Россия Пенсия фондының Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәр итә: Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде. Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү офисларында бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча, гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавынын нигезле сәбәбе булган очракта билгеләнә. Яңа түләүнең күләме
Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды
25 мая 202225 мая 2022
2
1 мин