Найти в Дзене
Саба таңнары

Олы – Нырты авыл мәдәният йортында мәкаль кичәсе үткәрделәр

14 апрель көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йорты, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә- "Мәкаль юкка гына әйтелми" дип мәкаль кичәсе үткәрделәр.

Мәкальләр һәм әйтемнәр һәр кешегә балачактан таныш. Алар элек- электән килеп чыккан. Борынгы мәкальләр бүген дә сөйләмдә дә, китапта да яши. Алар төрле хисләрне чагылдыралар, төрле кешеләрне характерлыйлар, мактыйлар һәм шелтәлиләр, ә иң мөһиме - тәрбиялиләр, яшәргә өйрәтәләр. Чара төрле уеннар һәм конкурслардан төзелгән иде. Чара барышында балалар канатлы сүзләрне төзеп бетерделәр, рәсемнәр буенча мәкальләрне таныдылар, төрле сүзләрдән мәкальләр төзеделәр.