Найти в Дзене
Саба таңнары

Олы – Нырты мәдәният йортында « Галәм тарихы » дип исемләнгән викторина уены үткәрелде

9 апрель көнне Олы – Нырты мәдәният йортында укучылар өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан- « Галәм тарихы » дип исемләнгән викторина уены үткәрелде. Балалар космос белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Дөрес җаваплар билгеләнеп барылды , алар өчен призлар бирелде.Чара ахырында укучыларга космоска багышланган китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Әлеге китаплар ярдәмендә ,галәм тарихы турында, тагын да кызыклырак мәгълүматлар алырга мөмкин.