Найти тему

Сәйф Сараи - безнең шагыйрь

17 май көнне Камышлы җирлегендә шагыйрь Сәйф Сарайның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. “Сәйф Сараи укулары-2022” дип аталган төбәкара конференцияне Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды. Бу конференциядә катнашу өчен Камышлыга Казаннан, Самарадан, Гали авылыннан мәртәбәле кунаклар килде.

Конференция яңа мәктәпнең конференц-залында үтте һәм аны модератор Зөлфия Яруллина алып барды.

Кунакларны һәм бу чарага җыелган катнашучыларны район башлыгы Рафаэль Камиль улы Баһаутдинов сәламләде, Татарстан кунакларына кирәкле дә, файдалы да булган күчтәнәчләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.

Шамиль Галимов.
Шамиль Галимов.

Сәйф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, галимнәр шагыйрьнең безнең Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый.

- Сәйф Сараиның туган урынын төгәл әйтүе кыен. 700 еллык тарих турында сүз бара. Алтын Урда дәүләте инде юк. Ул чорның архив документлары сакланмаган. Сәйф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе, Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен раслый алабыз. Беренчеләрдән булып бу фаразны мәрхүм археолог Равил Фәхретдинов әйткән иде, - диде үз чыгышында Казаннан килгән делегация җитәкчесе, Мәрҗәни исемендәге Тарих институның Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Мидехәт улы Миргалиев.

Зөлфия Яруллина һәм Хатыйп Миңнегулов.
Зөлфия Яруллина һәм Хатыйп Миңнегулов.

- Сәйф Сараи Алтын Урда шагыйре буларак мәгълүм, ә хәзерге Самара өлкәсе, Идел буе төбәкләре территориясе Алтын Урда дәүләтенең төп җирләре булган, - диде тарихчы.

Казан (Идел буе) федераль университетының профессоры, фәннәр докторы Хатыйп Миңнегулов Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнеп, “Гөлестан бит-төрки” һәм “Ядкәр-намә” әсәрләрен 1999 елда татар телендә җыентык итеп дөньяга чыгарган.

- Элеккеге әдипләрнеке кебек үк, Сәйф Сараиның да төгәл туган көне һәм урыны билгеле түгел. Үзенең бер шигырендә ул Камышлы йорт илендә туып, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә белем алганын, Сарайда шагыйрь булып танылганын, соңрак Мисырда яшәгәнен яза. Безнең илдә камыш сүзе булган урыннар берничә, ләкин галимнәр аны Идел буендагы, ягъни Самара өлкәсендәге Камышлы белән бәйли, -диде Хатыйп Йосыф улы.

Равиль Тахаутдинов.
Равиль Тахаутдинов.

Бу конференциядә шулай ук үз докладлары белән тарих фәннәре докторы, Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Лерун улы Измайлов, тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗәни исемендәге Тарих институның Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Гаделҗан кызы Сәйфетдинова, язучы, Татарстан Республикасы журналистлар союзы әгъзасы Ольга Ефимовна Иванова, Камышлы җирлеидарә советы әгъзасы Равиль Гариф улы Тахаутдинов, 5 А сыйныфы укучысы Ильяс Ильвир улы Шәйдуллин, Самара өлкәсе татарлар тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Шамиль Хәйдәр улы Галимов, Гали авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы Шәйхетдинова, “Әлифба” музее методисты Нурания Минсәхи кызы Абзалова, Яңа Усман авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мәрдгали кызы Таҗетдинова һәм Иске Ярмәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Геннадий кызы Гатиналар чыгыш ясады.

Конференция азагында сүз җирлеидарә башлыгы Фәһим Миргабидҗан улы Миневалиевка бирелде.

-5

- Хөрмәтле кунаклар, конференциядә катнашучы Камышлы авылы халкы! Бүген бездә бик кирәкле дә, файдалы да, эчтәлекле дә конференция үтте. Барыгызга да рәхмәт. Үзебезнең җирлегебездә тагын бер танылган шәхес, шагыйрь Сәйф Сараиның безнеке булуы бездә горурлык хисләре тудыра. Мондый файдалы, кызыклы очрашулар алдагы көннәрдә дә булып торсын. Без кунаклар кабул итәргә һәрвакыт әзер,-диде, җирлеидарә башлыгы.

Үзенең йомгаклау сүзендә Илнур Мидехәт улы Сәйф Сараины күтәрергә кирәклеген әйтте. Тарихчы киләчәктә Камышлының археологиясен өйрәнергә кирәк дигән фикер җиткерде.

Конференция үз эшен Үзәк китапханәдә дәвам итте. Анда Сәйф Сараига багышланган стенд ачылды.

Рәйсә Төхбәтшина.

Рөстәм Бәдретдинов фоторәсемнәре.

-6