Озакламый май бәйрәмнәре башлана. Табигать кочагына чыгып, учакта шашлык кыздырырга яратучылар бу бәйрәмнәрне үзләренә хас күтәренке хис белән көтсә, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре киеренке әзерлек белән көтә. 25 апрельдән башлап Лениногорск районында, бөтен Татарстандагы кебек, янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Ул 15 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта безгә Лениногорск районында янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Дамир Вильданов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ел саен апрель ахырында янгын куркынычы арту сәбәпле, шундый махсус режим билгеләнә. "Ни сәбәпле янгын куркынычы апрель ахырында арта соң? Бу һава торышы җылыну белән генә түгел, ә кардан эреп беткәннән соң корган үлән, агач ботаклары күпләп чыгуга һәм кеше факторына да нык бәйле. Кешеләр җир эшләренә керешә, табигатькә ял итә, май бәйрәмнәрендә балык тотарга, бакчаларга бара. Коры үлән бик җиңел янып китә, очраклы гына ташланган тәмәке, сүнмәгән учак – янгын чыгуның туры сәбәпләре. Шуны да
Бүгеннән Лениногорск районы теериториясендә янгынга каршы режим кертелә
25 апреля 202225 апр 2022
2 мин