Найти тему
Балтаси.ру

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Һәр мөселманга үзенең күңелен пакълау, шәфкатьлелек һәм гаделлелек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннары турында кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларны тормышка ашырырга насыйп иткән Рамазан ае тәмам. Озын көннәрдә Аллаһы Тәгалә биргэн нигъмәтләрдән тыелып, бары изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәү һәркемнең күңеленә ихласлылык, җиңеллек ирештерде. Аллаһка Шөкер, районыбызның 44 мәчетендә яңгыраган азан тавышы, тәрәвих намазлары вакытында, ил-көнгә иминлек, кешелек дөньясына дуслык-татулык, сәламәтлек, хәерле гомерләр, яшь буынга бәхетле киләчәк теләп укыган изге догалар җаннарыбызга көч-куәт өстәде, рухи тормышыбызны баетты.

Ислам диненең төп нигезе булган әдәп-әхлак тәрбиясе, татулык төшенчәсе, күпмилләтле Балтач җирлегендә уңай чагылыш таба. Районыбызда яшәүче һәр милләт вәкиле районыбыз үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә, тыныч, бәрәкәтле яшәвебезне матурлый. Ураза бәйрәмендәге күңел жылысының һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керүен телим.

Республикабызның тотрыклы үсештә булуы өчен тыныч тормыш, диннәр һәм халыклар арасында дуслык, татулык кирәк. Бу сыйфатларны без районыбызда алга таба да саклап, киләсе буыннарга бурыч итеп тапшырырга насыйп булсын.

Районыбызга хас булган, әби-бабаларыбыздан буыннан-буынга тапшырылып килгән традицион ислам дине нигезендә яшәргә һәм хезмәт итәргә насыйп булсын!

Сезне изге Ураза бәйрәме белән ихластан котлап, һәркайсыбызга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, тынычлык, бәрәкәтле тормыш телим.

Ураза гаете мөбәрәк булсын!