Һәр барлыкка килгән гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана. Әмма ничек? Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә алынган кеше аның кыенлыкларын, беренче казык кага башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә. Фатир бәяләре гаять кыйммәт, ипотека программасы буенча йорт алу өчен дә башта шактый зур суммада беренчел взнос кертергә кирәк. Бу очракта яшь гаиләләргә “Арендалы торак” программасы ярдәмгә килә ала. Ул халыкның мобильлеген тәэмин итәргә, социаль ипотека буенча торак алу өчен беренчел взноска акчалары булмаган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Барлык аренда йортлары да уңайлы яшәү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән. Соңгы ике елда районыбызда аренда программасы нигезендә 36 йорт төзелде. Шуның 12се Мишә авыл җирлегенә туры килә. Хәзер аларда урманчылык тармагында эшләүчеләр яши. Мисалга, “Укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Рита Павлова аренда тораг