“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола, Пенза шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров өлкәсеннән килгән спортчылар көч сынашты. Ярыш 3 категориядә үтте: “А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар; “В” категориясе – разрядлы спортчылар; “С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар; Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар: “А” категориясендә: 1 урын – Вечканов Игорь (Пенза шәһәре) 2 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре) 3 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре) “В” категориясендә: 1 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре) 2 урын – Ануфриев Арсений (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 урын – Абсалихов Рөстәм (“Сабантуй” спорт мәктәбе) “С” категориясендә: 1 урын – Карымов Әнвәр (Киров өлкәсе) 2 урын – Прохоров Спартак (Чебоксар шәһәре) 3 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре). Җ
Сабада спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының V этабы узды
17 мая 202217 мая 2022
2
~1 мин