Анда Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Балтач, Питрәч, Әтнә районнарыннан чибәр, уңган-булган татар кызлары катнашты. Шәмәрдән мәдәният йортында узган бәйгедә көч сынашырга Саба, Арча, Кукмара, Балтач, Әтнә, Теләче, Питрәч районының иң чибәр, күркәм нәфис затлары килде. Жюрига Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, региональ татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова рәислек итте. Бәйге кунакларын һәм катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. “Безнең якларда конкурслар шактый көчле конкуренция шартларында бара. Әле күптән түгел генә районыбызда “Ел хатын-кызы” һәм республикакүләм шәҗәрә конкурсларының зона турлары узган иде. Бүгенге бәйгедә дә һәр районның йөзек кашлары арасыннан жюрига иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмас. Аларга гадел хөкем итүне, ә кызларыбызга уңышлар телим. Мондый чаралар безгә милләтебезнең киләчәге, гореф- гадәтләребезне саклар өчен бик кирәк”, –
Шәмәрдән мәдәният йортында «Татар кызы-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды
5 мая 20225 мая 2022
11
3 мин