Визит барышында Рөстәм Миңнеханов райондагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, җитештерүче предприятиеләрдә булды. Шулай ук район аграр хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында Рөстәм Миңнеханов визитын «Виктория» теплицасыннан башлады. Аннан күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводында (Рослов В.А. КФХ) булды. 2020 елның августында күпьеллык үлән орлыкларын чистарту буенча автоматлаштырылган завод тулысынча монтажланган. Куәте - елына 3500 тонна. Завод составында чистарту, сортировкалау, капчыкка төрү машиналары бар. Фотосепаратор да урнаштырылган. 2021-2022 елларда карабодай, рапс, дөге һәм башка культуралар орлыкларын чистарту технологиясе гамәлгә кертелгән. Биредә Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр ит
Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде
11 мая 202211 мая 2022
1 мин