Найти тему

Лениногорск нефть техникумында Абилимпикс төбәк чемпионаты узды

Лениногорск нефть техникумында берничә көн дәвамында Абилимпикс төбәк чемпионаты узды.

Чара 2020 елда  "Мәгариф" илкүләм проектының  "Яшь профессионаллар" федераль проекты нигезендә эшләнелгән остаханәләрдә узды. Анда Татарстанның  – Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Лениногорск шәһәрләреннән студентлар катнашты. Барлыгы 20 кеше иде. Алар өч компетенция буенча өч мәйданчыкта ярыштылар.

Чемпионатның призерлары:

"Мәгълүмат базалары белән идарә итү" компетенциясе буенча-1 урын Терентьев Глеб, 2 урын-Идрисов Тимур, 3 урын – Мөбәрәкшина Наилә.

"ОЦИ мастеры " компетенциясе буенча-1 урын Фәттахов Тимур, 2 урын-Решетников Константин, 3 урын – Корбангалиев Салават.

«Веб-дизайн» компетенциясе буенча - 1 урын Ганиев Даниил, 2 урын – Шуркин Александр, 3 урын – Шиһабетдинов Гадел.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorsk-neft-tekhnikumynda-abilimpiks-tbk-chempionaty-uzdy