Бу юлы дәшми калмыйм🤔 Кичә 1 июнь, балалар яклау көнендә, балаларны түгел, үзебезне якларга туры килде. Бер гәзит минем исемне кулланып үзенә пиар ясау теләге беләнме, мине пычратырга теләп статья бастырган. Имеш татар эстрадасы сплошной чүп. Ә иң беренче чиратта Гүзәл Уразова оятсыз! Ике ноталы "Бәлеш" җырын оялмыйча җырлап йөри. Имеш без аны банан җырыннан алган😏🙄. Гүзәл Уразова тутый кош траляля... Минем кебек җырчы аркасында башка яхшы җырчылар яхшы җырларын җырлый алмыйлар икән. Тагын нидә гаепләргә нәфесегез җитәр икән мине? Астан язып утыручы кеше, гафу итегез, исемегезне белмим. Изгелек, яхшылык сезгә кирәк түгел шулаймы? Ничә мәчет төзелешенә ярдам итүемне, сүз уңаеннан 16 июнь Уникс концертлар залында мәчет төзелүгә өлеш кертә торган концерт була. Падемия башлангач үзебез дә эшсез калган көенә, авырлы идем, мохтаҗ гаиләләргә пакет пакет ашамлык, кирәк яраклар ташыдык, нигә язмадыгыз? Мин күптән түгел балалар йортында ике сабыйга Әти Әни эзләп йөрдем, нигә язмыйсыз? Әйт