Бүген Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 102 яшь тулды. Ул хәзер районыбызның иң өлкән кешесе дә. Бүген Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 102 яшь тулды. Ул хәзер районыбызның иң өлкән кешесе дә. Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашканда – 1 майда туган көнен билгеләүче каһарман фронтовикны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады. Сәламәтлек, авырмавын теләде. Хаҗиәхмәт Әлмиев сугыш башланганда армия сафларында була инде. Аны хәрби хезмәткә 1939 елның 8 октябрендә алалар. Байкал аръягында хезмәт итә. Илебез чикләрен Япония һөҗүменнән саклый. Ерак Көнчыгышта икенче фронт ачылмаячагы ачыклангач, аларның частен Көнбатышка озаталар. Хаҗиәхмәт Әлмиев Сталинград өчен барган аяусыз сугышларда катнаша. Артиллериягә машина белән снарядлар ташый. 1943 елда бомба шартлап, көчле контузия ала. Җиңү залплары яңгыраганда К