Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә иң матур, кызыклы чараларның берсе – язгы ярминкә булып узды. Ярминкәдә кул эшләре, гөлләр, камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре, төрле татлы ризыкларны кулай гына бәядән сатып алу мөмкинлеге тудырылды. 1-11нче сыйныф укучылары үзләрен сатучы ролендә сынап карадылар. Ярминкәдән кергән акча мәктәп территориясен төрле декоратив үсентеләр, чәчәкләр утыртып, матурлап бизәүгә тотылачак.
Кул эшләре, гөлләр, камыр ризыклары: Сатыш мәктәбендә язгы ярминкә узды
17 мая 202217 мая 2022
2
~1 мин