Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 26нчы балалар бакчасында үтте. Конкурс ике елга бер мәртәбә уза. Быел конкурсның муниципаль этабында 15 балалар бакчасы һәм 10 педагог катнашты. Катнашучылар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча методлары турында сөйләделәр. Бәйге нәтиҗәсендә 8 призер һәм өч лауреат билгеләнде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урын Шөгернең “Тургай” бакчасында һәм 26нчы бакчада. 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Хәсәнова республика этабына чыкты. Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-yashel-ut-respublika-konekursyny-munitsipal-etabyna-yomgak-yasadylar
Лениногорскида “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар
15 апреля 202215 апр 2022
~1 мин