Найти в Дзене
Саба таңнары

Туган якны өйрәнү музеенда төзекләндерү эше бара

Закир Йосыпов урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район туган якны өйрәнү музееның яңа бинасында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.

Стеналарны сүтү һәм түбәне ябу эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә бина эчендәге стеналарның иске штукатуркасын куптару, түбә кыегындагы кәрнизне төрү һәм фасад тышлау эшләре бара.