28 апрель көнне Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” төбәк проектын башлау турында карар кабул ителде. Әлеге чарада безнең районнан башкарма комитетының архив бүлеге (җитәкчесе Альбина Сираҗетдинова) Олыяз авылында яшәүче Герой ана Назилә Гатауллинаның шәхси документлары белән катнашты. Туксан яшьтәге ветеранга архив фондын шәхси документлар белән тулыландыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды. “Бик хөрмәт иттеләр. Өрмәгән җиргә утыртмадылар. Әле берсе килеп кочаклый, әле икенчесе. Бик күңелем булды. Рәхмәт барысына да”,– дип Казанга бару куанычы белән уртаклашты сугыш чоры баласы. Гомумән, үзенең балачагы, тормышы турында әйтер сүзләре күп Назилә апаның. Бер сөйләшә башласа, туктата да алмыйсың. “Аның язмышы башка яшьтәшләреннән әлл