Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә бил алышып кайттылар. Анда 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 160 тан артык спортчы катнашты. Әлеге бәйгедә шәһәребездәге 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр үзләрен чын көрәш батырлары итеп күрсәттеләр. Ярышларга ике республиканың да төрле-төрле район һәм шәһәрләреннән иң оста грек-рим көрәшчеләре җыелуын исәпкә алу мөһим. Лениногорск көрәшчеләре республика ярышларының җиңүчеләренә бераз гына оттырдылар, безнең Арслан Яфасов бәйгенең көмеш призеры булды. Илназ Сәлахов һәм Альберт Минһаҗев өченче урыннарга чыгып, бронзага лаек булдылар. Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/leninogorskilylar-grek-rim-krshend-kmesh-m-bronzaga-laek-buldy
Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронзага лаек булды
6 мая 20226 мая 2022
1
~1 мин