Татарстанда балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасындагы “Яшел ут-2022” республика конкурсына йомгак ясадылар.
Татарстанда балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасындагы “Яшел ут-2022” республика конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү иң яхшы куелган мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрне ачыклау максатында үткәрелде. Барысы 54 балалар бакчасының һәм 48 тәрбияченең эшчәнлегенә бәя бирелде. Җиңүчеләрне дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге экспертлары сайлап алды. Авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында Шәмәрдәннең “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Равилә Хәмзина III урынны алды. Җиңүчеләрне Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Зарипова, республика баш автоинспекторы Ленар Габдерахманов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов бүләкләде.