Бөек Ватан сугышы башланганда 9 яшьтә булган тыл ветераны Салих Габдрахманов бүген тугызынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, ул чорда күргән авырлыкларны һаман да оныта алмый. 1932 елның 23 июлендә әнисе Түбән Шытсудан биш чакрым ераклыктагы басуда урак урганда дөньяга килгән Салих абыйга бөтен гомерен үзенең кендек каны тамган басу-кырларында хезмәттә узарга язган булып чыга. Гаиләдәге җиденче – төпчек малайга иркәләнеп яшәү насыйп булмый, тормыш нужаларын күп кичә. Ул үсмер чорга кергәндә илгә афәт килә: сугыш башлана. Әтисе Габдрахман абзый шахтадан имгәнеп кайту сәбәпле, аны сугышка алмыйлар. Өч абыйсы фронтка китә, өйдә өч кыз бала кала. Салих абый 4 сыйныфны тәмамлауга, авыл агайлары белән басуда "кул астында" йөри башлый. Бабайлар тубал киеп орлыкны чәчә, нәни Салих буш җир калмасын өчен кайда кадәр чәчелгән икәнлеген күрсәтеп бара. Иртәнге дүрттән басуда йөгерә-йөгерә эшләгән малай караңгы төшкәч кенә кайтып егыла. Салих абый сөйләгәннәр куркыныч картина булып күз алдыннан уза то
Тыл ветераны Салих Габдрахманов сугыш чорында күргән авырлыкларны һаман да оныта алмый
17 мая 202217 мая 2022
1
3 мин