Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык.Халык тарафыннан әйтелгән бу сүзләр бүгенге көндә исән-сау һәм шулай ук фани дөньяга күчкән әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан, туганнарыбыздан безгә васыять буларак яӊгырый. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Зиратлар-исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәртиптә тотарга бурычлы.Якыннарыбызны без исән вакытта кадерләрен белеп, тәрбияләп, вафат булгач догаларыбыз аша кайгыртырга тиешбез. Электән халкыбыз зиратларны, каберләрне чистарту, төзек тотуга зур игътибар биргән. Изгелек җирдә ятмас диеп, иртәнге 9га авылдашларым җыелып та беттеләр.Шушы авылда туып үскән, хәзергесе көнне читтә яшәүче авылдашлар да байтак иде арабызда. Берәү дә буш кул килмәгән, кем бензопила, кем балта, кем сәнәк, кем тырма, чүп тутырырга капчыклар, бар да бар. Яше-карты җиң сызганып эшкә кереште, берәү