Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә. Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 79 380 нән артык бала яңа түләү ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккеге кебек үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк: ягъни гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-анала
Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 79 380 нән артык бала яңа түләү ала алачак
27 апреля 202227 апр 2022
3
2 мин
