2022 нче елның 28 нче апрелендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды (Байлар Сабасы зонасы). Чемпионатта барлыгы 28 команда, ә бу 274тән артык катнашучы. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы; «Сетевая компания» ОАО филиалы Саба электр челтәрләре начальнигы Якупов Рөстәм Шогаеп улы; ЭПУ «Сабагаз» начальнигы Мөхетдинов Ирек Исмәгыйль улы катнашты. Турнир тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды: Авыл җирлекләре арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты: Баһавиев Рөстәм Мичән командасы. Абдуллин Азат Саба командасы. Мөхәммәтгалиев Ирек Симет командасы. Бәйрәмов Фәнис Тимершык командасы. 1 урын-Симет;
2 урын-Тимершык;
3 урын – Мичән;
4 урын-Саба. Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары һәм шәхси эшмәкәрләр арасында Чемпионаты