Найти тему
Гузель Уразова

В общем кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек.

В общем кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек.

Бер кем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде.

Уянып китсәм будильникны ишетми йоклап калганмын🥵

Мин автобуска кергәндә бөтенесе мине көтеп утыра иде.🙁

Әлбәттә мин кызарып менеп утырдым. Җенем сөйми соңга калырга.

Ильдар янына утырмыйча

аерым урынга утырдым.

Автобус кузгалды. Ильдар смс яза. Ни хәл? ☺️ Мин әйтәм нигә соң хотя бы син шалтратып уятмадың мине? Ул яза, мин үзем дә хәзер генә кереп утырган идем 😅. Әзрәк барганнан соң ашарга туктадык. Анда чыгып ашап кергәннән соң Ильдар минем янга килеп утырды.

Елмая да елмая бу. Сиңа ни булды соң бик сәер елмаясың?

Ни булганга охшаган соң дип һаман мине үрти. Просто кәефем әйбәт ди. Ярар, мин бер әйбер планлаштырдым, Казанга кайткач сөйләрмен ди. Хәзер мин йокламаска тиештер инде, нәрсә инде бу дип баш ватып🙄 Күпме төпченсәм дә әйтмәде инде миңа. Төмәнннән концертлар беткәч кайтуы авыр булды. Бик озак.. Хәтердә кем кайда ничек аягын суза алган кем ике креслога ятып йоклый, миндә автобусның артындарак ике кушылган сиденье бар иде шунда ятып сеңгәнмен. Чаллыга кайтып җитәрәк уяндым. Автобус Чаллыда кала торган, ә без үзебез кайтып китешле. Вакыт төнге өчләр булгандыр. Без Салават Закиевичның студиясына килеп туктадык. Иртәнгә кадәр анда булып Ильдар белән бергә Казанга кайтырга тиеш идек. Ильдар минем бүлмәгә керде дә ничек кайтасымны сорады. Миңа срочно Уфага кайтып киләсе бар, мин Уфага китәм ди. Минем йөрәк сикереп куйды. Нигә кайта икән инде анда? Соңрак сөйләде инде ул миңа аны.

Ул вакытта мин әле бу хакта белми идем... Минем бер кеше белән күрешәсем бар ди. Кем белән соң дигәч...