Элегрәк заманнарда сыеры булган йорт – бәхетле, киләчәк көнгә өметле йорт булып санала иде. Иртә таңнан мөгери-мөгери көтүгә китеп баручы сөтлебикәләр авылда яңа өметләр белән яңа көн тууын хәбәр итүче бер билге булып тора иде. Авылларда сыер тотучылар юк диярлек, мал-туар асрау сыман катлаулы эшкә алынучылар бармак белән санарлык. Әмма әлеге иге-чиге булмаган авыр хезмәтне башкаручылар юк түгел. Районның Иске Шөгер авылында яшәүче, шушы юнәлештә үзмәшгуль булган Люция Кәшипова – аларның берсе. -Тормыш иптәшем Альберт маллар асрау турында сүз кузгаткач, мин тешем-тырнагым белән каршы булдым. Ул башлап миңа үзенең үгезләр алып симертергә нияте булганлыгын әйтте, мин аңа алма да, карамыйм да, көтүгә дә тормыйм дидем. Ул вакытта үзем нәкъ шулай уйлый да идем, бу минем өчен чит, аңлаешсыз һәм бик авыр эш иде, -ди Люция ханым. Моннан нибары җиде ел элек кенә авыл хуҗалыгы хезмәтен күз алдына да китермәгән, китермәү түгел, бөтенләй башка юнәлештә, чигү сәнгате белән шөгыльләнгән Люция
Иске Шөгердән Люция Кәшиповалар йортында мал-туар тавышы тынмый
4 мая 20224 мая 2022
2 мин