Сугышлы мәктәбе укучылары өчен апрель ае тагын да тыгыз, экологик юнәлештә актив эш алып баручы укучылар өчен эш җитәрлек. - Апрельдә табигатьнең уянуы күзәтелә, табигать яшәрә, кошлар сайрый, алар укучыларыбыз ясаган ояларга кайталар. Кышын исә укучылар ясаган җимлекләр ярдәмендә кошларны ашаттык. Күптән түгел мәктәптә “Дала” дәүләт табигый тыюлыгыннан Фәрит Динмөхәммәтов булып китте. Ул табигатьне саклауга юнәлтелгән эшчәнлек белән таныштырды. Һәм бик күп китаплар, рәхмәт хатлары, грамоталар алып килгән, - ди Сугышлы мәктәбе укытучысы Фәния Әхмәтова. Аның әйтүенчә, әлеге грамоталар, рәхмәт хатлары 22 майда билгеләп үтелә торган Биологик төрлелек көнендә укучыларга аерым номинацияләр буенча тапшырылачак. Аңа кадәр исә укучыларга акцияләрдә, экологик чараларда актив катнашырга туры киләчәк. Авыл территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр буенча да проект эше яклыйсылары бар, ул проект буенча да номинация билгеләнәчәк икән. Билгеле булганча, мәктәптә педагогик коллектив үсеп
Лениногорск районы Сугышлы мәктәбе укучылары өчен табигать беренче урында тора
15 апреля 202215 апр 2022
1 мин