Лениногорск суды, шушы көннәрдә, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган акчаларны каплау турында шәһәр прокуроры дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады.
Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче М. белән аның өйдәше Л. арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс барышында М., аңлы рәвештә кулына пычак алып ир кешегә кадаган. Зыян күрүче тән җәрәхәте алган һәм көчле физик авыртуга дучар ителгән. Ир кешегә стационар медицина ярдәме таләп ителгән, ул хастаханәдә дәваланган. Дәвалау мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына булган һәм аның гомуми бәясе 50808 сумга төшкән.
Әмма гашыйклар бер-берсе белән талашып – юанышалар гына дигәндәй, бу очракта да шулай килеп чыккан, бер түбә астында яшәүче ир белән хатын бераздан татуланышканнар. М. ханыма карата кузгатылган җинаять эше, аларның үзара килешүе сәбәпле, туктатылган. Әлбәттә инде, М. үзенең гаебе аркасында зыян күргән өйдәшен дәвалау өчен тотылган акчаны, закон таләп иткәнчә дәүләткә кайтарып бирергә тиешлеге турында онытып җибәргән.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/keshe-hem-zakon/leninogorskily-khanym-dvalau-chen-totylgan-akchany-kaytaryrga-tiesh