Бөек Ватан сугышы башланганда бала гына булып, зур сынаулар узган сабыйлар инде бүген өлкән яшькә җитеп, һәр тыныч аткан таңга сөенеп гомер кичерәләр. Оет авылының Акъәбисе Фәйрүзә апа Фәйзрахманова да быел 93нче язын каршылый. Унынчы дистәсен ваклаучы ветеранның иңнәре күтәрә алмас хәсрәтләре дә, гомере кыл өстендә калган вакытлары күп булган. Әмма узылган тормышындагы караңгы көннәргә карамастан, иң мөһиме, әбекәйнең ак күңеленә кер кунмаган, күңел сафлыгы югалмаган. Шуңа да үтелгән гомер юлын барлаганда: «Аллаһ авырлыгын да, сабырлыгын да үзе бирде», – дип искә ала ул. Сатыш авылында алты балалы гаиләдә туып үскән кызга язмышы кечкенәдән гомер буена җитәрлек әрнү, сагыш салып калдыра.1931 елда аларның гаиләсенә кулак ярлыгы тагылып, йорт-җирләрен, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Йортларын авыл Советы бинасы итеп тоталар. «Мин ул вакытта бер яшьтә генә булганмын, бу көннәрне әнием сөйләвеннән беләм.Үсә төшкәч, үзем дә ачысын күп татыдым. Башта кеше өйләрендә интектек, әти