Найти тему

Ак халатлы шәфкать иясе

19 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Кеше гомере... Таш пулатларга, энҗе-мәрҗәннәргә, алтын-көмешләргә алыштыргысыз байлык ул. Гомернең чикләнгәнлеген, бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнне белсәк тә, авырган чакларда дәвасын эзлибез, табибларга мөрәҗәгать итәбез. Берәүләребез үз аякларыбыз белән киләбез, икенчеләребезне култыклап алып киләләр, кайберләребезне ашыгыч ярдәм машинасы белән китерәләр. Хикмәт сырхау кешенең ни рәвешле килгәнендә түгел, ә аның күзләрендә: һәрберебез ялварып, өметләнеп карыйбыз. Бу вакытта табибларга, шәфкать туташларына тиң кеше юктыр кебек. Алар гына ярдәм кулы сузалар, алар гына коткара алалар, алар гына дөньяда иң мәрхәмәтле җан ияләре дип ышанып, гомеребезне кулларына тапшырырга риза булабыз.

Бүгенге язмам шундый шәфкать ияләренең берсе, район үзәге хастаханәсе табибы - отоларинголог, эндоскопист Лилия Фаиковна Сәлахетдинова турында булыр.

Камышлы авылында, 1965 елның февраль башында, Фаик ага һәм Фәһимә апа Сагдеевлар гаиләсендә дөньяга аваз сала кыз бала. Бала чактан курчаклары белән табибә булып уйный, химия, биология дәресләрен үз итә. Мәктәптә укыганда яхшы укый, тәртипле кыз була. Урта мәктәпне тәмамлаганда укырга кая барырга дигән сорау борчымый инде аны. “Бала чактан табиб булырга хыялландым. Өлкән сыйныфларда укыганда табиблар турында китаплар укыйм, кинолар карыйм. Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын ничә кат укыганмындыр, белмим. Андагы табибларның фидакарьлеге, батырлыгы искиткеч. Ничек инде профессор Әбүзәр Гәрәевичка сокланмыйсың да, Гөлшәһидә кебек табиб булырга хыялланмыйсың ди!?”, диеп искә ала язмам герое. Соңгы имтиханнар, соңгы кыңгырау чыңлавы, чыгарылыш кичәләре артта кала. Лилия апасы яшәгән Яр Чаллы шәһәренә барып, медицина училищесына укырга керә. Уңышлы гына укып, дипломлы белгеч була һәм шәһәрнең бәбиләр табу йортына эшкә урнаша. Коллектив та тыйнак, сабыр кызны үз итә. Эшләргә дә, эшләргә генә. Ләкин Лилиянең күңелен, югары белем алырга иде, дигән сорау борчый. Өч ел эшләгәннән соң, ул Ижевск шәһәренә барып, медицина институтына укырга керә.

Студент еллары артта кала. Күңеленә үз булып беткән, бердәнбер апасы яшәгән, үзе дә бераз эшләп алган шәһәрдә калырга уйласа да, язмышлар аны туган авылына кайтара.

Җәйге ялга кайткан Лилияне Камышлы егете Рөстәм Сәлахетдинов күреп ала да, гашыйк була. Озак очрашып йөрми алар, бер-берсе өчен туганнарын тиз аңлый һәм сентябрь аенда гөрләтеп туй уйный. Бу 1996 ел була. Менә шул еллардан аларның тормышлары безнең күз алдында дисәм инде, мин бит аларның икесен дә гомер буе беләм. Рөстәм белән безне сәхнә таныштырса, Лилия сыйныфташым Рафаэльнең сеңелесе. Шушы урында Рафаэль турында да искә алып китим әле. Озак укымады ул безнең белән, ә гомергә истә калды. Беренче сыйныфка укырга килгәч, укытучы Рәхимә апа (ул минем өченче тармак апам иде) безне бергә утыртты. “Икегез дә туганнарым, менә алдымда гына утырыгыз әле”, диде. Аннан белдем инде, Рафаэль Хәйри абый (ул да укытучы, Рәхимә апаның тормыш иптәше) ягыннан туган икән. Икенче сыйныфта укыганда Рафаэль чирләп китте һәм башка укырга килмәде. Ә бер елдан ул мәңгелеккә күзен йомды. Без класс белән аны соңгы юлга озатырга бардык. Әгәр дә Рафаэль исән- сау үсеп, яшәгән булса, кем булган булыр иде икән? Мөгаен табиб булган булыр иде. Аның җылы күз карашлары, йомшак тавышы, тәртиплелеге, инсафлылыгы! Укытучыларымны, сыйныфташымны искә алу, аларга дога булып барып ирешсен иде. Хәер мин аларны болай да догамнан калдырмыйм. Якын кешеләр гел күңелдә булырга, онытылмаска тиештер.

Лилия Фаиковна үзәк хастаханәгә дә шушы елны эшкә урнашты Һәм бүгенгесе көнне дә ул халыкка хезмәт итә, сәламәтлек сагында тора.

Яшь гаилә матур гына яшәп китә. Гаиләнең бәхетен тулыландырып 1998 елда уллары Ришат, 2001 дә Ильшат дөньяга киләләр. Әти-әни үрнәгендә яхшы укып, мәктәпне тәмамлый егетләр. Ришат Казан федераль университетында белем алып, эшкә урнаша, Казанда яши. Ә Ильшат Самара шәһәрендә университетта укый. Ул быел 3 курсны тәмамлаган.

Эштә хөрмәт яулаган табиб булса, үз өендә кадерле, сөекле тормыш иптәше, әни, бердәнбер апасының яраткан сеңелесе ул, Лилия. Без, дусларының да хөрмәте зур аңа. Тормышлары мул, үз тырышлыклары белән барын да булдырды Сәлахетдиновлар.

Эшмәкәр иренең эше дә гөрләп бара. Шулай булмыйни, бер-берсенә олы терәк тә, кирәк тә булып яши алар. Кече уллары да уң куллары аларның, ярдәмчеләре. Менә шушы урында бик тә туры килгән шигырь юлларым бар минем.

Зыялы танышларым бар

Бик тә күркәм гаилә,

Чын пар булып көн күрәсез

Шатлык һәм бәхет белән.

Матур яшәү рәвешегез

Туганнарга горурлык,

Йорт-җирегез оҗмах кебек

Гел сокланып торырлык.

Сезнең куйган тырышлыкны

Балалар да акласын,

Гаиләгез тынычлыгын

Хак Тәгалә сакласын.

Лилия Фаиковна! Сезне олы хөрмәт белән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә кирәкле хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлекнең ныгын телибез.

Җыйнап әйтик: бездән изге теләк,

Үтсен гомерегез хөрмәттә.

Табиб эше җиңелләрдән түгел,

Түземлекләр бирсен хезмәттә.

Рәйсә Төхбәтшина.

Рөстәм Бәдретдинов фоторәсеме.

Баш табиб урынбасары Мәсхүт Әсхатович Хәкимов:

Лилия Фаиковна коллективта үз урынын тапкан, тырыш, күпкырлы белемле табиб. Бигрәк тә пандемия вакытында үзенең фидакарь хезмәте белән коллективка да, пациентларыбызга да зур ярдәм күрсәтте ул.

Илсөяр Габделхак кызы Шәйхетдинова:

Лилия Фаиковнага зур рәхмәтемне әйтеп, бәйрәме белән котлыйм. Зур хәреф белән атарлык табиб ул. Үзенә дә сәламәтлек, уңышлар телим.