Чирмешән районындагы Туймәт авылында төрле милләт кешеләре яши. Дөрес, ул үзе – саф татар авылы. Мәктәптә дә татарча укыйлар. Әмма кирәк икән, русча да шәп сөйләшәләр. Шушы авылга килен булып төшкән чуаш кызы Иринага, шуңа күрәдер инде, бер дә кыен булмаган. «Ирем дә, күршеләр дә минем белән рус телендә сөйләшергә тырыша. Балалар мәктәптә татарча укыйлар. Өйгә кайткач, рус теленә күчәләр», – ди ул. Әмма сүзебез ул хакта гына түгел әле. Ирина Мортазина гаиләсе белән инде күп еллар нәсел-нәсәбен барлый, быел «Без тарихта эзлебез» фестиваленең зона ярышларында җиңү дә яулаганнар. Бәйрәмдә жюри әгъзалары игътибарын бу гаиләнең, нәкъ менә төрле милләт вәкилләре булып, барысын да тигез күреп, дус, тату яшәүләре җәлеп иткән. – Бер карасаң, тормыш нәкъ кинодагы кадрлар кебек бит ул, – ди Ирина. – Безнең гаиләдә дә барысы гади генә кебек. Ачыкланган кадәренчә, бишенче буын нәсел җебе Сембер губернасындагы чуаш авылында туып үскән әбиемнән башлана. Башка милләтләр белән катнашу әниемнең әбис
«Мәхәббәт, татулык булган җирдә бернинди киртәләр дә булмый»
22 июня 202222 июн 2022
151
3 мин