Татар телендә узган әлеге чара телебезнең, әдәбиятыбызның бөеклеген, аның тиңсез хәзинәсе барлыгын тагын бер кат исбатлады. Лениногорск мәдәният сараенда беренче тапкыр “Аулак өй баттл” республика проектының иҗади бәйгесе, әдәби көрәше узды. Әлеге проект республика районнары буенча уза. Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә башланган проект бик тә кирәкле һәм мөһим. Лениногорскида узган чарада 4 команда катнашты. Алар: “Сүнмәс ялкын” ансамбле, Кирлегәчтән “Ихлас” ансамбле, Лениногорск шәһәренең иң яхшы телчеләрен туплаган 4нче мәктәп командасы – “Дуслык” командасы, мәдәният өлкәсендә эшләүче, бәйрәмнәр оештыручы мәдәният хезмәткәрләре – “Татар кызлары” командасы. Әдәби бәйгене Зөмәрә Шәрәпова һәм Фәридә Әхмәтшина алып барды. Башта “Сүнмәс ялкын” белән “Ихлас” кара-каршы ярышты, аннан “Дуслык һәм “Татар кызлары”. Сораулар һәм биремнәр татар әдәбиятына кагылышлы иде. Сорауларның шактый катлаулысы да булды. Жюри һәрб
Лениногорскида беренче мәртәбә “Аулак өй баттл” узды
21 апреля 202221 апр 2022
1 мин