Лениногорск районында талантлы яшьләребез күп. Миләүшә Ризванованың талантын, осталыгын бер язмада гына язып бетерерлек тә түгел. Йөзеннән нур бөркеп торган, үзеннән энергия ташып торган сөйкемле кыз бар яктан да килгән. Яңа Иштирәк кызы бүгенге көндә инде күпкә ирешкән, туры юлдан тайпылмыйча куйган максатларына бара. Ә максатлары, төзегән планнары – ай-һай. - Миләүшә, әйдә газет укучыларыбызны якыннанрак синең белән таныштырыйк. - Мин - Лениногорск районы, Яңа Иштирәк авылы кызы. Әтием – информатика, физика укытучысы, әнием – балалар бакчасында –тәрбияче. Гаиләм, әти-әни – яшәешемнең иң төп үрнәге, ялкыны һәм терәге булып торалар, Аллага шөкер! Башлангыч сыйныфларны Яңа Иштирәктә укыгач, 5-9 нчы сыйныфларны күршедәге Зелёная Роща авылында тәмамладым. Балачакта укытучы булырга хыяллана идем, соңрак хыялларым бүтән юнәлешкә күчтеләр. Аның сәбәбен әлегә ачыклыйсым килми. Тик нәкъ менә 8нче класста сәнгать юлы белән китәсемне төгәл хәл иткән идем. - Әти-әниең моңа ничек карады? - Каза
Миләүшә Ризванова - талантлы яшьләребезнең берсе: актриса, биюче, актерлык осталыгы буенча укытучы
4 мая 20224 мая 2022
2 мин