дип атамаганнар. Бу нәсел әлеге якларга Чулман, Агыйдел, Танып, Идел буйларыннан килгән. Гәрәләрнең нәсел җепләре тарихы бик борынгы һәм бай. Кайчандыр Гәрәй хан Кыпчак каханы белән күчмә тормыш алып барган. Аның батырлары тәненнән скифлар, сарматлар, һуннар, монголлар каны акса да, төп нәсел җебен татар, төрек-кыпчакныкы тәшкил иткән. Урал буена килеп, алар болгарның җирле танып, юрми, бүләр, байлар, болгар, гайнә кабиләләре белән кушыла башлый. Шулай итеп, җирле үзгәлек һәм аерымлыклар белән яңа мәдәният барлыкка килгән.

Елга буендагы зур булмаган урманнар аша чыкканда үзеңне кояш нурлары да кереп җитә алмаган яшел мәгарә эчендә итеп тоясың. Бу хозурлыктан ләззәтләнгән ямчының йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгардай булып, еш-еш тибәргә тотына. Әйтерсең лә әнә теге юан имән артыннан хәйләкәр, салкын карашлы Шүрәле посып карап тора, тыныч су өстен чайкалдырып алтын чәчле Су анасы ярга чыгып килә. Һәм менә алда яктылык күренә башлый, урман юлы ачыклыкка алып чыга. Алда су тегермәне буасы, аннан ары тауда җил тегермәне күренә. Бу якларда иген мул була, шунлыктан тегермәннәр дә күп. Алардан соң Кашкак күренә. Ике мәчет манарасыннан ишетелгән җанны иркәләгән азан моңы монда кадәр ишетелә. Авыл янындагы уң як калкулыкта тимерлек урнашкан.

Ямчы авыл буйлап бара. Монда тегүче, агач эше остасы, тимерче, балчык әвәләү остасы һәм башка һөнәрчеләрнең остаханәләре урнашкан. Шулай ук бәләкәй кибетләр, авыл базары да бар. Авылның югары һәм түбән очларында ике мәчет балкып утыра.

Еракта тау башында шәһәр кирмә­ненең таштан эшләнгән мәһабәт диварлары, мәчетләрнең күккә ашкан манаралары күренә.

Авылда уттай эш вакыты. Авыл халкы, өйлә намазыннан соң төшке аш ашап, бераз ял итеп, печәнгә китә. Көтүлекләрдә мал-туар әкрен генә үлән уртлап йөри. Юкәлекләрдәге умарталыкларда бал кортлары кайнаша. Иген басулары җәйрәп ята. Менә монда, елга белән бодай басуы арасында, җәйге җылы ләйсән яңгырдан соң калкып чыккан салават күперендә авыл халкы Хызыр Ильясны күргән. Шулай булгач, иншалла, быел уңышлар мул булыр.

Тирә-яктагы хозурлыкка хәйран калып, өйлә намазыннан соң, ямчы егет тә юлын дәвам итә.

Гәрә елгасыннан ары, Убыр тау итәге белән агачлык арасыннан үткән юлның уң ягында ялгыз каен үсә. Шул урында Әүлия чишмәсе чыга. Халык риваятьләре буенча, кайчандыр бу тауда Убыр яшәгән. Ул чишмәгә суга килгән кешеләрне саклап торган һәм үтергән. Беркөнне кич чишмә янына Зөһрә исемле кыз су алырга килә. Бер чиләгенә су тутырып, икенчесен кулына алуга, сәер күренешкә тап була. Чишмә төбеннән аңа бәләкәй генә күз карап тора. Суда өермә барлыкка килә, һәм аның эченнән күбәләк очып чыгып, ул яшәгән өйгә таба оча. Кыз моның изге чишмә тарафыннан ясалган кисәтү икәнлеген шундук сизә һәм тиз генә чиләкләренә су тутырып, караңгы төшкәнче өенә кайтып өлгерә. Шулай итеп, аны саклап торган Убыр ач кала. Бу озак кына вакыт шулай дәвам итә. Кич белән чишмәдән чыккан күбәләкне күпләр күрә һәм исән кала. Ә Убыр, ачлыктан качып, башка тауга күченгән, диләр. Юлчылар бу чишмә янында туктап хәл ала, суыннан авыз итеп, изге көчләрдән ярдәм сорый. Шунлыктан монда җәйге алачык һәм кышкы өй төзелгән.

Алда Йөгәмәш тау күренә. Ул тирә-якта иң биеге. Элек биегрәк тә булган дип сөйлиләр. Имеш тә, тау башында зур күл җәйрәп яткан. Анда пар үрдәк яшәгән. Алар күлнең хуҗалары булган, бернинди аучы да атып ала алмаган. Бервакыт Ризван исемле егет, үзенең оста мәргән икәнлеген исбатларга теләп, тауга юнәлгән. Зур авырлык белән тау башына менеп җиткән һәм саклап торып ана үрдәкне атып алган. Ата үрдәк кайгысыннан уктай атылып җиргә бәрелеп җан биргән. Шул вакыт җир тетри башлаган, күл юкка чыккан, тауның бер өлеше җиргә сеңгән. Егет курыкса да табышын өйгә алып кайткан. Үрдәкне өч көн, өч төн буена пешерсәләр дә, ул пешмәгән, таш булып каткан. Шуннан аны тау буена чыгарып ташлаганнар. Ә бу тау мәхәббәт символына әйләнгән. Монда яшьләр мәхәббәттә аңлаша, бер-берсенә тугрылыкка вәгъдә бирә.

Гәрә елгасының уң як ярында түбәсендә Ак-Кирмән урнашкан Кит­мән тау да инде ачык күренә башлады. Агач күпергә килеп җитеп, ямчы егет, күпер өчен гади халык түли торган салымны түләми генә, күперче-салымчыга таныклыгын күрсәтеп, Гәрә елгасының уң як ярына аяк бас­ты. Китмән тау Гәрә һәм Шаршады елгалары кушылган җирдә урнашкан.

Бу урын дошманнан саклану өчен уңайлы булганлыктан, татар-болгар ата-бабаларыбыз ныгытма һәм шәһәрчекне монда төзегән. Гәрә һәм Шаршады елгалары арасында Китмән тау кыя булып торган. Аны тирәләп имәннән ныгытма, таштан төзелгән дүрт каланча, тимер капкалар эшләнгән. Бу корылма эчендә төмән башы, сугышчылар өчен казармалар, сугыш атлары өчен абзарлар, амбарлар, ашханә, кунакханә, мәчет һәм базар урнашкан. Ныгытманы дош­ман яулап ала калса дип, тау астына җир астыннан су юллары, таштан корылмалар төзегәннәр. Бу кальга эчендә саклану һәм һөҗүм итү өчен тәгаенләнгән ныгытмалар, корал сак­лау өчен төзелгән корылмалар бар. Кораллар иң яхшы үрнәкләрне кулланып ясала һәм Гаскәри Диван аша сугышчыларга озатылып тора.

Хат ташучы, көньяк капкадан сакчыларны үтеп, төмән башы Илнур бәк янына юнәлде. Хәрби башлыкка таныклыгын күрсәткәннән соң, ныгытма урынбасары Хәким морзага хатны тапшырды. Хан бу вакытта ашханәдә иде.

Эшләрен бетергәч, егет елга буендагы кәрвансарайга юнәлде. Аш­-

ханәгә кереп тамак ялгады, мунчада юынды һәм мәчеткә кереп намаз укыды. Болардан соң ул иске зиратка юнәлде. Гәрәй хан төрбәсенә, укытучы-мөгаллимә Җиһан кәшә­нәсенә барды, дога кылды.

Бурычын үтәгәннән соң, атына атланып кире кирмәнгә кайтты. Төн җитеп килә. Тирә-якта тынлык. Күктә бер болыт әсәре дә күренми. Һәрбер йолдыз үзенчә сихри яктылык белән нур сибә. Яңа калыккан ярымай янында Зөһрә йолдыз җемелди. Ямчы, кәшәнәләр ягына караш ташлап алды да, күңеленә әйтеп бетерә алмаслык илаһи нур иңгәнен тойды. Әйе, алар чыннан да изгеләр, җаннары чишмә суыдай саф, дип уйлады егет.

Күңелен биләп алган чиксез шатлык һәм горурлыктан аның барлык Галәмгә “Аллаһу әкбәр” дип кычкырасы килде һәм ул, атына кагылып алды да, Ак-Кирмәнгә таба очты.

* * *

Яктырып килә. Офыктан кызарып кояш күтәрелә. Чык тамчылары җемелдәшә. Ак-Кирмән гади ныгытмадан чын мәгънәсендә зур татар шәһәрчегенә әйләнеп бара. Хәрби ныгытмалар янында бәкләр, биләр, морзалар, тарханнар, муллалар яшәгән мәһабәт өйле урамнар барлыкка килгән. Бакчалар яшеллеккә күмелгән. Шәһәрнең түбән өлешендә һөнәрчеләр бистәсе. Һәр һөнәрченең үз остаханәсе. Сәүдәгәрләрнең исә үз берлекләре.

Шәһәрнең үзидарә мәсьәләләре җирле җыеннарда хәл ителә, анда һәр шәһәр кешесе үзенең фикерен белдерә ала. Җәмәгатьчелек тарафыннан хөкем итүләр шәригать кануннары буенча үтәлә. Аны хөкемдар казыйлар башкара.

Менә Ак-Кирмәннең һәр тарафына мәчет манараларыннан агылган илаһи азан моңы тарала. Шәһәр йокысыннан уяна, иртәнге намазга баса.

Ак-Кирмәннең төмән башының бүген иртәннән үк кәефе юк. Таң алдыннан күргән куркыныч төше тынгы бирми аңа. Имеш тә, ул Такман тау башына якын гына басып тора. Тауның сөзәк ягында алтын кояш

нурлары астында бодай басуы җәйрәп ята. Тауның аскы ягында, еракта уйнаклап Гәрә елгасы ага. Аннан ары Нугай әрәмәсе күренә. Күктә бер болыт әсәре юк. Бу матурлыкка сокланып торганнан соң, Илнур бәк тауның иң башына менәргә карар итте. Шулчак аңа бик кыен булып китте, ниндидер хәвеф барлыгын сизенеп, артына борылып караса, җирдәге оялардан зур кара еланнар чыгып, ысылдап аңа таба якынлашканнарын күрде. Илнур бәк хәрбиләрчә бер аска, бер өскә йөгереп еланнардан кача башлады. Шулай итеп, ул аска төшкән саен еланнар азая бара. Кибеп барган Әүлия чишмәсенә төшеп җиткәч кенә алардан котылды.

Бу төшне бер дә яхшыга юрап булмый. Бу хакта иртәнге чәй вакытында мулла да, төш юраучы да шулай дип белдерде.

Шундый төшенкелектә Илнур бәк өйлә намазын укыды. Догалар укыганнан соң күңеле бераз тынычлангандай булды. Кырык алты яшьлек озын буйлы, төз гәүдәле, нык бәдәнле, зәңгәр күзле Илнур бәк ашханәдә төшке ашны ашаганнан соң хәрби идарәгә, гаскәр хакимиятенә юнәлде. Йөзе караңгы, ачулы иде.

Икенче катта урнашкан бүлмәсенә кергәч, өстәлдән кичә ямчы китергән хатны алды. Аны баскан килеш укыганнан соң, бераз бүлмә буйлап йөрде дә, күн кәнәфигә утырып уйга батты. Хат Алтын Урда хакиме Туктамыш ханнан иде. Мондый эчтәлектәге юлламалар Сарай-Бәркә башкаладан барлык улус бәкләренә, әмирләргә, төмән башларына җибәрелгән.

Хатта барлык ун меңлек гаскәрне тулы хәрби әзерлеккә китерергә әмер бирелгән иде. Шулай ук бер елга җитәрлек азык-төлек, корал, яңа төрле һөҗүм итү кораллары белән тәэмин итәргә боерылган. Хан фәрманында, болардан тыш, авыр кораллы җайдаклар гаскәрен зурайту таләп ителгән. Билгеле, Туктамыш хан зур сугышка әзерләнә.

* * *

Соңгы егерме ел эчендә татар түрәләре яулап алучылардан бер кисәк сөяк өчен бер-берсенең бугазын ботарлаучыларга әйләнде. Кан коеп яуланган шөһрәт, байлык күпчелек бәк, морзаларның, иң хәтәре – ханнарның башларын әйләндерде. Ярты гасыр элек Нугай морза, Талабуга хан, Тохта ханнар арасында булган фаҗигаләр кабатлана. Ул чорларда Тохта хан башбирмәс морзаның гаскәрен тар-мар итеп, Дунайдан алып Донга кадәр булган җирләрен үзенең улус бәкләренә тарата. 1357нче елда Җанибәк вафат булгач, әлеге афәт тагын кабатлана. Бу вакытта ул фарс дәрәҗәсенә барып җитә. 1357нче елдан 1378 елга кадәр Ак Урданың һәм Күк Урданың ханнары улус бәкләр, әмирләр, төмән башлары, морзалар тарафыннан бер-бер артлы алышынып кына тора. Бу чорда тәхеттә 25 хан булып китә. Алар барысы да Урда хакимлеге өчен барган алышларында юк ителә.

1378нче елда Алтын Урданың башкаласын Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан яулап ала. Шулай итеп, Күк Урданың җирләре яңадан кушыла: Иделдән алып Иртышка кадәр хакимият хан кулында була. Көнбатышта, Ак Урдада Дунайдан Донга кадәр Мамай морза хакимлек итә. Ул бик батыр һәм көчле сугышчы була. Төмән башы, ун меңлек гаскәр башы буларак, күп сугышларда җиңеп чыга. Ак Урдада югары тәхеткә Габдулла ханны билгели. Мамай морзаның уңышлары артында Ауропаның сәүдә капиталы, Кырым ярымутравында урнашкан Италия колонияләре, факторияләре тора. Хәтта Рим Папасы аңа хәерһахлы була. Бөек Литов кенәзлеге башы Ягайло да аның белән дус булуны олы мәртәбәгә саный.

Болардан чыгып фикер йөрткәндә шул аңлашыла: Мамай белән сугышка әзерләнергә кирәк. Сугыш озакка сузылырга мөмкин, шунлыктан бер еллык кирәк-ярак, азык-төлек әзерләргә туры киләчәк. Бәлки, Кара диңгез һәм Азов буйларында урнашкан шәһәрләрне дә алырга насыйп булыр. Шунлыктан ныгытмаларны яулар өчен ныклы хәрби җиһазлар таләп ителәчәк. Көчле коралланган рыцарьлар белән алышу өчен авыр кораллы җайдаклар гаскәрен зурайту мөһим булачак. Шулай булгач, яңа корал кулланып сугышуга әзерләнү бурычы куела.

Бу фәрманны әзерләүдә вәзир Идегәй морзаның катнашканлыгы ачык күренә: ханның мөһереннән соң аның имзасы белән тамгасы куелган.

Бу Күк Урданың көньягында күчмә тормыш алып барган татарлаштырылган көчле монгол ыруларының тулысынча Туктамыш хан ягында булуларын күрсәтә. Идегәй морза Кытлыкый бинең улы була. Ул ыруара идарә органы – Диван белән җитәкчелек итә.

1370нче елларда Идегәй әмир тулысынча Туктамыш хан ягына чыга. Аның тугрылыгы бигрәк тә 1370нче елда ачык күренә. Бу чорда Туктамыш хан тәхет өчен барган алышта Ырыс ханның улы Туктакый тарафыннан җиңелә. Идегәй Туктамыш белән берлектә Аксак Тимергә ярдәм сорап бара. Зур данга ия булган Тимур бәк тә Туктамыш хан яклыга әйләнә. 1378нче елда, ниһаять, алар Алтын Урданың башкаласы Сарай Бәркәне яулап алалар. Күк Урданың барлык татар халкы Туктамыш хан ягына басуында Идегәйнең урыны зур була. Бу хәрәкәтне ватанпәрвәрлек рухындагы барлык аксөякләр күтәреп ала.

Алар арасында төмән башы Илнур бәк тә була. Фәрманнан чыгып, ул Туктамыш ханның фикер сөрешен аңлый һәм аның сәясәтен тулысынча хуплый.

* * *

Кыңгырау шылтыратып Илнур бәк үзенең урынбасарын Хәким морзаны чакыртып алды.

– Хәким, менә бу фәрманнарның күчермәләрен эшлә һәм хәрби түрәләрнең шәхсән кулларына илтеп тапшыр, – диде ул. – Үзең дә уйла һәм фикерләреңне кәгазьгә терки бар. Бер атнадан гаскәри Диван җыеп, барлык тәкъдимнәрне тикшерәчәкбез һәм бердәм план төзиячәкбез.

– Әйе! Хәзер үк эшкә тотынам, – дип җавап бирде Хәким морза һәм тиз арада күздән югалды.

Илнур бәк бераз укып алырга теләп, китаплар урын алган киштәләр янына узды. Шунда өстәл өстендә аерым папкада яткан хатка күзе төште. Хатны кулына алып укыганнан соң, хәвефле төшенең, кызганычка каршы, чынга ашуын аңлады. Хатта мондый юллар язылган иде:

“Әссәләмегаләйкем, хөрмәтле һәм кадерле әтием! Зур сәламнәр белән исәнлек-саулык теләп сезгә кече улыгыз Галиәсгар морза хат юллый.

Сезнең өчен начар хәбәр җиткерәм. Бу юлларны язганда күземнән яшьләр тама. Әле булса бу хәлләргә ышанып җитә алмыйм. Узган атнада өлкән абзыем Зафир бәк коточкыч фаҗига ясады. Ике улын, аннан соң кызы белән хатынын үтергәннән соң үзенә дә кул салды. Тикшерүчеләр, аңына зыян килгән, дип белдерә. Якыннары, күрше-күлән аның сабыр, тыныч холыклы кеше икәнен белә. Башка сыймаслык бу золымны кылырга аны нәрсә этәргәнен бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер.

Үземнең эшләр әйбәт кенә бара иде. Күптән түгел ханның сак хез­мәтендә вазыйфамны күтәрделәр. Өлкән аглан, йөзбашы-куручи итеп билгеләделәр. Ләкин өлкән агам кылган бу хәлләрдән соң күңелемдә шатлык, тынычлык юк”.

ГҮЗӘЛ

Тимерҗан морза төне буе төшендә чибәр Гүзәл белән саташты. Бу кырнак3 кыз булса да, аңарда аксөяклек горурлыгы сизелә иде.

Иртәнге аштан соң аяклары

үзеннән-үзе аны Рөстәмнең фәхеш­ханәсенә тартты. Әйтерсең лә Гүзәлия аны сихерләгән иде. Аңа табын әзерләделәр, чәй, буза, шәң­гә-пәрәмәчләр тәкъдим иттеләр. “Гүзәлне чакырыгыз, минем аның белән сөйләшәсе бар”, – дип үтенде ул.

Кыз тыйнак кына дәстәрхан янына килеп утырды. Дулкынланып торган кара чәчле, кечкенә матур борынлы, юка иренле, кара күзле бу кыз бик матур иде.

– Гүзәл, мин сиңа гашыйк булдым. Сине моннан сатып алырга һәм хатыным итәргә уйлыйм. Зинһар өчен, үзең турында сөйлә әле.

Гүзәл, бераз уйланып торганнан соң, сөйли башлады.

– Миңа инде утыз яшь. Осман илендә дөньяга килгәнмен. Илханидлар чик буенда яшәдек. Хулагуидлар дәүләте Аксак Тимер тарафыннан юк ителгәч, Осман империясе чикләре дә зыян күрде. Шулай итеп минем гаиләм Тимерлән йөзбашына әсирлеккә төште. Әтием күннән кием тегү остаханәсе тотканлыктан бик хәлле сәүдәгәр иде.

Без әсирлеккә эләккәнче, әтиемнең агалары чума чиреннән вафат булды, шунлыктан безне коткарыр өчен салым түләүче булмады. Шулай итеп безне Сәмәрканд базарында сатуга куйдылар. Әтиемне оста һөнәрче буларак Юань империясенә, әниемне –

Һиндстанга алып киттеләр, ә мине Алтын Урдага коллыкка сатып фәхишә ясадылар. Ул вакытта миңа бары унбиш яшь иде.

Сиңа кадәр дә өч тапкыр шундый тәкъдим ясаганнар иде, хатынлыкка алабыз дип ышандырдылар да, өзгән чәчәк кебек ташлап калдырдылар. Зинһар өчен, яңадан гашыйк иттермәгез мине, кешеләргә булган ышанычымны югалттырмагыз. Мин инде үз язмышым белән килештем.

Бәхетле балачагымны исемә төшереп, туган илем Төркиямне сагынып төннәрен Идел буе ярларына килә идем. Минем күз яшьләремне Идел елгасы – Кара диңгезгә, ә ул туган илем ярларына илтеп җиткергәнен белә идем. Туган йортым, яшәгән җирләрем белән бәйләүче бердәнбер җеп иде ул. Шул вакытларда, язмышыма рәнҗеп, барлык күз яшемне түгеп бетердем. Бернинди хисләрем дә калмады. Шатланыр яки көенер өчен хәлем дә, теләгем дә юк. Ә син яңадан кешеләргә ышаныч тудырырга, гашыйк булырга тәкъдим итәсең.

– Кадерлем минем, сөеклем, мин фәрештә булмасам да, үз сүземә хуҗа була беләм. Синең кебек гүзәлне әлегә кадәр беркайда да очратканым булмады. Синең төз, сылу гәүдәң миңа мәрхүм әниемне хәтерләтә. Бүгеннән җавабыңны таләп итмим. Эшләгән эшләрем белән гашыйк иттерәчәкмен сине.

Белеп тор, Аллаһы Тәгалә яр­дә­меннән ташламаячак, изгелек яманлыкны һәрвакыт җиңә! Синдә шик калмасын өчен, сүзләремне раслап, хәзер үк Рөстәмнән сине сатып алам.

Кыз җавап бирмәгәч, ул фәхеш­ханәчегә эндәште:

– Әй, игелексез шакал, тиз генә монда кил әле! Сылу Гүзәлне мин синнән сатып алам. Каршы килсәң, булат кылычым белән башыңны кисеп ташлыйм! – Сүзләрен раслагандай, Тимерҗан морза кыныннан кылычын ала башлады.

– Кадерле Тимерҗан морза! Йөз тәңкәгә мин аны сиңа бөтенләйгә бирәм, зинһар өчен, тынычланыгыз, – дип, фәхешханә хуҗасы калтыранган тавыш белән Тимерҗан морзаның бер алдына, бер артына төште.

– Менә сиңа йөз тәңкә. Сөеклем, әйдә тизрәк, хушлашып та тормыйча синең бу газап утыннан котылыйк. Мин беләм, сизәм, сиңа монда бик кыен.

Тимерҗан морза сөеклесен кулларына күтәреп атына утыртты да өенә таба юл алды.

Аннан тиз генә хәрби җитәкчелек тарафына чапты. Төмән башы янына килеп сүз башлады:

– Хөрмәтле алтын бәк, мин үземнең бәхетемне таптым, тормышымның мәгънәсен аңладым. Мин сугышып йөрер өчен тумаганмын. Сез мине бу эшләрдән бушатыгыз, зинһар, мин китәргә карар иттем. Беләсез, мин горурлык белән, намуслы һәм тугры хезмәт иттем. Үтенечемне кире какмагыз!

– Хуш, морза, синең кебек пәһ­леваннар булган авыр чор булса да, мин каршы төшмим. Хәрби бурычыңны һәрвакыт намус белән башкардың. Бәхетле булыгыз!

Тимерҗан, шатлыгыннан канатланып, сөйгәне янына ашыкты. Никах укытып кавышканнан соң, морзаның Уралдагы тархан биләмәләренә яшәргә киттеләр.

* * *

Июнь аеның эссе көне. Сизелер-сизелмәс талгын җил исә. Иргали әтисе Тимерҗан морза белән тарантаста китеп бара. Морзаның өстендә яшел бәрхеттән тегелгән чикмән, ак күлмәк, камзул, яшел төстәге чалбар, башында чалма, аякларында чигүле читекләр. Бәләкәй морзага сигез яшь. Ул да матур, пөхтә итеп киенгән, башында түбәтәй.

Алар бай сәүдәгәр, тегермәнче Хәбибҗанның су тегермәне янындагы күпердән чыгып бара. Байның Гәрә, Юрмияз, Шаршады елгаларында биш тегермәне бар. Әлегесе янында аның өч баласы уйнап йөри. Ике кыз һәм бер малай: Җиһания, Наилә, Галимҗан. Бәләкәй морзаның игътибарын оялчан һәм мөлаем йөзле Наилә җәлеп итте. Ул бик матур киенгән. Бала итәкле, чәчәкле күлмәге өстеннән киелгән камзулы, чигүле калфагы үзенә килешеп тора.

Тегермәнче Хәбибҗан какча

гәүдәле, өсте-башы уртача эш кие­меннән гыйбарәт. Алга китеп шуны әйтергә була, киләчәктә ул морза дәрәҗәсен сатып алачак, Иргали Наиләгә өйләнәчәк, аларның бер кызы һәм бер уллары туачак. Иргали егерме ел сугышта йөриячәк, ә Наилә тугрылык саклап, яратып аны көтеп алачак.

ТИКШЕРҮГӘ КЕРЕШҮ

Илнур бәк фаҗига ни сәбәпле ки-леп чыгуын ачыкламый торып күңеле тынычланмаячагын төгәл аңлый. Үзенең холкын белгәнлектән, бу эшкә ныклап тотынырга дигән карарга килсә дә, кызганычка каршы, хәрби хезмәтен калдырып китә алмый. Алтын Урдада хәлләрнең катлаулануы хакында кулында улус бәкнең фәрманы ич. Ул сугышка әзерләнергә тиеш.

Тикшерү үткәрүне сорап кемгә, нинди ышанычлы кешегә мөрәҗәгать итәргә соң? Шунда Галинур табиб исенә төште. “Әйе, – дип уйлады ул, – аңа, мотлак аңа барырга кирәк”.

Галинур тархан чыгышы белән юрша ыруына караган Юршияз авылыннан. Аның нәселе бик ныклы һәм укымышлы. Хәлфәләр, халык табиблары күп булган. Бәркә хан гаскәрендә йөзбашы булып хезмәт иткән дәү әтисе, тугры һәм батыр сугышчы буларак, хан кулыннан тарханлык алган.

Галинур тарханның эш бүлмәсен килеп кергәч, Илнур бәк өстәлдә яткан ике китапка игътибар итте. Аның берсе – җәдидләр ордены шәехләре шәҗәрәсе, икенчесе Әбугалисинаның “Авырулар һәм аларны дәвалауның берничә төре” дигән китаплар була.

– Кайгыгызны уртаклашам, бәк, – диде Галинур тархан.

– Хөрмәтле шәйхелислам, улым гаиләсендә булган фаҗигане үзем тикшерергә уйлаган идем, ләкин хәрби хезмәт алып барганлыктан, бу эш белән ныклап шөгыльләнә алмаячакмын. Шунлыктан сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Сез миңа шушы эшне башкарырга берәр лаеклы кеше тәкъдим итә алмассызмы икән?

Пөхтә итеп киселгән сакал-мыек­лы, ак күлмәге өстеннән кардай ак чикмән кигән, башына чалма ураган, ныклы гәүдәле Галинур тархан бер ноктага төбәлеп уйга калды.

– Бәк, бу бит сезнең дә, Илүсә бикәнең дә йөрәгенә яңадан яра салу булачак. Сез моны күтәрә алмассыз дип куркам.

– Калган гомереңне уйланып, шөбһәләнеп уздырганчы, үлгәнең хәерле. Үтенеп сорыйм сездән, Галинур тархан, зинһар ярдәм итегез. Бу йөрәк җәрәхәте миңа мәңге тынгылык бирмәячәк.

– Ярый, хуш, хөрмәтле Илнур бәк. Мин сиңа байгура гаиләсеннән булган тәҗрибәле мөрит тәкъдим итәм. Ул егет бик акыллы һәм белемле. Мәдрәсәдә һәм югары дини уку йортында Ислам тәгълиматларын өй-рәнү өчен ул унике яшьлек чагында ук йөк арасына качып кәрван белән Сарай Бәркәгә килә. Соңрак югары хокук белгечлеге ала, казый була. Билгеле Ислам шәехләреннән дәресләр алыр өчен Көнчыгышта күп илләр гизде, ике тапкыр хаҗ кылды.

Шулай килешеп сөйләшкәч, алар Сәхибгәрәй мөритне чакырды. Уңайлы кәнәфиләргә утырып, Алтын Урда осталары ясаган искиткеч матур фарфор чынаяклардан ашыкмый гына сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Мәсьәләнең асылына төшенгәч, казый бу эшкә алынырга ризалыгын бирде. Илнур бәкнең сагышлы, моңсу, мең газаплы карашы Сәхибгәрәйне тетрәндерде.

Чәйдән соң Сәхибгәрәй Илнур бәктән тикшерү эшен башлау өчен кирәк булачак барлык кәгазьне барлауны сорады. Идарәлектә ышаныч кәгазьләрен култамгалар һәм мөһер белән ныгыттылар, аеруча кирәклеләрен раслаттырып та алдылар.

Сарайга килгәннән соң, Илнур бәк казыйга тәкъдимнамә язды, тикшерү эшен алып баруда Сәхибгәрәйгә ярдәм күрсәтүен сорап, кече улы Сәхибгәрәйгә хат юллады.

Икенче көн иртә белән казый Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәгә юл алды.

Күккә ашкан күпсанлы манаралары белән Ак-Кирмәннең ак ташлы кирмән диварлары атка атланган юлчыны озатып калды. Шәһәр өстенә агылган азан тавышы, моңлы сайраган күптөрле кошлар моңы казыйның җанын иркәләде.

Чулман елгасындагы Буа портына таба атта чапканда Сәхибгәрәй Ак-Кирмән шәһәре янында урнашкан Гәрәбәш авылын исенә төшерде. Бу авылда үзәк урда улусларыннан булган типтәрләр яши. Төньяктан яңа җирләр алу өчен алар махсус дәфтәрләрдә кул куйган, шунлыктан гади телдә типтәрләр булып киткән. Авыл Гәрә елгасы буенда, урманга якын урнашканлыктан, монда агачтан әйберләр ясау осталары күп булган, бигрәк тә алар агачтан җиһаз ясау белән дан тоткан. Әйткәндәй, бер яклардагы татар авылларының һәрберсе нинди дә булса үзенчәлеге белән аерылып торган: бу авылда иң яхшы уен кораллары ясаганнар, икенчесендә – мич чыгаручылар, ташчылар, өченчесендә итекчеләр һәм башка һөнәрчеләр яшәгән.

Сәхибгәрәй, атын юыртып килгән­нән соң аны бераз ял иттерү өчен салмак адымга күчте. Бу вакытта тикшерү эшен уйлады. Иң тәүдә кече туганнан сорашачак, соңыннан күршеләре һәм дусларын күрәчәк, тикшерүче белән сөйләшәчәк, эш белән җентекле танышачак. Зафир бәкнең эчке дөньясы да тулысынча билгеле түгел, аның башында ниләр кайнаганын каян беләсең? Ул төрле фаразлар уйлады, булган хәлләрне аңларга тырышты. Әлегә мәгълүмат бик аз шул. Нинди дә булса нәтиҗә ясарга иртәрәк әле дигән фикергә килеп, ул юлын дәвам итте.

ХӘРБИ ВАКЫЙГАЛАР

Баш вәзир Идегәй морза төзегән, Туктамыш хан кул куеп раслаган гаскәри фәрман тормышка ашты. Тупларның иң яхшы үрнәкләре, басып алу кораллары сатып алынды. Әлеге вакытта төмәннәр (ягъни 10 мең хәрби) яңа корал кулланып сугышу ысулын өйрәнә, үткән сугышларның хаталарын тикшерә. Шулай ук җәяүле һәм атлы гаскәр дә кирәк-ярак белән тәэмин ителде. Җитәрлек азык-төлек булдырылды.

Илнур бәк, кайгысын беразга гына булса да онытырга теләп, бу эшләрнең барысының да эчендә кайнады, күбесен шәхси күзәтүендә тотты. Бәхеткә, көче ташып тора иде.

Җәй азагында хәрби хат ташучы ханның яңа фәрманын тапшырды. Боерыкта Илнур бәккә гаскәре белән Чулмандагы Буа тукталышына килергә тиешлеге, анда аларны урданың хәрби көймәләре көтәчәге турында белдерелгән иде.

Гаскәр көньякка таба, Чулман һәм Идел буйлап, Җүкәтау, Болгар шәһәрләрен үтеп, Увек шәһәре янында Иделнең уң як ярында туктап Гарәбшаһ угланның гаскәренә һөҗүм итәргә тиеш була.

Илнур бәк кем белән алышырга туры киләчәген яхшы аңлый иде. Дошман бик җитди. Гарәбшаһ – Чыңгызхан нәселеннән булган бик зур алпавыт. Туктамыш хан яклавы астында ул күп меңләгән мал көтүләрен Җаек буенда йөрткән. Көтелмәгәндә килеп чыккан бәхәстән соң, Гарәбшаһ би Мамай морза станы ягына, Габдулла хан кул астына чыга. Аңа хәрби хезмәттә югары гаскәр башлыгы була. Халык арасында аны Гарәбшаһ углан дип йөртәләр.

Төмән башы Илнур бәк кыңгырау шылтыратып үзенең ярдәмчесе Хәким морзаны чакырды.

– Тиз арада миңа Гарәбшаһ угланга булган мәгълүмат җыеп китер, – дип боерды ул.

– Хәзер үтим. Китәргә рөхсәт итегез!

Чыңгызхан өйрәткәнчә, дошманга сугыш ачканчы, тәүдә аның күңелендә ниләр ятканын бел, йомшак урыннарын ачыклар өчен язмышын, тормыш юлын, нәселен өйрән, дип уйланды ул.

Китерелгән мәгълүмат шактый калын иде. Төмән башы, әкрен генә миләш суты каба-каба, аның белән таныша башлады.

* * *

Гарәбшаһ гаскәре үз вакытында Күк Урданың көнчыгышында һәм көньягында Аксак Тимер гаскәренең һөҗүмен кире кайтара. Дошманын җиңел генә алдап, һөҗүм ясый. Иделнең уң як ярына чыкканнан соң, тәре йөртүчеләр, мадьяр-венгрларның хәрбиләрен тар-мар итә. 1377нче елда мордва җирендә Дмитрий Ивановичның гаскәрен юк итүе һәм Түбән Новгород белән Рязань шәһәрләрен яулавы – аның соңгы җиңүләре.

Егерме елга сузылган сәяси буталыштан файдаланып, Чыңгызхан ярлыгына ия булучы Дмитрий Иванович мордва җирләрен талый. Мордва кенәзләре ярдәм сорап Мамай морзага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Анысы бу хәлләргә битараф кала алмый, мордва озатып йөрүчеләре белән Гарәбшаһ угланны җибәрә. Дмитрий Иванович барлык Русьтан гаскәр җыеп, Гарәбшаһ угланның килүен көтә. Гарәбшаһ углан аларны сизеп чигенгәнгә салыша һәм Төньяк Донга юнәлә. Урыс гаскәрләре дошманнарының качуы турында ишеткәч, уяулыкларын югалта. Сугышчылар, көбәләрен салып, эчкечелеккә чума. Мордва халкын талауларын дәвам итә. Дмит­рий гаскәре тулысынча “тугарылгач”, Гарәбшаһ углан көчләре биш төркемгә бүленеп, көтмәгәндә һөҗүм итә. Урыс гаскәрләре арасында буталыш, качу башлана.

Хурлыклы рәвештә тар-мар ителгән урыслар Мәскәүгә кадәр табаннарын ялтырата. Гарәбшаһ Түбән Новгородтан башлап Рязаньга кадәр булган барлык шәһәрләрне кулга төшерә.

Вәзгыять тынычланганнан соң Дмитрий Иванович каратель экспедициясе белән мордва җирләренә кире әйләнеп кайта. Алар мордва халкын җәзалый, кышкы салкыннарда ач этләрдән талата. Түбән Новгородка куып китерелгән меңнәрчә кешене Идел бәкеләренә батыра. Боларны ишеткән Мамай морза Дмит­рийга каршы көрәшкә үзенең Бегич җитәкчелегендәге гаскәрен җибәрә. Бегич 1378нче елда Рязаньга кадәр барып җитә, ләкин Вожа елгасы янында Мәскәү дружинасы белән бәрелештән соң чигенергә мәҗбүр була.

Мамай морза урыс җирләренә кабат сугыш белән килергә әзерләнә. Ләкин сугыш һәм канкоештан туйган татарлар аны хупламый, гаскәрләр арасында таркалу башлана. Илдә тәртип урнаштыру зарурлыгы туа. Ике хакимлекне бетерү, ягъни Мамай морзаны сафтан чыгару бурычы куела.

Би хәрби сәнгатьнең барлык неч­кәлекләрен белә, заманча коралга ия була. Аның гаскәр җитәкчеләре акыллы, ә хәрбиләре чыдам, көчле була. Бинең гаскәр җитәкчеләре дүрт дәрәҗәгә бүленә: төмән башлар – ун мең хәрби, мең башлар – бер мең, йөз башлар – йөз, ун башлар – ун кешелек төркемнәр белән җитәкчелек итә. Гарәбшаһ гаскәрендәге төп һөҗүм итү көчен югары дәрәҗәлеләрдән туп­ланган сугышчылар төркеме тәшкил итә.

АВЫЛДА

Ямчы Илһам ерак болгар ка­биләләре нигез салган туган авылы Кызыл Ярга аяк басты. Таш түшәлгән юлдан ул читләре тимердән чүкеп эшләнгән рәшәткәле, киң, ак таштан төзелгән күпер янына килеп җитте. Ар елгасы аша салынган бу күперне чыгуга, алда яшеллеккә күмелеп утыручы бакчалар, бер яки ике катлы итеп төзелгән күркәм йортлар күренде. Урам башында таш койма белән уратып алынган мәчет һәм мәдрәсә биналары, алар янында ямчы станы, җыйнак кына кунакханәле кәр­вансарай, чәйханә, ашханә урнашкан. Мондагы биналар бер-берсе белән катлаулы суүткәргечләр белән тоташкан, урамнар җир мае (нефть) белән яктыртыла.

* * *

Илһам асаба булып тора, ягъни өстенлекле салымлы җирләр биләмәсенә ия. Бу җирләргә ул

дәүләт хезмәткәре буларак канун­намә буенча хокуклы. Аларны ул сабанчы-игенчеләренә файдаланырга бирә. Көз җиткәч, җыеп алынган урак уртага бүленә, шунлыктан иген итүчеләр җир хуҗаларын “уртакчылар” дип атаганнар. Алтын Урдада, авыл хуҗалыгы азыкларын җитештерүдә болардан тыш киң катлам һәм күптөрле алпавытлар катламы булган: бәкләр, морзалар, биләр, тарханнар, шәехләр, әмирләр, сәидләр, имамнар, угланнар. Эре феодал җирләрен – асабаларны аларга бәйле булган халык эшкәрткән.

Крестьяннарның күпчелек өлеше хөкүмәтнеке һәм ханныкы булып исәпләнелгән, алар тиешле еллык салым түләгән, юллар, күперләр, станнар төзек хәлдә булсын өчен дәүләт хезмәтен башкарган.

Урдадагы авыл хуҗалыгының нигезен байгуралар тәшкил иткән. Алар ирекле бай крестьяннар булган. Нык­лы ихтыяр көче, түземлек, тырышлык белән мал туплаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, алар җирләрен шул чордагы алдынгы ысуллар кулланып эшкәрткән.

Шулай ук урта хәлле авыл байлары да авыл хуҗалыгының шактый өлешен тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы тауарларын җитештерүдә алар байгуралар белән берлектә эш алып барган.

Урданың көньягында малчылык киң үсеш алган. Эчке сәүдәдән тыш, игенчелек һәм малчылык азыклары чит дәүләтләргә дә озатылган. Малчылар үз хуҗалыкларында алдынгы ысулларны кулланган. Урда икътисадының үзгә сыйфатын үзара бәйлелек һәм күптөрле система тәшкил иткән.

1. Дәүләт-бюрократик тормыш рәвеше.

2. Аграр (җир эшкәртү, күчмә һәм ярымкүчмә тормыш рәвеше);

3. Һөнәри кәсепчелек;

4. Сәүдә-финанс;

5. Мануфактура;

6. Сунарчылык;

7. Хәрби-күчмә.

Һәр тормыш рәвеше үзенең социаль төзелеше белән аерылган. Мондый үзара бәйле менталь-икътисади корылыш аерым дини һәм милли үзенчәлеккә ия булган. Чыңгызхан-ның демократик характерга ия булуы Идел, Урал, Себердәге күптөрле менталь-икътисади корылышның үсешенә китергән. Шунлыктан монда күптөрле милли-дини борынгы община, колбиләүче, феодаль һәм капиталистик системалар үзара тыныч көн күргәннәр.

Алтын Урда Ак Урда һәм Күк Урдага бүленгән. Аларда барлыгы ун миллионнан артык кеше яшәгән. Ә урыс халкы исә өч миллион булган. Сугыш чыккан вакытта, рекрут тәртибе буенча, хәрби мобилизация нәселдәге һәр өч ир-атның берсен хезмәткә алуга нигезләнгән.

* * *

Илһам ямчы, ихатасына кайтып

кергәч, керамик нәкыш белән би­зәлгән өенә сокланып туя алмады. Хатыны мунча өлгертеп, кичке аш әзерләп көтеп торган. Мунча кереп чыгып, өстәл артына утыруга ишек шакыдылар. Авыл шурасының аксакалы Габделвәли бабай икән.

– Әссәламегаләйкем! Керергә ярыймы? – дип рөхсәт сорады ул.

– Вәгаләйкем әссәлам! Әйдәгез, хөрмәтле аксакал, түрдән узыгыз, табынга рәхим итегез! – дип каршы алды аны Илһам ямчы.

Дога кылганнан соң, чәй табынында аксакал сүз башлады:

– Улым, син, әлбәттә, Туктамыш ханның гаскәр җыю игълан иткәнен беләсең. Безгә дә, ягъни авыл шурасына исемлек төзергә фәрман килде. Безнең Барый бай нәселе өчен шурада мин җавап бирәм. Аксакаллар белән киңәш корганнан соң, без шундый нәтиҗәгә килдек: синең дә илең һәм хан өчен хәрби бурычыңны үтәр вакытың җиткән.

Габделвәли аксакалның дәрәҗәсе бик югары. Яшь чагында ул Сарай Батуда югары мәдрәсә тәмамлаган, соңрак гади нөкәр булып сугышка алынып, аннан тархан титулы белән углан-йөзбашы булып кайткан.

– Ярый, Габделвәли бабай, мин риза, төмән башы Илнур бәккә Ак-Кирмәнгә барырга һәрвакыт әзер.

– Бер-ике көннән аның вәкиле авылга үзе киләчәк һәм иң лаеклыларны сайлап алачак. Шунлыктан, улым, әзер бул, безнең нәселне сугыш яланында оятка калдырма.

Икенче көнне Илһам остаханә-ләрдә, базарларда йөреп сугышка китү өчен кирәк-ярак әзерләде, юлга чыгасы әйберләрен хәстәрләде.

Мәдрәсә мөгаллиме Габделвәли аксакал иртәгә шәкертләргә укытасы дәресләргә әзерләнә. Ә күңелендә Илһам турында уйлар.

Әйе, менә шундый Илһамнар кебек ир узаманнары, урта сыйныфны тәшкил итүчеләр ил куәтен тотып тора да инде. Егерме ел буена барган урда канкоешларына карамастан, Илһам кебек эшсөяр, түзем, батырлар булганга ил таркалмады.

Аксакал шулай ук бер атнадан узасы җыенга, кече Корылтайга әзерләнәсен исенә төшерде. Җыен шурасы аңа, аксакаллар белән киңәшләшеп, көн тәртибен төзергә йөкләткән иде.

Көн тәртибендә бик мөһим һәм көнүзәк – җир мәсьәләсе каралачак. Әммә әлегә кулланышта булган хан дәүләте җирен үзенә хосусыйлаштырырга уйлый. Шунлыктан барлык җыен исеменнән улус бәккә хат юлларга җыеналар. Тирә-яктагы күпчелек авыллар шулай иткән дә инде. Шулай итеп Урдада дәүләт җирләрен шәхси кулларга күчерү ташкыны башлана. Бу җыенда алар хәл итәргә тиеш: җирләрне куллану ничек файдалы – хан дәүләтнеке булсамы яки асаба булыпмы?

Әлбәттә, дәүләт хезмәткәрләре, угланнар, авыл байлары күптән алпавыт яки асаба катламына күчкән, шунлыктан аларга салым да азрак салына. Кызыл Яр авылында өммә, нигездә, урта хәллеләрдән тора. Алар, күпчелегеннән асабалар азат булган 14 төрле салым түли:

1) ясак (десятина)

2) клан (оброк)

3) салыг

4) кулуш

5) култыка

6) бач

7) сәүдә салымы (хараҗи, хараҗат)

8) авыл салымы (сала хараджи)

9) җир салымы (аҗир хылясы)

10) морҗа салымы (төтен саны)

11) азык-төлек (сусун)

12) фураж (гулюфе)

13) яшәү урыны

14) улак һәм ям – атлар тоту һәм казна атлары өчен.

Асаба катламына керү хәрби катламга, ягъни казакларга гына рөхсәт ителгән. Илдә тынычлык булмаганлыктан, яңа сугышчылар кирәк булган, шунлыктан хан яраннары күпчелек очракта өммәнең соравына уңай җавап биргән.

Габделвәли аксакал да, авыл җые­нының улус бәк хакимиятенә язган хаты уңай хәл ителер, дип ышана. Шулай итеп, Урдада даими булмаган – казаклар гаскәре барлыкка килә. Җыенда аксакал асабага күчүнең шундый ысулын тәкъдим итәргә уйлый. Ләкин шунысы да бар – әгәр дә барлык крәстияннәр дә тормыш рәвешен үзгәртү өчен моңа риза булса? Икенче яклап, улус бәк хакимияте моңа риза булмаска да мөмкин, даими булмаган гаскәрләр болай да тулы бит.

Шулай ук җыенда мәдрәсә китап­ханәсенә һәм шәкертләрне тукландыруга тотыласы акча күләмен билгелисе бар. Урак чорында ялгызларга, фәкыйрьләргә, авыру авылдашларга ярдәм чараларын да карарга кирәк. Сугышка алыначак ир-атларның гаиләләрен дә ярдәмсез калдырып булмаячак. Аларга да игътибар итәсе бар.

Юл һәм күперне төзекләндерү өчен эшче көчләр һәм чыгымны да бергәләп хәл итәргә туры киләчәк.

Шулай итеп, көн тәртибенә чыгарыласы мәсьәләләр шактый күп җыелган иде.

ШӘҺӘРДӘ

Буа елгасының тукталу урыны татар, кытай, гарәп, Ауропа өлгеле хәрби кораблар белән шыплап тулган. Өч мачталы корабка утырып, Сәхибгәрәй казый Чулман һәм Идел буйлап бер атнада Сарай Бәркәгә килеп җитте. Тирә-яктагы хозурлыктан аның күңеле җилкенде. Мәчетләрнең алтын, көмеш, зәңгәр, яшел манаралары күккә ашкан. Кирмән диварлары, капкалар, кораллардан ату өчен ясалган җайланмалар анда соклану хисе уятты. Ул, аеруча, байларның һәм билгеле кешеләрнең шәһәр читендәге мәһабәт йортларына игътибар итте. Аларның төзелеше әкияттәгедәй соклангыч. Мөриткә изгеләрнең барлык кәшәнәләре дә таныш. Алар да елдан-ел матурлана бара, яннарыннан узганда ул изгеләр рухына дога кылды.

Идел буенда бик күп шәһәр һәм авыллар урын алган. Аларның тирә-ягында эшкәртелгән басулар җәйрәп ята. Әле тегендә, әле монда күпсанлы биналар – Ауропа сәүдәгәрләренең эш һәм яшәү урыннарын очратырга була. Ә ил чигендә сак биләмәләре урнашкан.

Алтын Урданың, шулай ук бөтен дөньяның билгеле шәһәрләре булып Сарай Бату һәм Сарай Җәдид (Бәркә) санала. Беренче башкала Бөек Болгар булган, икенче башкала Сарай Бату хакында гарәп дөнья гизүчесе ибн Батут менә нәрсәләр яза:

“Сарай – дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе. Анда бик күп халык яши. Бервакыт без аның зурлыгын чамалар өчен ат белән урап чыгарга уйладык. Шәһәрнең икенче ягына төш вакыты узгач кына барып җиттек. Тамак ялгап, намаз укыганнан соң яшәгән җиребезгә кояш баегач кайтып җиттек”.

Мәйданнары буенча да бу ике шәһәр дөньядагы иң зур калалар булып санала. Халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Сарай Бату һәм Сарай Җәдидтә 75-100 мең кеше яши. XIV гасырда 5-10 мең халкы булган шәһәр зур булып исәпләнүен искә алганда, Сарайлар чыннан да гаять колачлы булган.

Сәхибгәрәй казый бу шәһәрләрне төзүчеләр Бәркә, Үзбәк, Җанибәк ханнар икәнлеген белә. Нәкъ алар катнашлыгында Идел буенда монументаль архитектуралы шәһәрләр пәйда була. Алар – гасырлар буе сыналган төзү кирәк-яраклары кулланып, шулай ук яңа ысуллар кертеп төзелгән шәһәрләр. Болар турында уйлаганда, Сәхибгәрәй аның халкына шундый сәләтле, зирәк акыллы ханнар җибәргән өчен Аллаһка рәхмәтләрен укый. Нәкъ алар тырышлыгы нәтиҗәсендә күчмә дала тормышы утрак шәһәр мәдәнияте белән кушыла. Менә шулай дала һәм шәһәрнең тыгыз бәйләнеше, һөнәрчелекнең ныклы үсеше һәм кәрван сәүдәсе нәтиҗәсендә Алтын Урда икътисади һәм хәрби көчкә ия була.

Һәм менә аның корабы башка-ланың иң зур су юлы тукталышына килеп җитте. Ул шунда ук Илнур бәкнең кече улы янына юл тотты.

Әкияти гүзәл шәһәрдән ул күзен ала алмады. Менә Сарай Бәркәнең иске бистәсе буйлап бара. Монда борынгы мәчетләр урнашкан. Алар янында православ, католик чиркәүләр, иудей синагогасы, будда пагодасы да бар. Шулай ук монголларның, төркиләрнең, фин-угыр халыкларының мәҗүси храмнары урын алган. Биналарда төрле мәдәни үзенчәлек күзәтелә: монда – генуэз һәм венециан төзелеше үрнәкләре, тегендә – Византия, ә бу өйләрдә Хәрәзем, Бохара, Сәмәрканд халкы яши, монысында – гарәпләр һәм фарсылар, ә менә һинд һәм кытай биналары.

Алтын Урданың төп фән үзәге булган Сарай Батуның матурлыгына һәм мәһабәтлегенә таң калып, Сәхибгәрәй казый, югары уку йортларының күкне күзәтү корылмаларына карап, юлын дәвам итте.

Алтын Урдада 200дән артык шәһәр була. Аларның өчтән бер өлеше, беренче башкала Бөек Болгар кебек, дәүләт төзү, эчке һәм тышкы икътисади структура тәэмин итәр өчен монголлар тарафыннан сакланып калган. Күпчелек шәһәрләр Алтын Урда ханнары тарафыннан төзелгән: Сарай Бату, Сарай Бәркә, Кырымда – Бакчасарай, Җаекта – Сарайчык, Себердә –

Төмән, мордва урманнарында – Елец, Тула, Калуга, Кавказда – Маджар, Донда – Азак, Иделдә – Укек.

“Дворец” – татарча “сарай” дигәнне аңлата, шунлыктан тәүдә шәһәр төзеләсе урында хан яки аристократ сарае калкып чыккан. Ул дәүләт, административ, хәрби төзелешләр исәбенә зурайган. Зур сәүдә юлларында бай татар чиновниклары һәм аристократиясенең күпләп урнашуы сәүдәгәрләрнең игътибарын җәлеп иткән, нәтиҗәдә, даими базарлар һәм ярминкәләр барлыкка килгән. Сәүдәгәрләр кварталлары шулай формалашкан, бу яңа шәһәрнең халкы артуына да булышлык иткән. Торак йортлар, җәмәгатьчелек, дәүләт-административ, хәрби биналар төзү өчен төрле һөнәр ияләре кулланылган. Алар шәһәр төзелешендә дә катнашкан. Алтын Урда шәһәрләренең үсешенә шулай ук яңа дин – ислам кабул итү дә зур йогынты ясаган, бу чорда гыйбадәт кылу йортлары һәм дини юнәлештәге мәктәп төзелешләре киң җәелдерелә. Нәтиҗәдә, чиновниклар, аристократия, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр белән бергә күпдинле руханилар да шәһәрдәге билгеле бер катлам булып китә.

Сәхибгәрәй, шәһәрнең чиновник­лар, сәүдәгәрләр, руханилар, күптөр­ле һөнәрчеләр – төзүчеләр, балчыктан әвәләүчеләр, тукучылар, күннән әйберләр тегүчеләр, зәркәнчеләр, тимерчеләр, корал ясаучылар, пыялачы, сөяктән әйберләр ясаучылар бистәләреннән үткәндә үзенчәлекле шәһәр мәдәниятенә игътибар итте. Ул скиф-сармат, һуннар, төрки, болгар шәһәр архитектурасына ни­гезләнгән. Шәһәр төзүдә Аркаим дип аталган Көньяк Урал һәм Идел мәдәниятеннән башлап, кыпчак һәм болгар тәҗрибәләре дә кулланылган. Болар барысы бергә – Ауропаның Алтын Урда шәһәр төзү мәдәниятен барлыкка китергән. Сәхибгәрәй казый шуларга таң калды.

Чынлыкта, татар булу – зур горурлык, яшәвең җыр кебек булсын өчен тормышыңны лаеклы алып барырга кирәк. Ә бу бик авыр. Рухың белән татар булу – бик зур йөк, аны һәркем күтәрә алмый. Кызганычка каршы, күпләрне тормыш сындыра, кайберәүләр байлык, хакимлек, дан итеп бирелгән сынауны күтәрә алмый, киң, горур татар күңеле шәмгә әйләнеп пыскый башлый, рухы сына, күңеле тарая.

Урамның сул ягында төзүчеләр бай малтабар өчен зур сарай төзи. Бу гарәп имлясындагы татарча язудан күренә.

Сәхибгәрәй, сүз бәһасен бәяләүче оста буларак, эшчеләрнең үзара көлкеле сүзләр, такмаклар, мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшүләренә игътибар итте.

Әйе, телебез бай, матур, хикмәтле һәм шаян. Ул юкка гына көнчыгыш халыкларының төп аралашу теленә әйләнмәгән, дөнья күләмендә билгеле акыл ияләре, ислам һәм мәдәният белгечләре, галимнәр үз хезмәтләрен язмаган.

Сәхибгәрәй казый хәрбиләр яшәгән бистәгә якынлашты. Башында төрле уйлар. Ә бит һәр татар үзенә күрә көрәшче, тормыш аны аяктан ега, тезләндерә, ул исә кабат басарга көч таба. Хәтта язмышы белән якалаша. Аллаһы Тәгалә дә тырышканга бирә дигән гыйбарә бар. Ул да эшләгәнне, хәрәкәт иткәнне ярата. Татар өчен үтә алмаслык киртәләр, җиңә алмаслык дошманнар юк.

Аеруча хәрбиләр гаиләсендә үс­кән балалар баһадир рухлы була. Алар бүре кебек, теләсә нинди этне өзгәләп ташларга әзер. Максатка ирешү өчен хәтта үлемнең күзенә дә карарга курыкмыйлар. Алар өчен җиңелгән дошманның кызыгы юк, иң мөһиме – яңа көрәш, яңа үрләр яулау. Мондый кешеләрнең яшьләре барган саен тешләре чарлана, холыклары усаллана, кырыслана бара. Алар горур һәм үзләреннән канәгать. Ал-лаһы Тәгалә иркәләмәсә дә, андыйларны ярата. Чөнки алар намус белән яши, төлкегә дә, куянга да әйләнми. Бу горур татар бүреләре үзләре дөньяны үзгәртә алуларына ышана. Беркем һәм бернәрсә дә аларны кире уйларга мәҗбүр итә алмый. Мәрхүм Зафир әфәнде дә нәкъ шундый данлыклы хәрби нәселдән иде.

Бу көрәшче тормышы кайбер вакытта рухны да җимерүгә китерә. Горур көнчыгыш халкының кичерешләре дә гади кавемнәргә караганда йөз тапкырга артык. Нинди генә көчле булсалар да, аларның күңелләре тиз яраланучан. Бу сыйфатны белгән дошман нахак сүзләре белән аларны шөбһәгә сала. Шундый чорларда иҗат кешеләренең күңелләре төшә, алар үз эчләренә бикләнә һәм камилләшү өчен яңа юллар эзли. Бу юлда уңыш елмайса, алар җәмгыятьнең алга китешенә зур йогынты ясый. Ләкин мондый эшчәнлек акылдан язуга да китерергә мөмкин. Ә рухы сынган очракта, язмышы һәм тормышы да җимерелүе ихтимал. Зафир бәк тә үзенә һәм гаиләсенә шундый акылы томаланган чакта кул салмады микән?

Билгеле, тән ярасын төзәтеп була, күңел җәрәхәтен исә вакыт уңалта, ә рухың зыян күрсә, аны Аллаһы Тәгалә генә дәвалый ала. Тикшерүче Сәхибгәрәй юл буена шулай төрле фаразларга анализ ясады. Һәм уй-фикерләрен туплап шундый нәтиҗәгә килде: Зафир бәкнең соңгы көннәрдә эчке дөньясында, күңелендә нинди уйлар кайнады икән? Бәлки, ул акылыннан язган булгандыр? Үз-үзен аямаучы, фидакарь, чиксез намуслы булуы йөрәген яралап, башына зыян китергәндер?

Шундый уйлар белән ул хәрби бистәдә урнашкан алтын йөгертелгән түбәле, күккә ашкан төз дүрт манаралы, сигез почмаклы мәчет яныннан узды.

Мәчеткә таш юл алып бара, юл буйларында фонтаннар, матур агач­-

лар, яшеллек. Мәчет янында Мө­хәммәт пәйгамбәр токымыннан булган сәидләр төрбәсе урнашкан. Ул да мәчет кебек үк XIII гасыр азагында төзелгән, өч камералы, югары сәнгати бизәкле, мозаика һәм керамика белән бизәлгән.

Алда хан гаскәре йөзбашының өч катлы, балкып торган матур өе күренде. Элек ул гади сугышчы булган, ә хәзер аны Галиәсгар бәк дип атыйлар.

Капка алдына туктаганнан соң, Сәхибгәрәй ихатада фонтан янында йөргән сакчыны күрде. Ул хәрбиләрчә төз гәүдәле, физик яктан ныклы, мус­куллары уйнап торган, кара бөдрә чәчле кеше иде. Арыслан кебек сак кына басып, таш плитә тротуардан Сәхибгәрәйгә таба якынлашты. Йөзе борчулы, уйчан иде.

– Әссаләмегаләйкем, әфәнде! – дип, ихатага кергәч казый сәлам бирде.

– Вәгаләйкем әссаләм! – диде хәрби, сынаулы караш ташлап.

– Мин Ак-Кирмәннән Галиәсгар бәк янына килдем, мине монда аның әтисе Илнур бәк җибәрде.

– Сөйләгез, нинди эш белән килдегез? Бу – мин. Әйткәндәй, әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез, сүзне шунда дәвам итәрбез.

Бакчада дәстархан әзерләнгәч, Сә­-

хибгәрәй тәүдә вәкаләтләрен раслаучы документларын күрсәтте, соңыннан сәясәт, дин, икътисад турында бераз фикер алышкач, үзенә йөкләтелгән эш буенча сүз башлады.

– Галиәсгар бәк, сезгә бик кыен икәнлеген аңлыйм, шулай да, зин­һар өчен, мәрхүм агагыз хакында тәфсилләбрәк сөйләвегезне үтенәм: тормыш юлын, холкын күрсәтүче ниндидер вакыйгаларны, нәрсәләр белән кызыксынуын, эчке дөньясы нинди иде?

– Беләсезме, ул бик күпкырлы иде. Акылы, физик көчле булуы, изге күңелле, шәфкатьлелеге – аның төп сыйфатлары булды. Ярлыларга әйберләрен таратканы өчен әти аны һәрвакыт ачулана иде. Әлбәттә, Корбан бәйрәме чорында һәр мөселман шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш. Ә Зафир, әти мал чалган башка вакытта да ярлы күрше-тирәгә итнең яртысын өләшеп бетерә иде.

Кайчакта ул бик хәйләкәр яки балаларча самими, я бик усал була иде. Ачуы килгәндә ярсыган арысланны хәтерләтте. Шунлыктан якыннан белгән дуслары акыллы һәм белемле булганы өчен хөрмәт итсәләр дә, аңардан бераз куркалар да иде.

Ул үзеннән көчсезләрне җәберлә­ми иде, киресенчә, кирәк вакытта гаделлек белән аларны яклады. Изге күңелле, ачык, икейөзле булмаганы өчен аны хөрмәт иттеләр.

Абыемның тагын үзгә бер сыйфаты – ул төрле яклап белемле, тикшеренүләр алып барырлык акылга ия булды. Белем алу аңа җиңел бирелде, ул бик зирәк иде.

Зафир көнчыгыш һәм көнбатыш дәүләтләренең үсешен һәм юкка чыгуын бәяләп, шулай ук Алтын Урданың корылышын, икътисади, мәдәни, дини мәсьәләләрне өйрәнеп, үзенчә нәтиҗәләр ясады.

Аныңча, һәр мәдәният тарихи нигезләнгән һәм бер-берсе белән тыгыз бәйле. Алтын Урда рухы татар-мөселман халкына нигезләнеп төзелгәнгә күрә андагы җәмгыятькә татулык, кәсепчелек, алгарышка омтылу хас. Ул яңарыш, үсеш тарафдары. Татар үзендә иң башта батырлык, курку белмәү, көч һәм рухи азатлык кебек сыйфатларны үстерергә тырыша. Матурлык, шәфкатьлелек, мә­хәббәт алдында баш ия. Татар акы­лының үзгә сыйфаты булып уйлап табу, хезмәт сөючәнлек, эшчәнлек тора.

Татарда мәхәббәт һәм горурлык түземлек аша чагыла. Ул нинди

хәлгә дә түзәргә сәләтле. Сүзсез һәм сабыр гына авырлыкларны үткәрә белә. Авыр хәл килеп туса, татар юл куя һәм гаделсезлекне күрә торып та түзем була ала. Карарларны ашыгып кабул итми, сабыр гына көтә белә. Аралашуда сизгерлек күрсәтә. Чын мөселман буларак, язмышына килешеп яши. Мәхәббәт, шәфкатьлелек, горурлык, намусны ул эш сөючәнлеге, чыдамлыгы белән исбат итә. Ватанына, Анасына, диненә мәхәббәтен үз-үзен корбан итү исәбенә раслый ала. Татарны башка халыклардан шул сыйфатлары аерып тора. Татар динен һәм өммәтен хөрмәт итсә дә, ул күпчелек очракта үзенә таяна.

Хәрби җиңүләр татарның үзаңын камилләштерүгә китерә, горурлык хисен, үз-үзенә ышанычын арттыра. Горур сугышчы-җиңүче рухы сәүдә-кәсепчелек һәм буржуаз характерга үзгәрә. Татар сәүдәгәре эшен үзенә ышанып, хәрби төгәллек белән алып бара. Соңгы тиененә кадәр сатулаша, кайвакыт бу сатучы һәм сатып алучы арасында көлкеле хәлләргә дә китерә. Ләкин намуслы булуы өстенлек ала һәм яклар үзара файдалы килешүгә ирешә. Татар үзе дә хезмәт сөйгәннәрне, үз эшенең осталарын хөрмәт итә.

Татар халкы турында гомуми­ләш­тереп әйткәндә, аларга төрки-күчмә җитезлек, алгарышка омтылу һәм аек акыл хас.

Кызганычка каршы, намуссыз сәя­сәтчеләр, ришвәтчеләр, комсыз эшкуарлар Алтын Урда дәүләтенең бөтенлеген какшатуга китерде. Төп бәла сәүдә-кәсеп күрсәткечләре түбәнәю түгел, ә әкрен генә бөек Алтын Урда рухы таркалуга бару була.

Абыем татар халкын байлык һәм хакимлек юкка чыгаруын яхшы аңлап һәм күреп торды, Алтын Урда элитасы комсызлык һәм карунлык корбаны булып бер-берсенең башына җитте. Аксөякләр типтереп яшәү, күңел ачу, эчкечелек, зиначылык сазлыгына батты. Караклык гадәти күренешкә әйләнде. Коръән һәм шәригать кануннары аяк астына салып тапталды. Халык мондый башбаштаклыкны күреп, барлык әхлакый кыйблаларын югалтты, изгелек һәм явызлыкның чиге юкка чыкты. Күпчелек, бернәрсәгә дә карамый, байлык артыннан куа. Шулай, Алтын Урдада татар батыры алтын колына әйләнә.

Алтын Урда дәүләтенең чын ва­танпәрвәре буларак, Сәхибгәрәй ка­зыйга да озын төннәр буе бу сораулар тынгылык бирми иде. Башта ул моңа Ватиканның канлы кулы сәбәпче, соңрак Аксак Тимер сәясәте җимеше дип уйлады. Шулай ук Алтын Урданың какшавына венгр-маҗар, поляк, латыш, Балтыйк буе немецлары да өмет иткән. Ләкин татарларның йомшаклык күрсәтүенә, акча һәм хакимлек артыннан кууына, сатлыкҗан булуына ул берничек тә ышана алмый. Хакимнәр ил язмышына битараф булгач, гади халыкка ни кала?

– Сезнең уйлавыгызча, Зафир бәк

гаиләсендәге фаҗига сәяси сәбәп­ләргә бәйлеме? – дип сорады Сәхиб­гәрәй, берникадәр уйланып торганнан соң, Галиәсгар бәккә мөрәҗәгать итеп.

– Абыем шәһәр җыеннарында даими катнашып килде. Алтын Урданың сәяси-икътисади торышы буенча ул үз карашын булдырган иде. Аңа ярашлы, илдә тормыш рәвешен 12 төркемгә бүлеп карарга була:

1) җир эшкәртү;

2) күчмә;

3) ярымкүчмә;

4) балыкчылык-сунарчылык, җиләк-җимеш җыю;

5) һөнәрчелек;

6) сәүдә-финанс;

7) буржуаз (мануфактур);

8) дәүләт-бюрократик;

9) хәрби;

10) иҗтимагый-сәяси;

11) дини-конфессиональ;

12) фәнни-мәдәни.

Аның карашы буенча Алтын Урдадагы бу һәр тормыш рәвеше гаять үзенчәлекле. Аларның нигезен барлык тормыш рәвеше уңышлы үсешсен өчен шартлар базар һәм гаделлекккә, ачыклыкка нигезләнергә тиеш. Ләкин төп каршылыкны дәүләт хакимнәре тудыра, бу ил үсешенә зур зыян сала.

Иң мөһиме Алтын Урдада милекчелек мөнәсәбәтләренең искерүе дәүләт милкен бүлешүдә каршылык­лар китереп чыгара. Егерме елга сузылган канлы сугышка шулар сәбәпче. Хакимияттә югары урыннарда утыручылар милек бүлү белән шөгыльләнә.

Зафир бәк хакимлекнең һәр өч: дәүләт, төбәк һәм җирле баскычлары үсешне тоткарлый дип исәпли иде. Аныңча тормыш рәвешен хакимлек үз күзәтүеннән чыгарып, ирекле базар үсеше өчен шартлар тудырылырга тиеш. Хакимият милекчелек белән идарә итүне милекчеләрнең үз-

ләренә тапшырырга тиеш. Ягъни Зафир бәк карашынча, һәр 12 бүленеш эчендә үз милекчеләре, үз идарәчеләре булырга тиеш. Моны алар үзләре хуплап кабул итте. Буржуазия, һөнәрчеләр, зыялылар аны җыеннарда яклады, җәмәгатьчелек башлары хөрмәт итте. Ләкин Алтын Урда хакимиятенең югары җитәк­челеге аны кан дошманы итеп күр­де. Хакимият һәм байлык өчен телә­сә нинди кабахәтлеккә барырга әзер булган югары катлам өчен аны бар дөнья алдында акылдан язган үтерүче итеп күрсәтү файдалы. Бигрәк тә безнең канкойгыч вакытта гадел кешене үтерү яки исемен пычрату берни тормый. Зур акчалар хакына бер гаилә язмышы – алар өчен вак мәсьәлә.

И Ходай! Сынмас һәм гөнаһка батмас өчен, соңыннан гомерлек тәмуг газаплары кичермәс өчен безгә ихтыяр көче бир.

– Ә кемне ул шәхсән тәнкыйтьли иде? – дип сорады казый.

Кәгазь һәм каләм алып, Галиәсгар бәк Алтын Урда дәүләтенең корылышын төшерә башлады. Анда күренүенчә, җир хуҗалары хәрби хез­мәт белән тыгыз бәйләнештә тора. Бу тәртип буенча һәр алпавыт хәрби дәрәҗәгә ия булып, халыктан салым җыярга хокуклы. Мираска җир алучы хан гаскәрендә хезмәт итәргә яки дәүләт хезмәтендә эшләргә бурычлы. Билгеле булуынча, даими гаскәрдән башка казак-мишәр-типтәр-башкорт төркемнәре дә булган. Алар да безнең чик буйларын саклаган.

– Аның уенча, дәүләт үсешенең башлангыч чорында бу уңышлы һәм нәтиҗәле эшләгән. Тормыш катлаулана төшкәч, хәрби түрәчелек җитәкчелеге үзен акламый башлаган. Сайлаулар уздыру мөһимлеге килеп туган.

Илне эчтән ныгыту өчен ул әкрен­ләп дәүләт корылышында үзгәрешләр кирәк дип саный. Сәүдә-һөнәрчелек тормыш рәвешен алга җибәрү өчен хуҗалык итүне үстерү кирәк. Базар мөнәсәбәтләренең барлык тармакларга үтеп керүе илнең бердәмлегенә булышлык итә. Иң мөһиме, бу юнәлеш хәрби түрәчелек катламнарының карашын какшатыр иде. Боларны тормышка ашыру өчен, милекчелек рәвешен үзгәртүдән тыш, җитештерүчеләргә салым күләмен киметү дә таләп ителә.

Шулай итеп, Зафир бәк үзгәрешләр тарафдары була. Ул безнең дәүләт-нең үсеше өчен янган. Кызганычка каршы, 1357нче елда Үзбәк хан һәм Җанибәк хан вафат булгач, әмирләр, улус бәкләрнең хәрбитүрәчелек катламнары ныгып, үзара сугышлар башлана. Алтын Урда бердәм булып күренсә дә, чынлыкта күп өлешләргә бүленә. Аларның һәрберсендә үз ханнары идарә итә. Ләкин чын хакимлек морзалар, әмирләр һәм улус бәкләр кулында. Моның ачык мисалы булып Мамай морза һәм аның яраны Габдулла хан тора.

Зафир бәкнең иң нык тәнкыйть утына эләккән кеше Мамай морза иде. Шуңа мин агамны һәм аның гаиләсен аның яраннары үтерткәндер дип уйлыйм.

Зафир бәк оста чәчән дә иде. Җыеннарда ул хакимнәр һәм ак­сөякләр хакында көлкеле сүзләр сөйләде, шунлыктан дошманнары да күп булды.

Сәхибгәрәй Галиәсгар бәк сараеннан чыкканда төн хакимлек итә иде. Караңгылыкны керосин урам лампалары яктырта, ә күктә кара болытлар арасында моңсу гына ялгыз ай йөзә. Сәхибгәрәй уйларына чумып юлын дәвам итте.

Бәрде бәк ханның кияве Мамай

морза 1360нчы елда төмән башы булып ун мең гаскәр белән идарә итә. Күп тапкырлар батырлык күрсәтә. Гаскәр башы һәм сәясәтче буларак морза гайрәтле, оста хаким була. Ләкин үз максатына ирешү өчен бернәрсә алдында да туктап калмый, теләсә нинди кабахәтлеккә бара. Кызганычка каршы, аның мондый кара эшләре еш була, хакимлек аңын томалый, намусына тап төшерә.

Шуларга карамастан, Алтын Урда аякка баса башлый. 1357нче елда, 300 меңлек гаскәр җыеп, Җанибәк хан Хулагуид-илханнар белән сугышта җиңеп, Азәрбайҗанны кайтара. Соңрак Җанибәк хан баш күтәрү-челәр тарафыннан үтерелә, аңа туг­ры дусты һәм тарафдары Әмир-углы пычак кадый. Мондый үтерешләр берничә дистә ел дәвам итә...

Шундый уйлар белән Сәхибгәрәй кәрвансарайга кайтып җитте. Төнге намаздан соң тамак ялгап алгач, йок­ларга ятты. Ләкин аны бик озак йокы алмады. Башында төрле уйлар кайнады.

* * *

Улының, килененең, оныкларының фаҗигале үлеменнән соң Илүсә бикә инде икенче ай җанына урын таба алмый газаплана. Зафирга һәм аның гаиләсенә бәйле берәр әйбергә тотынса, алар исенә төшеп шундук күзләренә яшь тула.

Гаиләсе белән якты дөньялардан юк булган улы кайгысын кичергән ананың хәсрәтләрен сүз белән генә аңлатып буламы соң? Мондый хәлләрне Аллаһым беркемгә дә күрсәтмәсен!

Ә бер көнне ул шундый төш күрде. Имеш, Зафир кабердә ята һәм ялварып сорый:

– Әнием, әтием, зинһар өчен каберем өстендәге чүп-чарны җыеш­тырсагыз иде, миңа монда яту бик кыен, бу пычрак өстемне баса.

Илүсә бикә бу төшен мәрхүм улы үзенең исемен аклауны сорый дип юрады.

Төннәр буе ананың күзенә йокы эленмәде, көне-төне ул ачы күз яшьләрен койды. Еларга хәле калмаганда, күз яшьләре болай гына акты. Зафирын сөеп-яратып яшәгән сабыр, эшчән килене, саф, гөнаһсыз, фәрештәләрдәй сабый оныклары күз алдыннан китмәде.

* * *

“Хөрмәтле Илнур бәк, сезгә изге теләкләр белән Сәхибгәрәй хат юллый. Мин җентекле тикшерү үткәреп, шундый нәтиҗәгә килдем. Сезнең улыгызның үлеме аның эшчәнлегенә бәйле. Ул гадел, сатылмас, иленең чын ватанпәрвәре булган.

Гаскәрне коралландыру максатында кыйммәтле, ләкин сыйфатсыз кораллар алсын өчен малтабар Толмач аңа ришвәт тәкъдим иткән. Зафир баш тарткан. Толмач ришвәтнең күләмен дә арттырып караган, ләкин Зафир сүзендә нык торган. Ул исеменә тап төшермәгән, горурлыгын югалтмаган. Эшенең барып чыкмаячагын аңлаган Толмач, бәктән үч алырга уйлаган.

Эшкуар мәкерле ниятен тормышка ашыру максатыннан аны үтерү өчен кеше яллаган. Ул башта аңа һәм гаиләсенә көчле йокы даруы салып эчергән, соңыннан аларны пычак белән кадап үтергән һәм коралын Зафир бәкнең кулына тоттырган.

Әлеге вакытта бу җинаять ачылган, Толмач һәм аның ярдәмчесе шәһәр мәхкәмәсе карары белән зинданга ябылган.

Зафир бәкнең исеме акланды, аның намусы саф. Аңлыйм, сезгә бик авыр, ләкин ничек тә тынычланырга тырышыгыз.

Сезгә исәнлек-саулык теләп хушлашам, уңышлар телим”.

* * *

Сәхибгәрәйнең хатын укыганнан соң, Илүсә бикә бүген биш айга беренче тапкыр тыныч кына йоклады. Төшендә ул Зафир улын, киленен, оныкларын күрде. Имеш, алар кораб эчендә тора, ул өскә, һавага күтәрелә, барысы да аңа кул болгый, ә Зафиры:

– Рәхмәт, әтием, әнием! Миңа хәзер бик рәхәт, мин тыныч, – ди.

БӘЛҖӘМИН ШӘҺӘРЕ

ЯНЫНДА СУГЫШ

Бу вакытта Бәлҗәмин шәһәренең көнбатышында, Дон елгасының урта агымының сул ярында Гарәбшаһ үз гаскәрен туплый.

Бу урында дала оазисы: Дон яры буенда киң тасма булып урман сузылган, чишмәләр, сазлыклы урыннар очрый, вак елгалар килеп кушыла. Аннан ары калкулыклар башлана, төньякта – Елан тау, көньякта – Дәүли тау, көнчыгышта Чардуган тау күренә. Бу таулар начар яманаты белән билгеле. Елан тауда еланнар күп, анда кеше еш үлә. Дәүли тавында юлбасар һәм корабларны талаучы Дәүлинең биләмәләре урнашкан. Чардуган тау башында, җирле халык сөйләвенчә, хәвеф-хәтәр китерүче яман шаман җирләнгән.

Шулай итеп, Гарәбшаһ биләмәләре нәкъ шушы хәвефле өчпочмакта урын ала. Аңа Кырымнан – Судак, Дербент, Азак, Мохши, Ак-Кирмәннән өстәмә көчләр ярдәмгә килә.

Әле ул төрле сугыш корыл­ма­ларының урнашуын, хәрби осталар алып барган корылмалар төзелешен тикшерә.

Чапкынчылар мәгълүматлары бе­лән танышып, сугыш урыннарын билгеләп уйланып утырганда, аның янына Газинур әмид килде:

– Әссәламегаләйкем, хөрмәтле батыр! Керергә рөхсәтме?

– Вәгаләйкем әссәлам, кадерле әмид! Әлбәттә, узыгыз.

Ул үзенең яраннарына дәстархан әзерләргә әмер бирде.

Намаз укыганнан соң, алар өстәл артына урнашты.

– Беләсезме, кичә көне буена шушы матур җирләрне карап йөрдем, – дип сүз башлады Газинур. – Кичке намаздан соң, учак ягып кичке ашны капкалап алырга булдым. Урман буенда матур гына урын сайладым. Шулвакыт кыр буйлап килүче чал чәчле, ак сакаллы, таякка таянган бер карт күренде. Ул үзен Хызыр дип таныштырды, кайчандыр ул җир эшкәртүче булган, әле хаҗ кылып авылына кайтып бара икән.

Аның сөйләве буенча, халык бу җирләрне каһәрле дип саный.

Монда кайчандыр скифлар һәм сарматлар гаскәре очрашкан. Скифлар ул вакытта Рим алтынына кызыккан, сарматлар акча өчен фарсы патшаларына хезмәт иткән. Шунда скифлар һәм сарматлар, туганлыкларын онытып, бер-берсенә сугыш ачкан.

Сармат гаскәре җиңелгән. Скиф батыры үз туганының башын өзеп, йөрәген йолкып алган. Дәлил итеп аны Рим патшасына алып барган, шуның өчен бик күп алтын белән бүләкләнгән. Римлылар белән фарсылар дуслашкач, скиф батырының инде кирәге калмаган. Шунда рим­лылар скифның башын кисеп, фарсы башлыгының аяк астына ташлаган. Скиф батырының барлык гаиләсен үтереп, байлыгын талап алганнар. Менә шулай алтын һәм хакимлек ике батырның башына җиткән, төгәлрәк әйткәндә, комсызлык, дан-шөһрәт артыннан куу кан-кардәш скиф һәм сарматларны юкка чыгарган.

Менә шуларны сөйләп, изге күңел­ле карт тиз арада юкка да чыкты.

Шуннан мин тирән йокыга талганмын. Төшемдә сорау алучы Нәнкир белән Мөнкирне, тәмуг капкасы сакчысы Исрафилны, Газраилне күрдем. Алар зәмзәм чишмәсе янында тора иде. Чишмәнең көмеш, саф суы бераздан кара кан төсенә керде. Шунда мин манма тиргә батып уянып киттем. Алдымда мөсафир карт Хызыр калдырган, ялан чәчәкләреннән үрелгән такыя ята иде.

Шул вакыт алар янына Габдулла хан белән Мамай морза килде.

Газинур, сөйләгәннәрен тагын бер кабатлап, сүзенең ахырында Мамай морзага карт калдырып киткән такыя­ны бирде. Ул, аны кулына алып, озак кына уйланып торды. Тирә-якта тынлык урнашты.

Йөзе караңгыланган морза такыяны читкә ташлады.

– Хәзер инде соң, барысы да хәл ителгән, – диде ул салкын караш белән. – Нәрсә хакында уйлаганыгызны мин фаразлыйм. Туктамыш хан артында җиңелмәс Аксак Тимер тора, дип уйлыйсыз. Ләкин безгә дә бит бөек Рим, Литва һәм Польша, венгр­лар, болгарлар ярдәм итә. Сезнең сарайлар аларның алтыннары белән тулган. Ауропаның сугыш алып барырлык бөтен гаскәрләре безнең якта. Туктамышны җиңә алсак, Аксак Тимер безнең көйгә бииячәк. Бездә юкка гына татар каны акмый, мин сезне дөнья башлыклары итәчәкмен, сез данга һәм байлыкка күмеләчәксез.

Габдулла хан ярым шаяртып, өстәп куйды:

– Хөрмәтле морза, белүегезчә, алтын, көмеш төсләрен шайтан ялтырата. Иблис кешеләрнең күзләрен кап­лый, акылыннан яздыра, ахыр чиктә тәмуг утына ташлый. Мин үз фикеремне белдердем, сезне кисәттем, минем намусым саф, Туктамыш хан белән үзара килешергә тәкъдим итәм.

Күпсанлы тирмәләр белән уратып алынган төмән башының зур ак чатырында Илнур бәк карта белән танышып, чапкынчылар төркеме җитәкчесе, урынбасары Галимҗан морзаның хисабын тыңлый.

– Гарәбшаһ гаскәре Елан, Дәүли һәм Чардуган таулары арасында җыела, корылмалар төзи, барлык яктан сак-чапкынчылар саклый. Ашыгыч рәвештә ныгытмалар эшләнә.

Гарәбшаһ гаскарләренең кулга алынган яугирләре күрсәтмәләренә караганда, төп көчләре – ныклы коралланган байлык өчен ялланып сугышучылар белән берлектә атлы гаскәр. Җиңелчә коралланган җайдаклар, җәяүлеләр һәм даими булмаган калган төркемнәр дә тулы әзерлектә тора.

Безнең чапкынчылар мәгълү­мат­-

ларына караганда, Гарәбшаһ гас­кәрләрен якынча 10 мең авыр коралланган атлы гаскәр һәм калган 10 меңен җиңел коралланган җайдаклар белән җәяүлеләр тәшкил итә.

– Димәк, Гарәбшаһ шул шайтан өчпочмагында төп сугышка әзерләнә. Ул вакытта без дә ныгытмалар әзерлик. Ике яклап кирмәннәр төзеп, аларның арасындагы аралыкка туп­лар һәм ташаткычлар куяр өчен манаралар салырга кирәк булыр.

Дон елгасы буйлап аларга кораб­лар белән ярдәм килә башласа, без, үз чиратыбызда, җиңел туплар белән юлын кисәргә һәм суга батырырга тиеш. Шулай итеп, без хәйләкәр Гарәбшаһны чыгырыннан чыгарырбыз дип уйлыйм. Түземлеге беткәч, ул безнең шартларга яраклашып, далада сугышка керергә мәҗбүр булачак. Гаскәрләренең саны буенча бездән күбрәк булса да, безнең ныгытмалар көчләрне тигезләштерер дип уйлыйм. Максатыбызга ирешер өчен менә шундый алымнар тәкъдим итәм. Сез дә үз чиратыгызда тәкъдимнәрегезне кертегез. Тагын бер нәрсә әйтим: бүген Идегәй вәзирдән хат алдык, анда ул өстәмә көчләр җибәрергә вәгъдә итә. Югыйсә, мөмкинлекләребез чикле булу безне бераз шөбһәләндерә иде.

* * *

Чыннан да, куелган максатлар тормышка ашып, Гарәбшаһ далада сугышырга мәҗбүр булды. Гадәт буенча һәр як үзенең бер батырын алга чыгарды. Тәре йөртүче Ромул белән Алдар батыр бер-берсенә каршы чыкты. Католик киң күкрәкле, гайрәтле булса, Батыр җитез һәм елгыр иде. Читтән караганда зур гәүдәле Ромул аны сытып кына ташлар кебек. Менә алар атларында бер-берсенә кара-каршы чаптырып килеп, сөңгеләрен кадады һәм икесе дә гөрселдәп җиргә килеп төште. Икесе дә аякка басып кылычлар белән сугыша башлады. Елгыр Батыр җитез генә дошманының муенына кылычын батырды.

Котырынган Гарәбшаһ гаскәре Илнур бәк сугышчыларына каршы һөҗүмгә ташланды. Аларны ташаткычлар, туплар, уклар яңгыры каршы алды. Берничә һөҗүмнән соң Мамай сугышчыларының ярсуы һәм кызулыгы сүрелә төште. Илнур бәк авыр коралланган җайдакларны тар-мар итү өчен аларны уратып алырга боерды. Гарәбшаһ, эшне аңлап алып, өстәмә көчләрен дә сугышка кертте. Илнур бәк тә дошманының бу адымын кабатлады. Зур, канкойгыч алыш башланды. Беркем дә баш бирергә теләмәде. Ләкин Илнур бәкнең гаскәрләре җитезрәк булып чыкты, нәтиҗәдә, Мамай сугышчыларының бер өлеше кулга алынды. Гарәбшаһ яраннары һәм сакчылар белән Дон аша чыгып Кырымга качты.

Шулай итеп, Идегәй вәзирнең гаскәрләре Мамай морзаның Дон елгасы буендагы сугышчыларын тар-мар итте.

Дон елгасы ярына чыккач Илнур бәк каршы як ярдагы Ак-Кирмән шәһәренең кирмән диварлары артыннан калкып торган мәчет манараларына һәм гөмбәзләренә хозурланып торды.

Кызганычка каршы, нәкъ шушы җирләрдә 1270нче еллардан ук Сарай Бату белән Талабуга хан, Ак Урда белән Ногай морза хакимлек иткән чорда беренче каршылыклар башланган.

Халык Ногай морзаны бик хөрмәт иткән. Бүгенге көнгә кадәр аның тирә-яктагы византиялеләр, италиялеләр, болгарлар, маҗарлар, поляк һәм литва­лыларны дер селкетеп тоткан­лыгын искә алалар. Тулабуга хан белән 1291нче елдагы бәрелештә аны бәреп төшергәннән соң тәхеткә Менгәнең улын – Тимур Токтаны утырткан. Токта 1298нче елда Ногай морзага каршы үзенең 200 меңлек гаскәрен куйгач, дошманы тар-мар ителеп Дон ягына качкан.

Токта хан Ногай морзаны үз җирен­дә тар-мар иткән. 1299-1300нче елларда исә Ногай морзаның аерым гаскәрләрен дә кыйраткан.

Ногай морзаның варислары, өч улы – Җәкә, Текә, Турай әтиләренең улусы белән тату гына идарә итә алмаган. Тәүдә өлкән улы Җәкә хакимлек иткән, Текә белән ачуланышканнан соң аны үтерергә боерык биргән. Текәнең тарафдарлары үч алу максатыннан Токта ханга мөрәҗәгать иткән. Хан Җәкәгә каршы үзенең бертуганы Берлекне җибәргән. Җәкә, моны белгәннән соң, качып котылмакчы була, ләкин 1302 елда кулга алына һәм үтерелә.

Бу вакыйгалардан соң Ногай мор­заның җирләре тулысынча Токта хан кулына күчә.

КУЛИКОВО СУГЫШЫ

1380нче елның сентябрь башы. Мамай үзенең йөз меңлек гаскәре белән Мәскәү кенәзе Дмитрийга каршы юнәлде.

Үзбәк хан, Владимир-Суздаль ке­нәз­легенең көчәюен күреп, Мәскәү кенәзе Иван Калитага көч тупларга юл куя. Шунлыктан бу кенәзлек шактый ныгый. Моның белән ул ике максатка ирешә: Русь таркала һәм яңа сугыш учаклары кабына. Үзәк хакимият көчсезләнүгә кадәр барысы да Мамай хан теләгәнчә бара. Урыс җирләре бүлгәләнә, Мәскәүнең Владимир-Суздаль, Муром, Рязань, Чернигов, Түбән Новгород, Тверь кенәзлекләре белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнә.

Үзбәк хан хакимиятенең бу буталышларда абруе төшкән саен Мамай морза урыс кенәзлекләрен үзенә буйсындыра. Барлык урыс кенәзләре җирләре белән идарә итү ярлыгын аннан ала. Алар арасында Дмитрий да була. Мәскәү кенәзе Урда ханнары белән бер вакытта да бәйләнешне өзми. Шунлыктан урынында ныклы тора. Мамай аның икейөзлелегенә үч итеп Мәскәүгә каршы литвалыларны, тверьлыларны, рязаньлыларны котырта. Мәскәүлеләр моңа җавап итеп, аларга әледән-әле һөҗүмнәр оештыра.

Морза вәзгыять белән шул рәвеш­ле идарә итә. 1363-1380нче елларда Русьта һәртөрле чирләр, эпиде-мияләр котыра, үләт баш калкыта. 1365, 1371, 1373нче еллардагы корылык та вәзгыятьне киеренкеләндерә, шунлыктан Русьның куәте нык какшый.

Мамай морзаның төп максаты Алтын Урданың Сарай тәхетен яулау була. Моны белеп, Сарай ханнары Ногай морзаның дошманнарына ярдәм итеп тора. Аларның максаты – ничек тә булса Ногайны көчсезләндерү.

Үзбәк ханның урысларга ирек бирүе аларны көчәйтә һәм канат куя. Чынлыкта, ханны Күк Урда ханнарының бердәмлеге һич кенә дә борчымый, аның өчен иң куркынычы – Алтын Урда халкының ышанычын югалта баруы.

Чапкынчылар татар һәм литва

угланнары җитәкчелегендәге урыс гаскәрләре Дон елгасы аша күпер салуын, елганы кичү урыннарын әзерләвен хәбәр итә. Шулай ук аларның хәрби тәртип белән елга буена урнашулары сугышның Куликово яланында үтәчәген күрсәтә.

1380нче елның 8нче сентябрь иртәсе. Көн болытлы, урман һәм кырлар өстенә куе томан җәелгән. Сугыш иртәнге 11 сәгатьтә татар баһадиры Челүби белән урыс витязе Пересвет арасындагы алыш белән башлана. Каты алышта икесе дә үлемечле яралана.

Куликово яланында ике гаскәр шундый тәртип белән урнаша. Мең атлы Мәскәү гаскәре белән татар морзасы Семен Малик җитәкчелек итә. Аның артында 24 мең сугышчысы булган гаскәр урнаша. Ике як читне 3-4 мең авыр кораллы җайдаклар саклый. Дмитрий гаскәренең тылында 4 мең кешесе булган өстәмә көч һәм литвалы Дмитрий Боброк җитәкчелек иткән тагын бер төркем сакта тора.

Саклык төркеменә каршы Мамай үзенең 5 меңлек атлы гаскәрен җибәрә, алар артыннан һөҗүмгә 16 мең авыр коралланган җайдаклар баса. Тылларында 36 мең җиңел коралланган җайдаклар әзер тора. Аларга Рязань кенәзе Олег гаскәре дә керә. Алар артында тагын бер саф хәрби – 3 мең сугышчы алыш барышын тылдан тәэмин итеп торырга тиеш була. Мамай гаскәрләренең ике як читен җиңел коралланган атлылар саклый. Шулай ук кирәк чакта куллану өчен 3 мең сугышчы әзер тора.

Ә инде Мамайның идарә итү урынын саклаган мең кешелек гаскәрдән ерак түгел 70 мең арба һәм 300 мең атлы олау әзер тора. Бу галәмәт зур көчкә тагын да Литва дәүләте башы Ягайло да кушылырга тиеш була, ләкин ул килеп җитәргә өлгерми кала.

Мамай ханның алгы төркемнәре урыс гаскәренең үзәгенә һәм ике ягыннан көчле һөҗүменнән соң дошманының саклану сызыгы өзелә. Урыс сугышчылары арасында буталыш башлана һәм алар тәртипсез рәвештә чигенә башлый. Беренче карашка Мамай гаскәрләре җиңү яулаган кебек күренә. Ләкин Дмитрий Боброк салкынканлылык белән, кирәк чакта файдалану өчен тотылган төркемнәрне җыеп, Мамайның һөҗүм итеп килгән атлы гаскәренең тылыннан һөҗүм итүгә ирешә. Нәтиҗәдә, Мамай гаскәренең дә сафларында буталыш башлана. Морза гаскәрен югалтудан куркып чигенергә фәрман бирә. Аның гаскәрләре, тылдагы төркемнәр белән берләшеп, хәвефсез урынга чигенә. Алыштан соң сугышчылар кенәз Дмитрийны эзли башлый. Һәрбер үлгән сугышчыны карап чыкканнан соң кенәз киемендәге Михаил Тренкны гына табалар. Караңгы төшәр алдыннан гына ерактагы урман эчендә ауган агач төбендә яткан кенәзгә тап булалар. Аның өстендә гади сугышчы киеме була. Күрәсең, ул куркышыннан аңын югалтып егылган.

ЛИТВА

Владислав Ягайло озын гомер кичерә. Литваның бөек кенәзе була. Грюнвальд сугышында польша-литва-татар гаскәрләре белән җитәкчелек итә.

Витовт – Литваның бөек кенәзе. Ягайло кебек үк өч тапкыр Мәскәү кенәзлегенә һөҗүм итә. Смоленскны яулап ала.

Ягайлоның сугышка керергә соң­га калуының, әлбәттә инде, үз сәбәпләре була. Аның максаты – ничек тә булса татарны көчсезләндерү һәм акрынлап үзенең дәүләтенә украин, урыс һәм поляк җирләрен кушу. Ә инде соңыннан, татарларны үзара сугыштырып Алтын Урданы яулап алу. Шунлыктан ул Мамай морза белән дә бәйләнештә тора.

Идегәй, боларны яхшы аңлап, литва гаскәрләренең Мамайга ярдәмгә килүенә киртәләр куя. Нәтиҗәдә, Ягайло соңга кала, ә Мамай, өстәмә көчләре җитмәгәнлектән, чигенергә мәҗбүр була.

Мамай гаскәрләренең тар-мар ите­лүен белгәч, Ягайло гаскәрен кире Вильнюска таба юнәлтә. Юл буе аның уйларында бөек Литов кенәзлегенең үткәне һәм киләчәге кайный. Аның гаскәре Куликово сугышында көч­сезләнгән очракта Европадагы башка көчләргә каршы тору авыр булыр иде. Әгәр бу сугышта Мамай хан җиңгән булса, Ягайло Киев, Чернигов, Волынск кенәзлекләрендә дә хакимлеген югалткан булыр иде. Шуңа күрә ул Дмитрийга каршы сугышка соңга калуына артык борчылмый.

КАЛКА ЕЛГАСЫ

БУЕНДАГЫ СУГЫШ

Бу вакытта Туктамыш хан гаскәре Донны кичеп, Азов диңгезе ярлары буйлап Мамай морза көчләренә каршы юл алды. Киләчәктә Алтын Урда белән кем хакимлек итәчәге бу сугышның нәтиҗәләренә бәйле. Шуңа Идегәй вәзир гаскәрен иң алдынгы сугыш кораллары белән тәэмин итте. Туктамыш хан белән Тимер­не дә гаскәрләрен туплар, мушкетлар, аркебузлар белән коралландыруларын үтенде. Шулай ук Идегәй гаскәрләренең җитез һәм хәрәкәтчәнлегенә дә зур игътибар юнәлтте, шунлыктан җиңел коралланган җайдакларның санын арттырды.

Илнур бәк Калка елгасына якынлашканда күңеленә төрле уйлар килде. “Әйе, тарих кабатлана. Һәм бик “матур” кабатлана. Тагын да 1223нче еллардагы кебек туганга каршы туган бугазлаша”.

Елганың икенче ягындагылар да шундый ук уйлар кичерә иде. Хакимлек һәм байлык артыннан куу Мамай ханның аңын томалады. Нәфесен канәгатьләндерү өчен ул бар нәрсәгә дә әзер иде. Туктамыш ханга буйсыну тәкъдиме белән килгән илчеләрне ул тыңлап та тормый куып җибәрде.

Мамай хан төп көчләрен үзәккә туплап, күп сызыклы фронт төзүгә иреште. Ике як читне җайдаклар һәм җәяүле сугышчылар белән ныгытты.

Идегәй вәзир дә аннан калышмады. Ул алгы сызыкта яшерен саклану урыннары төзеп, чигенгән очракта котылу чараларын булдырды. Мамай әмир Туктамыш ханны сугыш башында ук тезләндерергә теләде. Шуңа күрә бар көчкә дошманының алгы сафларына һөҗүм итте. Аларны Идегәй вәзирнең көчле сафлары каршы алды.

Мамай ханның һөҗүме акрынлап көчсезләнә башлады. Шул вакытта Идегәй Мамай ханның флангларына һөҗүм итте. Алары йомшак сакланганлыктан чигенә башлады. Җиңү чәме Идегәй гаскәрләре ягына күчә башлады. Шул вакыт Идегәй тагын да өстәмә гаскәрләр кертеп, Мамай хан сугышчыларын тәмам чигенергә һәм качарга мәҗбүр итте.

Сугыш Идегәй вәзир файдасына тәмамланды. Алтын Урда Туктамыш хан хакимлегендә калды.

Мамай морза Каф шәһәренә, үзен яклаучылар янына качты. Тәүдә аны бик яхшы каршы алсалар да, соңрак байлыгына кызыгып көнләшә һәм хөсетләшә башладылар. Уңайлы вакыт туры китереп алар аны бер сарайда суеп үтерә. Аннан соң Мамайның барлык нәселен дә кырып чыгалар. Алтын Урданың тулы хокуклы хакиме булыр өчен омтылган Мамай шундый язмышка дучар булды.

МӘСКӘҮНЕ ТАР-МАР ИТҮ

(1382нче ел)

Тарихи Алтын Урда җирләрен берләштергәннән соң ясак җыю күләме бик түбән төшә. 20 елга сузылган канкоештан соң салым җыю нәтиҗәле башкарылмый. Бу аеруча Мәскәү кенәзлеге мисалында ачык күренә.

Куликов сугышыннан соң Мәскәү бик хәлсезләнә. Туктамыш хан Дмит­рий Донскойга үзенең яраннарын җибәргәч, ул аларны бик җылы кабул итә һәм бүләкләр биреп кире Сарай Бәркәгә озата. Соңрак тагын зур олау­лар белән кыйммәтле бүләкләр төяп вәкилләрен җибәрә. Шуның белән ясак җыюларны тәмамларга өмет итә. Туктамыш хан моңа риза булмыйча, урыс кенәзлекләрен йөреп чыгып һәм ясак түләү вакытын билгеләр өчен үзенең 700ләп кешесен җибәрә. Ясак җыю буенча аның үҗәтлеген Дмитрий Донской бәяләп бетми. Мамай кадәр Мамайны җиңгән кеше әле мин, дип, ул ясак түләргә җыенмый. Сугышлардан соң Туктамыш ханның гаскәре көчсезләнгән, дип уйлый.

Ләкин Туктамыш ханның гаскәре үз юлында талап һәм тар-мар итеп Мәскәүгә якынлашуын ишеткәч, Дмитрий Донской, шәһәрне калдырып, Костромага кача. Мәскәүдә буталышлар башлана. Мәскәүлеләр, безнең кирмән диварларын Алтын Урда осталары төзегән, шунлыктан алар теләсә нинди һөҗүмгә каршы тора ала, дип мактаныша. Туктамыш хан, гаскәрендә дивар җимертү җайланмалары, ут ату корылмалары булса да, шәһәрне җиңел генә алып булмаячагын аңлый һәм хәйлә белән эш итәргә була.

Аның уенча, ничек тә булса кирмән капкаларын ачтырырга кирәк. Бу эшне ул Рязань кенәзе Олегка, Түбән Новгород һәм Суздаль кенәзләренә йөкли.

Һөҗүм итүнең дүртенче көнендә, ягъни 1382нче елның 28нче августында бер төркем урыс кенәзләре Мәскәү диварлары янына килеп сүз ала:

– Безнең патшабыз сезне тар-мар итәргә җыенмый, ул бары тик шәһәр капкаларын ачып, бүләкләр белән каршы алуыгызны гына өмет итә.

Мәскәүлеләр, урыс кенәзләренең сүзенә ышанып, капкаларын ачып, бүләкләр белән каршы ала. Иң алдан – Остей кенәз, аннан соң тәреләр белән руханилар, халык чыга. Татарлар аларның чыгып бетүен көтеп торганнан соң, акны-караны аермый, кылычлар белән турарга тотына.

Менә шулай Туктамыш хан хәйлә белән Мәскәүне ала, талый һәм аның белән генә тукталып калмыйча Зве­нигород, Юрьевск, Можайск, Дмитров, Переславль, Волок шәһәрләрен дә басып ала. Кире кайтышлый урдачылар Олег кенәзнең Рязань җирләрен дә кызганып тормый.

Кыскасы, Мәскәүнең Үзбәк хан тарафыннан билгеләгән күләмдә салым түләми чарасы калмый.

Төмән башы Илнур бәк хәрби сәфәрдән олау-олау байлык белән кайта.

Ак-Кирмәнгә кергәч шәһәрнең хәр­би мөлкәтен барлап чыга, аннан соң интендантларына һәр сугышчы җыйган байлыкның уннан бер өлешен җыярга боера. Чөнки кирмән диварларын яңартырга һәм калган җиһаз һәм корылмаларны төзекләндерергә, тимер капкаларны тышларга, канауларны ныгытырга кирәк була. Хәрбиләр яшәгән биналарны, шулай ук базларны, амбарларны да яңарту таләп ителә.

Берничә көннән соң шәһәр җые­нында төмән башы Илнур халык алдында чыгыш ясый. Анда ул сугышта вафат булган һәр батырның каһарманлыгы хакында сөйли һәм исән калганнарга бүләкләр тапшыра. Сугыш яланында һәлак булган-

нарның гаиләләренә ярдәм күр­сәтергә карар ителә.

ТУКТАМЫШ ХАН ҺӘМ ИДЕГӘЙ ӘМИР АРАСЫНДАГЫ НИЗАГ (1385нче ел)

1382-1389нчы елларда Берләшкән Урда барлык юнәлешләрдә үсешә башлый. Моны һәр бер урдачы шатланып кабул итә.

1383нче елда хан җыены уза. Анда барлык башкарма һәм җәзалар үтәтү, мәхкәмә, дини, хәрби хакимият башлыклары, вәзирләр, бәкләр, әмирләр, морзалар, тарханнар, мөфтиләр, шәехләр, казыйлар, сәидләр һәм төмән башлары катнаша.

Җыенда дәүләтнең киләчәк үсеш юллары, аның эчке һәм тышкы сәясәте билгеләнә. Үсешнең ике төп юнәлеше тикшерелә. Беренчесен – Җанибәк, икенчесен Идегәй вәзир тәкъдим итә. Җанибәк Батый чоры Алтын Урдасындагы кебек үзәкләштерелгән каты куллы дәүләт булдыруны күтәрә. Идегәй исә Үзбәк һәм Җанибәк ханнар башлаган үзгәрешләрне дәвам итәргә, сәүдә-милекчелек мөнәсәбәтләрен үстерергә чакыра. Җанибәк вәзир җыендагыларга шулай мөрәҗәгать итә:

– Сер түгел, безнең дәүләт ике чик арасында бәргәләнә. Бер – үсешә, бер – түбән тәгәри. Бу сәяси, икътисади, гомумән, барлык өлкәләрдә дә күзәтелә. Әгәр дә без Батый хан үрнәгендәге үзәкләштерелгән ныклы хакимият урнаштыра, һәм җәмгыятьне дәүләт өчен эшләтә алмыйбыз икән, киләчәктә юкка чыгу һәм таркалу бәхәссез. Һәр татар кешесе дәүләтен кодрәтле итү өчен башын салырга әзер булырга тиеш. Хан хакимлеге йомшаклык күрсәтсә, бездән курыкмый һәм хөрмәт итми башлаячаклар. Гаеплеләрне вакытында җәзага тарттырмау да дәүләтнең таркалуына булышлык итә. Хакимият ныклы булмаса, рухи, әхлакый кыйммәтләр дә юкка чыгачак.

Ә Үзбәк хан реформаларын дәвам итүне мин сатлыкҗаннар һәм ватанга хыянәт итү дип бәялим.

Идегәй вәзир бу сүзләргә түзеп тора алмый:

– Үзбәк ханның үзгәртү алымнары сезгә кай ягы белән ошамый? Алтын Урдада кәсепчелек, сәүдә, төзелеш, сәнгать, мәдәният, фәннең үсеш кичерүеме? Үзбәк ханның сезгә ни өчен ошамавын мин бераз чамалыйм. Чөнки ул хан казнасын талаган, дәүләттәге эшчәнлеге белән кара эшләрен башкарган Көчек бәк бабагызның башын чабып өзгән.

Хакимиятнең үзәкләштерелүе кая алып барачагын яхшы аңлыйбыз. Без хәрби түрәчелекнең тоткыннарына әйләнәчәкбез. Ә алар бер куркусыз урлашачак, байыячак. Без­нең халык өчен камчы кирәкми, ул болай да үзенең канунлы ханын, мәдәниятен, динен, батырларын хөрмәт итә белә. Ә татар халкының изелгән, куркак, намуссыз, ялкау булуын мин теләмим. Әлбәттә, мин сезнең канунлык һәм тәртип яклы булуыгыз белән килешәм, ләкин ул кысу һәм изүләр бәрабәренә башкарылырга тиеш түгел. Андый юл белән төзелгән дәүләт иртәме-соңмы бер җимереләчәк һәм Алтын Урда юкка чыгачак.

Без алтын урдалыларның үсеше өчен барлык шартларны да булдырырга тиешбез. Сәүдә-базар, милекчелексез Алтын Урда киләчәккә сикереш ясый алмаячак.

Без теләсәк, теләмәсәк тә, табигый тарихи-икътисади үсеш нәтиҗәсендә Алтын Урда биш өлешкә бүленде. Алар: көнбатышта – Ак Урда, Иделдән Донга һәм Каспийга кадәр – башкала төбәкләре, болгар-урал, төньяк-көнчыгышта – урал-себер, көньяк-көнчыгышта – Күк Урда.

Әгәр дә хан хакимияте бу төбәкләр белән каршылыкка килсә, илнең таркалачагын аңламыйсызмыни? Шуңа күрә бу хәлдән чыгу юлы бер генә – бу төбәкләр белән икътисади бәйләнешләрне ныгытырга кирәк. Ә моның өчен хокукларны кысмау зарур.

Шәһәрләр төзү буенча без алга киттек. Моны бар дөнья таный. Шуңа киләчәктә ныклы, зур һәм көчле дәүләт төзү өчен бернинди дә хакимлек киртәләре булырга тиеш түгел. Моның өчен һәркем үзен ирекле һәм хөр тоярга тиеш.

Сүзгә Җанбай вәзир дә кушылды:

– Мин сезне хәйләкәр, максатчан рәвештә илне таркатучы дип уйлаган идем. Ялгышканмын, сез бары тик беркатлы кеше икәнсез. Сезнең барлык фикерләрегез тыныч тормыш өчен генә яхшы. Уйлап карагыз, безне бүген кемнәр уратып алганын: көньяк-көнчыгышта – Аксак Тимер дәүләте, көньякта – рим-католиклар биләмәсе, көньяк-көнбатышта – болгар, румын, маҗар һәм, ниһаять, көнбатышта – безгә теш кайраган Литва кенәзлеге. Аларның һәрберсе куркыныч тудыра. Әгәр дә без йомшаклык күрсәтсәк, алар моннан оста файдаланып, илебезне тар-мар итәчәк. Мондый тарихи чорда тәртип һәм хакимиятне бер кулга туплау гына вәзгыятьне безнең файдага үзгәртә ала. Данлыклы Рим дәүләте дә сугыш чорында хакимиятне хәрбиләргә тапшырган.

– Гафу итегез, ләкин сез юк-бар сөйлисез. Чынбарлыкта Римдагы идарә хакимлек Цезарь кулына күчкәч тә юкка чыга.

– Каршы әйтергә рөхсәт итегез. Сез әйткән Цезарь дәүләте соңыннан ком шәһәре кебек таралып беткән. Рим безнең ата-бабаларыбыз һуннар тарафыннан да зыян күргән. Ә безнең хан кайсы ягы белән көчле? Ни өчен ул халыкта ихтирам казанган? Чөнки ул көчле һәм абруйлы, һәр кыю, батыр, гади нөкәр казанышлары өчен төмән башы була ала. Һәм бу һәр өлкәдә дә шулай. Ягъни тырыш һәм акыллы һәр татар үсешкә ирешә ала.

Римда милекчелек булмаса, ул безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмас иде.

Бусагада – XVI гасыр, алгарыш, үсеш, фән дәвере. Татар халкы шулай ук алдынгы идарә итү формаларына лаек. Хәрби мәнфәгатьләр Алтын Урда халкы мәнфәгатьләреннән өстен булырга тиеш түгел. Хан үзе дә халкының дөньяда билгеле һәм алдынгы булуы яклы.

Бу бәхәсләрне тыныч кына тыңлап торган Туктамыш ханның киләчәккә үз планнары бар иде. Әлеге вакытта ул аның ике өлешен уңышлы тормышка да ашырды да инде.

1) Башбирмәс Мамайның гас­кәр­ләрен тар-мар итте.

2) Мәскәүгә һөҗүм итеп урысларны буйсындыруга иреште.

Хәзер инде, беренче чиратта, Аксак Тимер сәясәтеннән арыну кирәк. Ул моны Алтын Урданың хәрби көчен ныгытып һәм Литва-Польша кенәзлекләре һәм Рим папасы белән багланышларны көчәйтү юлы белән ирешергә тели. Шуңа күрә Җанбай вәзирнең карашлары аның күңеленә ятмады.

Идегәй әмирнең алдынгы карашлы фикердәшләре Бики, Тардычак-бирде, Давыт морза исә, Аксак Тимер белән араны бозу Алтын Урданы юкка чыгарачак, дигән фикердә. Шуңа күрә алар барлык күршеләр белән дуста­нә мөнәсәбәттә булу яклы.

Аларның сәяси фәлсәфәсе Алтын Урдадагы көнкүреш-сәүдә үсешенә басым ясаудан гыйбарәт. Ягъни илне икътисади ныгыту юлы белән сәяси яктан да көчәйтү.

Җанбай вәзир һәм Туктамыш хан беренче нәүбәттә барлык тышкы мәсьәләләрне хәл итеп, Аксак Тимерне, Литва-Польша кенәзлекләрен буйсындыру, Рим Папасы белән мө­нәсәбәтләрне ныгыту кирәк дип

исәпли. Шушы мәсьәләләрне чиш­кәннән соң гына илнең эчке сәясәтен көчәйтү кирәк дип саный.

Шулай итеп, Алтын Урданың эчке сәясәтен ныгыту яклы булган Идегәй әмир тора-бара Туктамыш ханның сәяси көндәше булып китә, ә Җанбай вәзир ханның төп фикердәшенә әйләнә.

Идегәй әмирнең Алтын Урдадагы абруе зур булуын исәпкә алганда, каршылык шактый үсеп китә. Идегәйгә әледән-әле ханның аны үтертергә җыену ихтималлыгын ирештереп торалар. Ул үзе дә, үз чиратында, аны тәхетеннән бәреп төшерү юлларын эзли. Фикердәшләре Бики, Тардычак-бирде, Давыт морза белән Алтын Урда хакиме итеп Тимер-Котлуг ханны күрергә тели.

Туктамыш хан, әлбәттә, аларның бу уйларыннан хәбәрдар була. Озакка сузылган сәяси сугыш көчәйгәннән-көчәя. Һәм үзенең югары ноктасына җитә.

Нәүруз бәйрәме чарасында Туктамыш хан һәм Идегәй әмир сөйләшеп утырганда хан сүз арасында:

– Беләсеңме, дустым, Җанбай вәзир сиңа каршы бик күп дәгъвалар җыйган. Озакламый сиңа мәхкәмә булуы ихтимал, – дип әйтеп куя.

Идегәй бу сүзләрне шаяртуга борырга тырышып:

– Аллам сакласын, нишләп инде безнең хөрмәтле ханыбыз үзе утыртып үстергән агачны тамырыннан кисеп ташласын? – дип җаваплый.

Идегәй үзен тыныч тотарга тырыша. Шул ук вакытта дусларына үзләренә каршы хәвеф янаганын ирештерә. Ул ханның ат сараена кереп ярдәмчесеннән ат җиктергәннән соң сиздерми генә Аксак Тимер янына юл ала.

ТУКТАМЫШ ХАННЫҢ АКСАК ТИМЕР БЕЛӘН КӨРӘШЕ

Аксак Тимернең Алтын Урда тәхетенә үз кешесен кую уе барып чыкмады. Хәзер Туктамыш хан да, Илхан дәүләте һәм калганнар да аңа теш кайрый. Шулай да ул үзендә көч барлыгын тоя. Көч тупларга вакытны сузу өчен ул Туктамыш хан белән сәяси уен оештыра. Моның өчен чапкынчылары аша хат алышуны куллана. Туктамыш ханга бер-бер артлы шундыйрак эчтәлекле хатлар юллый:

“Хөрмәтле улым, Туктамыш хан. Сине хәзер бөтен дөньяда “бөек Туктамыш хан” дип йөртәләр. Киле­шәсеңдер, чынлыкта монда минем дә өлешем зур.

Һиҗрә буенча 776нчы елда (1374-1375) Ырыс хан Сарайны яулап алып, Күк Урдада хакимлекне үз кулына алырга теләде. Синең әтиең, Батый ханның оныгы Туи-хуҗа углан, боларда катнашырга теләмәде. Шуның өчен хан тарафыннан җәзаланды.

778нче елда (1376) Ырыс хан бар дәүләтне яулап алгач, Сәмәркандка минем канатым астына килеп сыен­дың. Мин сине тиешле дәрәҗәдә кабул иттем, һәртөрле хөрмәт һәм ихтирам күрсәттем.

Синең хөрмәткә оештырылган мәҗлес вакытында сиңа һәм синең якыннарыңа тараткан байлыкны – алтын, кыйммәтле ташлар, кием-салым, корал, атлар, дөяләр, чатырлар, хезмәтчеләр һәм башка һәртөрле бүләкләрне санап бетәрлек түгел. Ә инде иң зур ихтирамым итеп мин сине “улым” дип атадым. Ә син хәзер атаңа каршы сугыш ачарга әзерләнәсең.

Мин хәтта сиңа Сауран, Отрар, Сыгнак җирләрен бүләк иттем һәм Сауранда сине хан дип игълан итәргә әмер бирдем.

Кызганычка каршы, сиңа ул вакытта ата-бабаларың җире Сауранны үз кулыңда тотарга насыйп булмады. Ырыс хан, Сауранга килгәнеңне белгәч, сиңа каршы гаскәре белән үзенең улы Котлы-бога угланны җибәрде. Ул сугышта Ырыс хан җиңү яулады, ә Котлы-бога шул алышта һәлак булды. Уңышларга ирешә алмыйча кире Сәмәркандка килдең. Бу җиңелүдән соң мин сине тагын да ныграк зурладым һәм яңадан гаскәр белән Сауранга җибәрдем. Ырыс хан сиңа тиешле җирләрне бирергә теләмичә сиңа каршы өлкән улы Тохтакины җибәрде. Аның гаскәре синекеннән дүрт тапкыр зуррак иде. Син тагын качтың.

Җиңелсәң дә, син Ырыс ханның дәүләтен какшатуга ирештең. Күк Урдада да бу вакытта тыныч түгел иде. Ырыс ханга каршы ризасызлыклар башланды. 1376нчы елда Балтычки әмирнең улы Идегәй морза синең як­ка чыкты. Аның атасын, Ногай хакимен Ырыс хан җәзалады. Идегәй морза Ырыс ханның сугышка әзерләнүе турында безгә хәбәр җиткерде. Тиздән Алтын Урдадан миңа Ырыс ханнан, Туктамыш ханны тотып бирергә, дигән таләп тапшырдылар.

“Туктамыш минем улым Котлы-Буга угланны үтерде, – дип язган иде Ырыс хан, – һәм сезнең биләмәләргә качты. Миңа дошманымны тотып бирегез, әгәр дә юк икән, мин сезгә сугыш игълан итәчәкмен”.

Моңа каршы мин болай дип җавап бирдем: “Туктамыш хан миңа улым буларак килеп сыенды, мин аны сатмая­чакмын. Ә инде сугыш мәсьәләсенә килгәндә, мин аңа әзер”.

Аннан соң 779нчы елның кышында (1377-1378) сугыш башланды. Синең хакыңа мин Атрар ягына юл алдым һәм Ырыс ханнан ерак булмаган Сауран җирләрендә тукталдым. Көтмәгәндә башланган карлы-яңгырлы буран, аның артыннан килгән каты салкыннар өч айга кадәр хәрби хәрәкәтләрне туктатты. Бу вакытта каты салкыннардан ике як та зур югалтулар кичерде. Ырыс хан үзенең урынына Кара-Кисекне калдырып киткәнче, бәрелешләр вак-төяк кенә иде. Шуннан мин Кара-Кисекне чигенергә мәҗбүр иттем, ләкин минем дә инде хәлләр начарайган иде. 15 мең атымны һәм күпчелек гаскәремне югалтканнан соң мин Сәмәркандка кире кайттым. Ләкин моның белән берничек тә килешә алмадым һәм 16 көннән соң көч туплап, Җәйрәнкамыш җирендә Ырыс ханга көтелмәгән һөҗүм ясап тар-мар иттем. Минем кулыма бик зур табыш керде. Саураннан киткән чакта бу җирләрне мин сиңа, үземнең улыма, әлеге бөек Туктамышка бүләк иттем. Ничек инде син мин сиңа эшләгән шул кадәр изгелекләрне бик тиз оныттың?

Озакламый Ырыс хан да вафат булды. 779нчы елда (1378) ике ай хакимлек иткәннән соң аның улы Токтакия хан икенче улы Тимер-Мәлик ханга алышынды.

Тимер-Мәлик хан тәхеткә менгәч, иң беренче эш итеп Туктамыш хан­­нан ничек тә булса Сауран җирләрен кире кайтару мәсьәләсен хәл итә башлый. Һәм сиңа, Туктамыш ханга яу белән бара. Син, минем улым, Тимер-Мәлик хан тарафыннан тар-мар ителеп һәм могҗиза белән генә исән калып 780нче елда (1378-1379) өченче тапкыр миңа ярдәм сорап килдең. Мин тагын сине улым кебек кабул иттем, зур хөрмәт күрсәттем.

Тимер-Мәлик хан 780нче елда (1378-1379) сине җиңгәннән соң, безнең бәхеткә, дәүләт эшләренә кызыксынуын югалтты. Аның үрнәгенә яраннары да иярде. Тимер-Мәлик ханның яраннарының берсе миңа шуларны җиткерде: “Көне-төне ул шәраб эчү белән мәшгуль, кәеф-сафа корып, төшкә кадәр йоклый. Әллә нинди мөһим эшләр килеп чыкса да, беркем дә аны уятырга җөрьәт итми. Шунлыктан барлык халыкның аңардан күңеле кайтты. Аңа ышаныч югалды”.

1379нчы елның кышында мин әмирләр Өрек-Тимер, Шияс-әд-дин-тархан белән Тимер-Мәликкә каршы гаскәр җыйдым. Аны тар-мар итү зур кыенлык тудырмады. Әмирләрнең күпчелеге синең якка чыкты. Алар артыннан бер-бер артлы башка гаскәр башлары да иярде. Соңрак синең булачак баш әмирең Әлибәк тә кушылды. Тимер-Мәлик ханның якын туганнары гына икеләнеп калды. Ханның туганнан туганы, Мәхмүт углан Тимер-Мәликне сиңа каршы көрәшмәскә үгетләп карады, ләкин аны, синең белән элемтәдә тора, дип үтереп ташладылар. Мәлик: “Кем дә кем миңа киртә куя, шул җәзаланачак”, – дип белдерде. Ләкин аның бу фәрманы бернинди дә нәтиҗә бирмәде, чөнки күпчелек халык аны ташлап киткән иде. Шуннан син, улым, Карабака елгасы буенда Тимер-Мәликкә һөҗүм иттең һәм аны вәзире – Идегәй әмирнең атасы Балтычка белән әсирлеккә алдың. Тимер-Мәлик җәзаланды. Балтычкага син үзеңнең ягыңа чыгарга тәкъдим иттең, ләкин ул ханына тугры калды. Моның өчен син аны да җәзаладың. Әле миңа Идегәй әмир килгәч бу җәзаны искә төшерде. Баксаң, ул һаман да атасының үлеме өчен сине гафу итмәгән икән.

Соңрак, Мәликне җиңгән шатлыктан, мин барлык зинданнардан тоткыннарны чыгарырга әмер бирдем. 781нче елда (1379-1380) синең хакимлеккә Хәрәзем җирләрен тапшырдым. Бу елларда Күк Урдада кыш буена хәрби көчләр җыйдык. 1380нче елның язында гаскәр җыеп син, улым, Сарай Бату, Сарай Бәркә шәһәрләрен яулап Алтын Урданың тулы хокуклы хуҗасына әйләндең.

Аннан соң син минем ышанычымны аклап, Мамай әмир гаскәрләрен кыйратып, Ак һәм Күк Урданы берләштерүгә ирештең. Аннары урыс җирләрен үз кулыңа алдың.

Шундый зур кодрәткә ия булып, без ата белән ул кебек тыныч кына яши алмыйбызмыни?

Мин сине элеккечә улым кебек яратам.

Ырыс хан атаң Туи-хуҗа-ханны һәлак иткәч, аның урынына мин калдым. Кулымнан килгән кадәр мин сиңа изгелек эшләдем. Әгәр дә яхшылыкка яманлык белән җавап бирәсең икән, сине Аллаһы Тәгалә гафу итмәячәк”.

Туктамыш хан кат-кат хатны укып чыкты. Күңелен ике уй кимерде. Аның берсе Аксак Тимергә каршы баруны зур хата дип исәпләсә, икенчесе аны җиңәргә өндәде. Икенче уе көчлерәк иде. Аксак Тимерне җиңеп, дөньядагы иң бөек, бай һәм мәшһүр хаким булу теләге тынгылык бирмәде. Башкаларның аның турында ни уйлаячаклары да аны кызыксындырмады. Байлык һәм хакимлек итү теләге аның аңын томалаган иде. Ул хәтта Аллаһыдан да курыкмады. Бернигә карамый, Аксак Тимергә каршы көрәшкә күтәрелде. Бу аның иң зур хатасы иде.

КӨНДЕРЧЕ (1391нче ел) ҺӘМ ТЕРЕК

БУЕНДАГЫ (1395нче ел) СУГЫШ

Һиҗри буенча 786нчы, милади буенча 1384-1385нче елларда Тук­та­мышның Аксак Тимергә карата мөнәсәбәте катгый үзгәрә. Туктамыш Мисырга Аксак Тимергә каршы вәкилләрен җибәрә һәм ул хуҗа булырга теләгән Азәрбайҗан белән Иранга һөҗүм ясый. Зур сәүдә юл­ла­ры нәкъ шушы урыннарда кисеш­кәнлектән, бу җирләрне бик мөһим була.

1385нче елда Тимер гаскәрләре Исфахан һәм Азәрбайҗанга һөҗүм итә.

1387нче елда Туктамышның зур гаскәре Сауран шәһәрен яулый.

1388нче елда Тимер бер каршылыксыз Хәрәзем шәһәрен ала.

Җимерелгән шәһәр өчен үч алырга Алтын Урда ханы Урта Азиягә яңа яу оештыра.

1388нче елда ул урыс, чиркәс, болгар, кыпчак, башкорт, мукшылардан торган зур гаскәр җыя. Алар, Сырдәрьяны кичеп, Яссы шәһәренә һөҗүм итә, ләкин каршылыкка очрап, кире чигенергә мәҗбүр була.

Илнур бәк тә Туктамыш хан гас­кәрендә шушы сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана.

1390нче елда Аксак Тимер, Туктамышка каршы Алтын Урдага сугыш игълан итә.

1391нче елның 18нче июнендә Көн­дерче елгасы буенда ике гаскәр кара-каршы очраша. Тимер үзенең гаскәрен җиде корпуска бүлә. Алар белән әмир Сөләйман шах, Омар мирза, Бирдебәк-Исарбуга, Худодад-Хөсәен, мирза Миран шах, әмир Сәиф-әд-дин һәм төп көчләр белән Мөхәммәт солтан җитәкчелек итә.

Туктамыш хан көчен 22 төркемгә бүлә һәм як-ягын атлы гаскәр белән ныгыта.

Төмән башы Илнур бәк Кунгур би төркемендә уң яктагы төркемендә була.

18нче июнь иртәсендә алтын урдачылар һөҗүм башлый. Конгыр би гаскәрләре сул яклап Сәиф-әд-дин сугышчыларын кысрыклый башлый. Туктамыш хан уң яктан Аксак Тимер гаскәренә ныклы һөҗүм ясый. Аксак Тимергә камауда калу куркынычы яный.

Аксак Тимер гаскәре көчсезләнә барган бер вакытта, аның янына Сәид-Бәрк килә һәм аңа: “Курыкма!” – дип әмер бирә. Атыннан сикереп төшә дә, кулына бер уч туфрак алып: “Дошман, кач!” – дип, каршы як сугышчысының йөзенә сибә.

Аксак Тимер дә шулай дип кычкыра. Бу гамәлне сугышчылары да кабатлый башлый. Алар, канатланып китеп, алтын урдачыларны ныграк кысрыклый. Туктамыш гаскәрендә чуалыш башлана һәм алар төрле якка сибелеп качышырга тотына. Аксак Тимер сугышчылары аларны артларыннан куып рәхимсез рәвештә тураклый башлый.

Илнур бәк алыш башланганда каты яралана һәм аңын югалтып, сугыш яланында ятып кала.

Аксак Тимер Юртүбәдә туктап, егерме алты көн буена җиңүен бәйрәм итә.

Туктамыш хан Чулман ярлары буендагы урманнарда качып ятканнан соң, яңа көчләр туплап, Алтын Урда тәхетен барыбер яулап ала.

1394нче елның көзендә ул Аксак Тимергә каршы Азәрбайҗанга яңа яу оештыра. Тимер бу вакытта көньяк Азәрбайҗанда, Шекә шәһәрендә була.

Терек елгасы буендагы сугыш 14нче апрель төнендә башлана. Туктамыш хан гаскәре Аксак Тимер гаскәрләренә ике яклап һөҗүм итсә дә, алар каршылыкка очрый. Ике көн барган канкойгыч сугышта Туктамыш ханның сугышчылары бер-бер артлы бирелә һәм кача башлый. Ул җиңелә. Соңыннан Аксак Тимер Алтын Урданың күпчелек шәһәрләрен юкка чыгара.

Болардан соң Алтын Урда дәүләте инде тулы күләмдә мантый алмый.

* * *

Илнур бәк, сугыш яланында озак кына аңсыз ятканнан соң, күзләрен ачты.

Күктә авыр кургаш болытлар йөзә. Аның җаны да шул болытлар арасына ашкандай.

Ул әкрен генә күзләрен ачып күккә карады. Күк йөзендә авыр кургаш болытлар йөзә. Яңа гына яңгыр явып үткән. Һава шундый саф, тирә-як хуш исле чәчәкләр исенә чумган. Илнур күкрәгенә кадалган ук ярасыннан аккан кан эчендә, ялгыз каен төбендә ята. Шулвакыт аның күзләре Актүш исемле атына төште. Илнур, соңгы көчен җыеп, атына үрмәләде.

– Юк, мин беркайчан да әсирлеккә бирелмәячәкмен... Мин әле тагын да сугышачакмын, – дип, ул атын куалады.

Күпмедер вакыттан соң инде ул янә сафта иде.

БУРСЫКЛЫ ЕЛГАСЫНДАГЫ СУГЫШ (1397нче ел)

1397нче елда Тимерлән Алтын Урданың ханы итеп Тимер-Котлыкны куя, ә вәзир итеп Идегәйне билгели.

Бу чорда Туктамыш хан Литва кенәзе Витовтта качып ята һәм Алтын Урда тәхетен яулау өчен әзерлек алып бара. Витовт уйлавынча, Алтын Урда икътисади яктан көчсезләнә бара, шулай булгач, бер үк вакытта хәрби яктан да хәлсезләнә. Мамай морза Дмитрий Донской һәм Туктамыш хан тарафыннан тар-мар ителә. Урыс кенәзләре һәрдаим болгар җирләрен талый. 1362нче елда Литва кенәзе Ольгерт алтынурдачыларга һөҗүм итә. Бу вакытта әле Урда әлегегә караганда бар яклап та көчлерәк була.

1399нчы елда Витовт һәм Тимер-Котлык гаскәрләре Бурсыклы елгасы буенда очраша. Тимер-Котлык сөйләшүләр вакытында:

– Нигә безгә яу белән киләсең? Мин бит беркайчан да сиңа каршы бармадым, – дип, Витовтка мөрәҗәгать итә.

– Миңа Аллаһы Тәгалә дөнья белән идарә итәргә кушты. Минем улым бул, ясак түлә, әгәр тыңламасаң, минем колыма әйләнәчәксең, – ди вәкарь белән Витовт.

Тимер-Котлык ясакны көмеш белән түләргә риза була. Витовт, яшь ханның йомшаклыгын тоеп алып, яңа шартлар куя – Алтын Урда тәңкәләрендә үзенең сурәтен төшерүне таләп итә.

Сөйләшүгә яңа гына килеп җиткән Идегәй дә кушыла.

– Мондый шартларга риза булганчы, үлгәнең артык, – ди ул. Бу сүзләрдән соң үзара килешү берничек тә мөмкин булмый. 12нче августта сугыш башлана. Иң башта атлы гаскәрләр бәрелешә. Авыр коралланган атлы гаскәр белән Идегәй җитәкчелек итә. Сугыш башланганчы ул үзенең гаскәрен җиде төркемгә, һәр төркемне исә тагын да өч өлешкә бүлә. Идегәй шулай ук артында өстәмә көчләр дә туплый. Һәр якның да җиңел туплары һәм арбалетлары да була.

Витовт Туктамыш белән бергә алтынурдачыларны төрле яклап кыса башлый. Рыцарьларын да сугышка кертә, җиңү менә-менә аңа насыйп булыр, дип уйлый.

Сугышның иң кызу мәлендә Идегәй Илнур бәк җитәкчелек иткән арттагы өстәмә көчләрне дә алышка кертә. Бу көчләр Витовтның хәлсезләнә башлаган гаскәрләрен камап ала. Илнур бәк алышта немец рыцаре белән бәрелешә. Берничә тапкыр чәкәшкәннән соң икесе дә авыр яраланып сугыш яланына ава.

Алтынурдачылар җиңү яулый.

ХӘЛӘЛ ҖЕФЕТ

Илүсә бикә инде җиденче ел үзенең сөйгән ярын көтә. Ә Илнур бәк һаман да Алтын Урда дошманнары белән алыша. Ара-тирә килгән хатлары гына аның исән икәнлеген хәбәр итә. Аларда ул үзенең бик сагынганлыгын, мәхәббәтен белдерә. Илүсә үзенең сабырлыгы һәм тугрылыгы белән өзелеп Илнурын көтә, аның исән-имин кайтуына өметен өзми. Ул аны имгәнеп-гарипләнеп кайтса да гомере буе саклап-тәрбияләп яшәргә әзер. Тик кайтсын гына.

Ул аны беренче күрүдән үк яратты. Ул вакытта Илнур хан гаскәрендә гади нөкәр булып хезмәт итә иде. Ачык йөзле яшь егетнең сыны әле дә күз алдында. Алар бергә күпне кичерде, кайгысын да, шатлыгын да бүлеште.

Ялгыз үткәргән төннәрендә Илүсә һәрвакыт аның турында уйлый. Менә ул Алтын Урда дәүләтенең башкаласының урамыннан матур гөлләр тотып китеп бара. Илнур бәк белән беренче тапкыр шунда очрашты алар. Матур гөлләр тоткан кызның күзләренә гашыйк булды егет.

Илнур көн-төн бу чибәр кыз турында уйлап аның белән очрашу эзләде. Иң куркытканы – кызның әтисе, чөнки “Үгез” кушаматлы Муллаәхмәтнең бик усал һәм кырыс кеше буларак даны таралган. Шулай да әтисенә караганда кыздан ул ныграк шикләнде. Чөнки ул кызның аны ошатмавыннан курка иде.

Ярты ел узгач Илнур бәк шәһәр бәйрәмнәренең берсендә көрәшеп тәкә алган иде. Ул Муллаәхмәт гаиләсе янына килеп, кызның аяк астына тәкәне ташлады.

– Бу җиңүемне мин дөньяның иң матур кызына багышладым.

– Алай булгач бүген безгә ит белән сыйланырга мәҗлескә чакырабыз, – диде “Үгез”. Егетнең оялуын күреп:

– Әгәр дә килмәсәң, үпкәләячәкбез, – дип тә өстәде.

Шул вакыйгадан соң алар нык­лап аралаша башлады. Озакламый гөрләтеп туй да ясадылар. Илүсә, тормышыннан канәгать булып, үз язмышына буйсынып яшәде.

Инде менә Илнурының вафатына да егерме ел үтеп китте. Олыгаеп барган Илүсә сарайда урын-җирдә үлем түшәгендә ята. Күрше бүлмәдә оныкларының сөйләшкәне ишетелә. Уяулы-саташулы яткан бер мизгелдә ул Газраилне күргәндәй булды.

– Иртәгә көндезге өчтә мин синең җаныңны алырга киләм, – диде ул. – Эшләрең калган булса, тәмамларга өлгер.

– Ярый, – диде Илүсә бикә. – Мин инде күптән әзер. Балаларым һәм якты дөнья белән генә хушлашасым калды.

Кич белән ул балаларын җыеп васыятьләрен тапшырды. Соңгы амәнәте итеп мәхәббәте Илнуры янына җирләүләрен үтенде.

Икенче көнне нәкъ көндезге сәгать өчтә ул мәңгелеккә күзләрен йомды.

ҮЧ АЛУ

Илнур бәккә кан дошманы Толмач бәк төрмәдән качып, Туктамыш хан янында ята дигән хәбәр китереп җиткерделәр.

Ханның чыгымнарына акча һәм барысы белән дә уртак тел таба алганы өчен тора-бара Толмач бәк Туктамышның уң кулы булып китте.

Илнур бәккә яшәргә Сарай Бәркәдәге бик матур зур сарайны бирделәр. Ул колонналы, бакчасы булган, идәннәре мозаика белән бизәлгән бик зиннәтле бина иде. Төн уртасында барлык шәһәр тирән йокыга талган бервакытта кемдер ишек шакыгандай булды. Илнур сак кына барып ишекне ачты, анда мәрхүм булган өлкән улы Зарифның сыны шәйләнде. Әрвахның һавада беленер-беленмәс шәйләнгән сыны үзе өчен үч алырга үтенеп, юкка чыкты.

Илнур бәк уйга чумды. Үзенең тормышы, халкы, иле, хакимнәр турында уйланды. Хакимнәрнең халкы турында һич тә борчылмый, үз мәнфәгатьләре өчен генә җан атуларын ул күптән белә. Сугышларда да күп булганы бар, алар да гади халык файдасына түгел. Илнур, улының үтенечен тотып, Толмач бәкне җәзага тарттырырга булды. Ул бу ниятен ашыруда ялгыз түгел, шундый ук уй белән янган Идегәй морза да бар.

1407нче елда Төмән янында узган сугышка кадәр ун тапкыр бәрелешкәннәр иде. Монысы хәлиткеч булды, Идегәй тулысынча җиңү яулады. Туктамыш хан Толмач бәк белән Себер урманнарына качып котылмакчы булды. Ләкин аларны Идегәй һәм Илнурның сугышчылары куып тотты.

Туктамыш, башын иеп:

– Аллаһы Тәгалә! Гафу ит, мин бары тик Чыңгыз кебек хан буласым гына килгән иде, – диде.

Идегәй ханның йөрәгенә кылычын батырды.

Моны күргән Толмач бәк:

– Күпме кирәк, шулкадәр түләр идем, гомер буе хезмәт итәргә әзермен, – дип ялварды.

Илнур бәк атында килеш кылыч белән Толмачның башын урталай ярды.

ЙОМГАКЛАУ

1405нче елда Үрүмчи шәһәре

янында баш күтәргән кытайларга каршы сугышта Аксак Тимер мәрхүм булды.

Үлеменнән соң Алтын Урда һәм аның әмирлегендәге дәүләт үзара сугышып яткан вак төбәкләр булып таркалды.

Шулай итеп, үзара ач этләр кебек талашкан төрки-татарлар Чың­гызханның бөек империясен юкка чыгарды.

Идегәйнең тормышы да үкенечле тәмамланды. 1420нче елда Литва

кенәзе Витовт ярдәмендә Тук­тамыш­ның улы Кайдыбирде Кырымга хан итеп билгеләнә. Ул зур һәм көчле гаскәре белән Иделне кичеп Сарайчык шәһәренә таба юл ала. Анда бик көчле алыш була. Кайдыбирде ул сугышта һаләк була, Идегәй каты яралана. Тыныч кына бер урында яшеренгәннән соң ул гаскәрен эзләү өчен бер хәрбине җибәрә. Анысы Идегәй яклы дип уйлап, бер татар әмиренә хәлне сөйли. Әлеге әмир сугышчылар җыеп, морзаны эзләп таба һәм Идегәйне пычак белән кадап үтерә.

Илнур бәк ватанына – Илүсә бикә янына кайта. Ләкин көрәшләргә, суг

ышларга өйрәнгән батыр тыныч тормыштан ямь тапмый, бер ел дигәндә якты дөньядан китә.

Гади сугышчы Илһам исә, туган авылына кайтып, картайганчы бәхетле тормыш кичерә.