Җәяүлеләр өчен Байлар Сабасы бистәсендә барлык уңайлыклар тудырылган. Һәрдаим тротуарлар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Бу көннәрдә исә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары тәртипкә китерелә.
Әлеге эш “Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе” хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.