Татар эстрадасының популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов "Шәһри Казан" газетасына интервью биргән.
– Улым Искәндәргә 7 яшь. Рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә. Җырлау сәләте дә бар. Ничек кенә булса да, бернигә дә үкенмим. Нәсел дәвамчым –улым үсеп килә, Аллаһка шөкер. Эльмира табып бирсә, тагын бер дәвамчым булачак. Кыз бала тууын да телим. Кызым булса, һичшиксез, әти кызы булачак.
– Эльмира белән танышкач, син үзгәрдең...
– Яңа сулышым ачылды. Спорт белән шөгыльләнә башладым. Хәмер эчмәгәнемә өч ел була. Образым өстендә тулысынча Эльмира шөгыльләнә. Хәтта “прическам” да яңа хәзер. Образларым башта үземә ошамый иде, сәер кебек тоелды. Халык яратып кабул иткәч, шәп, дигәч, күңелемә май булып ятты. Эльмираның холкы бик көчле. Сүзен турыдан бәреп әйтә. Ул – ут, мин – су. Бик актив, өлгер кеше ул. Гаиләдә мин баш булсам, Эльмира – идарә итүче. Өйдә барлык эшләрне алып бара. Ашарга пешерә, киемнәремне юа, үтүкли. Әти-әнисе дә мине яратып кабул итте. “Теща” җырларымны яратып тыңлый. Бу никахым гомерлеккә булсын иде. Эльмира – үз кешем. Бер-беребезне яратабыз, ышанабыз. Аңа минем үткән тормышым кызык түгел. Аның өчен хәзергесе мөһим.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36932