Бишенче булек. Хыянэт иткэн ире белэн дустына курше булып яшисе килмэу сэбэпле, Ильсияр йортны сатып,балаларын алып шэhэргэ кучеп китте. Жэйге матур кон. Исмэгыйл бала табу йорты янында табиблардан хэбэр котеп тора. Ул бик куптэн ир бала турында хыяллана, Ильсияр бала тапкан коннэрдэ дэ ул табиблардан "Сезнен улыгыз туды! " дигэн сузлэрне котэ иде. Хыялланып басып торганда, узенэ якынлашып килуче ак халатлы табибне куреп алды. Анын йозе бик житди иде. Исмэгыйл эллэ Мэдинэгэ бер-бер хэл булдымы икэн дип уйлап,зур адымнар белэн табибнен каршысына барды. Табиб Исмэгыйлнен кулыннан кысып: - Котлыйм, сезнен улыгыз туды! Исмэгыйл табибны кочып алды. Анын кузлэре яшьлэнде. Нихаят анын хыялы тормышка ашты. -Яналыклар монын белэн генэ бетми, -дип табиб Исмэгыйлнен кулларын алды. Исмэгыйл кузлэрен тутырып табибка карады: -Эллэ берэу генэ тугел, икэу? -Юк, берэу. Лэкин бала сэламэт тугел. Ул ярдэмсез яши алмаячак. Исмэгыйл сораулы карашын табибка тобэп: -Ничек инде яши алмый?! Ни булды?! -