Бүген район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды. Бүген район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре катнашты. Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗат юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. “Ни өчен язучы булып киттем? Агроном да түгел, хәрби офицер да түгел. Бу турыда үземә үзем сорау куйганым һәм җавап та биргәнем бар. Беренчедән, бабай авыл мулласы иде. Мулла кеше, беләсез, укымышлы зат. Ул мине гарәпчә язарга өйрәтте
Саба китапханәсендә шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
20 мая 202220 мая 2022
9
1 мин