Найти тему

«Шүрәле»гә 115 ел яки 30 төрле Шүрәле

«Шүрәле» поэмасы – Габдулла Тукайның 1907 елда язылган бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән. Мисал өчен, китапханәдә «Шүрәле» әкият-поэмасының аерым китап булып чыккан 30 дан артык басмасы саклана.

Шуларның кайберләре белән бүлешәбез:

«Шүрәле» Казанда 1927, 1936, 1937 елларда латин графикасында басылып чыга.

Татар алфавиты кириллицага күчкәч тә 1944 елдан башлап поэма аерым китап булып унөч мәртәбә нәшер ителә. Алар татар телендә латин графикасында язылган.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы рус, Россия һәм дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителгән. Поэма рус теленә беренче тапкыр Павел Радимов тарафыннан тәрҗемә ителеп 1921 елда дөнья күрә; китапның иллюстраторы Илларион Плещинский.

«Шүрәле» — 1921
«Шүрәле» — 1921

Аннары Семен Липкин тәрҗемәсендә 1949, 1997, 2018, 2022 елларда басылып чыгалар.

Поэма аерым китап булып 1936 елда Уфада латин графикасында башкорт телендә, 1966 елда мари, 1969 елда гарәп, 2003 елда инглиз телендә басылып чыга.

2006 елда чыккан китапта «Шүрәле» 15 телгә тәрҗемә ителеп: татар, башкорт, үзбәк, уйгур, казакъ, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, рус, венгр, инглиз, немец, француз, кытай телләрендә бирелгән. Бу китапның 2011 нче елда икенче, 2014 нче елда өченче басмасы да дөнья күрде. Китапларны рәссамнар Байназар Әлменов, Виталий Булатов, Алсу Тимергалина бизәгәннәр.