Лениногорскида митинг һәм Җиңү парады узды Бүген – тантаналы, шул ук вакытта сагышлы да көн. Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызны искә алырга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын данларга дип лениногорскилылар Геройлар аллеясына килде. Монда 9 майга багышланган митинг һәм Җиңү парады узды. Кызганыч, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара, бүгенге көндә шәһәр һәм районның 15 ветераны исән-сау. 340 тан артык тыл хезмәтчәннәре шушы елларның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлады. Лениногорскилылар хаклы рәвештә 12 Советлар Союзы Герое белән горурлана алуын билгеләп узды. Лениногорск районыннан 12 меңнән артык кеше сугышка китә, шуның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын республика дәүләт идарәсен Цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин җиткерде. Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен Лениногорскиның Мактаулы гражданины Николай Степанов котлады. Мәңгелек утка тантаналы рәвештә чәчәкләр, веноклар