Найти в Дзене
Саба таңнары

Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды

14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.

Безнең районны Шәмәрдән "Үсеш"лицее коллективы  тәкъдим итте. Команда җитәкчесе республиканың иң яхшы җитәкчеләре өчлегенә керде, ә коллектив призер булып,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Тату сыйныф серләре" профильле сменасына 20 юлламага сертификат белән бүләкләнде.