«Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль турында яшь юл хәрәкәте инспекторларының 21 отряды катнашты. Ягъни, җаваплылыкны аңлап, барлык мәктәпләрдән дә килгәннәр иде. Җәй башланырга торганда билгеләнгән әһәмиятле чара ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Ямьле фасылда ике тәгәрмәчле велосипед балаларның төп дустына әйләнә. Ә анда йөри белергә кирәк. Без кечкенә чакта педальгә буй җитмәгәч, аякны рама арасыннан гына тыга идек. Шуңа күрә үземнең дә малай чакта велосипед белән трактор тәгәрмәче астына кергәнем булды. Әле ярый, “МТЗ-80”не йөртүче Ринат абый оста механизатор булып чыкты: тормозга басып өлгерде. Конкурс әнә шундый күңелсезлекләрне булдырмауны да күздә тота. Конурста велосипедта фигуралы йөргәндә иң катлаулысы – тар улак аша үтү. “Сигезле” ясап йөргәндә дә акбур белән сызылган линиядән чыкмаска кирәк иде. Бу сынауны узганда ялгышучылар кызлар һәм малайлар арасында да булд