Балачак хәтирәләрен онытмаган кеше, беркайчан да картаймый, аның йөрәге яшь кала.
Мин балачагымнан җыр-музыка яраттым. Элеккеге тәрелкә радиосыннан Гали Җәмлиханов, Фәйзулла Туишевларның тальянда уйнауларын йотлыгып тыңлый идем. Ничек булса да, тальянда уйнарга өйрәнергә дигән уй туды миндә. Әтәйнең бертуган энесе Әюп абый оста гармунчы иде. Аның Гали абый Гарәев ясаган тальян гармуны бар иде. “Абый, мине гармун уйнарга өйрәтсәң, мин сиңа гомерлек рәхмәтле булыр идем”, дидем. Ул каршы килмәде, миңа “Су да, су да” көен кат-кат уйнап күрсәтте. “Шушы көйне уйнарга өйрәнсәң, калганнарын үзең дә өйрәнәсең”, диде. Шушы көйне уйный-уйный шомардым, калган көйләр миңа ничектер җиңел бирелде. Җиде яшемдә мин тальянда оста гына уйный идем инде. Миңа ничек кенә булса да, үземә Гали абзыйдан гармун ясатырга дигән уй белән яши башлдадым. Уй бар, гармунны ясатып, түләп алырга акчасы кирәк бит әле. Минем бәхеттән Камышлы учхозыннан Куйбышев ит комбинатына маллар куарга яшь егетләр-кызлар кирәк, дигән хәбәр килеп иреште. Без, бер төркем яшьләр, киңәштек тә, учхоз җитәкчесе Мөдәрис абый Әхмәтҗанов янына төшеп, язылдык. Бер атна да үтмәде, июльнең 2 сендәкузгалабыз дигән хәбәр килде. Без,
Низам Галәлиев, Раиль Вахитов, Ләбибә Абсаттарова, Мәдинә Хәлимова, Галимә Галимова һәм мин, иртүк учхозга төшеп тә җиттек. Безнең командага Бозбаштан Җават Харразов, Дамир Әхмәтсафин да кушылдылар. Александр Акшин әйдаманыбыз булса, аш пешерүче итеп Бозбашныкы Хәят апаны билгеләделәр. Алар җигүле ат белән безне озата бардылар. Анда күргән кыенлыклар күп булды инде. Төнлә туктап малларны ял иттерәбез. Елга буена туры килсәк, җиңелрәк, бер яклап кына саклыйсың. Кыр уртасында табырларга туры килсә, анда яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр да яуса, маллар торып китәбашлыйлар, аларны тынычландыру бик кыен була. Шул вакытларда үксеп-үксеп елаган чаклар да була иде. “Мал үлсә, яисәюгалса, үзегез түлисез”, диделәр. Бер айда биш көн дигәндә, без малларны илтеп тапшырдык. Кем попуткада, кем электричка белән Похвистневога кадәр кайтып, өйләргә кайтып җиттек. Безгә, һәрберебезгә 400 әр сум акча түләделәр. Ул арада Әюп абый Гали абзыйга заказ биреп кайткан. Гали абзый тизарада өлгертермен, хакы 900 сум, дигән. Минем бит гармунны алырга акчам җитми. Янә Мөдәрис абый белән хәбәрләштек, тагын маллар куарга барабыз, дидек. Августның уннарында, 210 баш мал белән тагын юлга чыктык. Бу 1960 ел иде. Малларны исән-сау илтеп тапшырдык та, юлга чыктык. Әхмәтҗанов абый безне алып кайтырга өр- яңа машина җибәргән. Ул ГАЗ-51 машинасыннан заводның буяу исе аңкып тора, двигателе тавышсыз эшли иде. Рульдә әллә Әгътәс абый Вәлиев, әллә Әбүзәр абый Шәйхетдинов иде инде, анысын хәтерләмим. Без Красная Глинка бистәсеннән машинага төялештек, күңелләр күтәренке. Безнең запевалабыз, Галимәбез, җырлап җибәрде, без кушымтасын дәррәү күтәреп алдык.
Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул,
Тоткалары җиз генә.
Йөгереп китәрдәй булам да,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә лә,
Туган үскән илләргә.
Шоферыбыз безне авылга ук кайтарып куйды. Бу юлы да безгә шул ук бәяне түләделәр. Гали абыйдан, ноябрь башларында гармуныгыз өлгерер, дигән хәбәр килде. Мин тәки тынычлана алмыйм, чөнки ул елларда гармунга заказ бирүчеләр күп иде. Мин Седяково, Чекмаловка, Чулпан аша җәяү генә Ярмәккә киттем. Гали абзый да, аның тормыш иптәше дә гаҗәеп кунакчыл кешеләр иде. Ходаем, аларныңурыннары оҗмахта булсын иде. Барсам, әйдә улым, син юлдан килгән кеше, чәй эчеп алыйк әле, дия иде. Миңа 3-4 мәртәбә Ярмәккә барырга туры килде. Кайчан барсаң да табында йәкыстыбый, йә коймак була иде. Чәй эчкәч ул миңа гармун тоттыра, үзе эшен дәвам итә иде. Мин рәхәтләнеп уйныйм. Ноябрь башларында гармуным ясалып бетте. Гармунымны кулыма алып уйнап җибәргәч кичергән хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел иде. Ул гармунымда уйнап мин күпме солдат озаттым да, туйлар, мәҗлесләр уздырдым. Санап бетергесез.
1990 елларда районыбызда “Уйнагыз гармуннар” бәйгесе уздырыла башлады. Анда 40-50 ләп гармунчы катнаша иде. Әмма бик тә осталары бар иде арабызда. Камышлы авылыннан: Наил Сафин, Мөхәммәт Шакуров, Хәйдәр Хәйретдинов, Миннулла Курамшин, Мәсхүт Жуматдилов (җырлый да, мәзәкләр дә сөйли иде), Сөләйман Инсафов һәм Эдуард Галимов; Иске Ярмәк авылыннан: Мөхтәр Сәмигуллин, Әсхәт Сәгыйров һәм Мәдехәт Рәхимов, Чулпаннан Сәгыйть Шәрәфиев, Яңа Балыклы авылыннан Гамил Фәттахов, Балыклы авылыннан: Фәһим Насыров, Фаил Әхмәтвәлиев; Яңа Усманнан: Камил Хәлимов, Мидехәт Фәхретдинов. Барсын да хәтерләп бетереп тә булмый инде. Бәйге кичке җиделәрдә башланып, төнге икеләргә, өчләргә кадәр бара иде. Авыл советы рәисе Фәрит Зәйнуллин да безнең белән бергә утыра иде. Төп бүләк - “Гран При”ны Фәрит Әхмәдуллович үзе тапшыра иде. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмый иде. Бүләкләрне Зөлфия Галиханова өләшә иде.
Әле хәзер дә, яз җитү белән, капка төбенә чыгып утырам да, гармунымда уйныйм, авылыма ямь кертәм. Авылдашларым шалтыраталар да, бөтен эшләребезне ташлап, гармун тавышы тыңлыйбыз, рәхмәт абый, диләр. Мәчетебездән азан әйткәндә белгән догаларымны укып, авылдашларыма, милләттәшләремә исәнлек, җан тынычлыгы телим, шушы яман чирләрне, яман сугышларны туктат инде дип, Бер Ходаемнан сорыйм. Амин.
Сәгыйть Абсаттаров, Балыклы авылы.