Бу көннәрдә Югары Симет авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Хәерова Рәхимә Муллагали кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Әхмәдуллин һәм “Симет” хуҗалыгы баш хисапчысы Резеда Сәүбәнова котладылар, Россия Президенты Владмимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. “Сугыш башланганда миңа нибары 9 яшь кенә була. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине сугышка алдылар. Авылда ир-атлар калмагач, бөтен эш хатын-кызларга, бала-чагаларга кала. Кечкенә генә булсак та, бөтен эшне дә тырышып башкардык. Фермада яшь бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Өскә киергә кием дә юк, ашау ягы да начар иде. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машиналар юк, көлтәләрне үзебез төяп башка авылга алып барабыз, берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Шулай булса да, безнең тырышлык бушка китмәде. Әтиләребез сугыштан җиңеп кайттылар. Безгә бу Җиңү зур бәхет,
Тыл һәм хезмәт ветераны Рәхимә Хәерова: "Күргән авырлыкларны әйтеп, сөйләп кенә бетерерлек түгел"
17 мая 202217 мая 2022
3
1 мин