19 апрельдә «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Елена Гыйзитдинова тарафыннан «Язгы игелек атнасы» кысаларында тимурчылар отряды белән берлектә "Чиста йорт" акциясе үткәрелде. Алар шәһәрдә яшәүче Валентина Михайловнаның фатирын җыештырдылар. Яшь тимурчылар тәрәзәләрне юдылар, тузанны сөрттеләр, чүп-чар чыгардылар. Валентина Михайловна күрсәткән игътибарлары һәм игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. https://vk.com/public192569052?w=wall-192569052_4202 Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-yazgy-igelek-atnasynda-timurchylar-yd-bulyshty
Лениногорскида "Язгы игелек атнасы"нда тимурчылар өйдә булышты
22 апреля 202222 апр 2022
~1 мин