Дини бәйрәм кунагы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җыелганнарга ата-бабаларыбзның ислам динен кабул итү тарихын сөйләде.
Авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң, барысы да ифтар мәҗлесенә җыелды. Вәгазь аралашу формасында узды, хәзрәткә сораулар бирелде. Тенеки авылы мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт барлык оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тәрәвих намазын укырга мәчеткә чакырды.