29 нчы апрель көнне “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе активистлары Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Үсеш» Шәмәрдән лицее территориясендә агач утырту һәм өмә оештырдылар.
Чарада шулай ук, лицей укучылары да катнаштылар. Барысы да бер-берсенә агачлар утыртырга булыштылар: чокырлар казыдылар, су алып килделәр, үсемлекләргә су сибеп, чүп-чар җыйдылар.