О моем бывшем Великом Соседе и верном друге, человеке слова, поэте, писателе, юмористе, Марате Кабирове👍❤⭐🌹 Изге җаннар Эльверт Гарәфетдинов көе Дустым, Марат Кəбировка багышлана Алтын кояш нуры белəн җиргə Фəрештəлəр төшмəс инде бүтəн. Җилгə каршы барып җан өшеде, Өметлəнеп язларымны көтəм. Безнең язлар кайда йөри икəн?!. Горурлык һəм гыйззəт кенə түгел, Авыр йөк тə татар булулары. Фикер – туры, əйткəн сүзе – туры, Тик юллары гына борылмалы, Йөрəклəрең ярылып егылмалы. «Мин – татар!» – дип тузынмыйча гына Татар өчен җанын атканнар бар. Халкы өчен җанын атканнарны Базарларсыз гына сатканнар бар. Бу дөньяда төрле татарлар бар... Кемнең кемлеклəрен үлчи торган берəр бизмəн, берəр калып бармы? Тик шунсы бар: төрлелəре түгел, Изгелəре саклый халыкларны. Җаныбызны меңгə кисə-кисə Ачы җиллəр əле көн дə исə. Тик без – исəн. Ышанмагыз, əгəр, Берəр адəм безне «үлгəн» дисə, Кабат кабынмаска сүнгəн, дисə... Рабит Фəтхи Марат Кабиров (род. 23 августа 1970, Чуракаево, Татарская АССР) — тат