Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *. Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергэ кирәкми. Әлеге узгәрешләр кооператив әгъзасының взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан Республикасында бу гарант - Дәүләт торак фонды (ДТФ). Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану катлаулы иде, чөнки төбәк программалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез файдалануга