Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Йолдызлар-иртәгә» республика иҗади конкурсынын сигезенче сезоны гала-концерты уз
Программа финалистлары La Primavera Казан камера оркестры белән берлектә чыгыш ясады.
Гала-концертта Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар – пианистлар, скрипкачылар, вокалистлар, халык уен коралларында уйнаучылар катнашты. Алар арасында безнең горурлыгыбыз - Саба балалар сәнгать мәктәбенең скрипка һәм фортепиано сыйныфы укучысы Мөхетдинова Элина да бар иде. Ул коллективның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә искиткеч чыгыш ясады.