9 апрель көнне Иске Икшермә мәдәният йортында " Җырлыйк әле!" шоу проекты үткәрелде. Ул Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр көче белән оештырылган чара. Уен өч турдан торды, алар барышында татар халык җырлары, ретро җырлар һәм заманча эстрада җырлары яңгырады. Һәр тур үзешчән коллективлар һәм башкаручылар чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр катнашучыны Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин тәкъдим итте. Тамашачылар да үзләренең яраткан җырларын җырладылар, катнашучыларны көчле алкышларга күмделәр.
Иске Икшермә авылы мәдәният йортында "Җырлыйк әле!"шоу-проекты узды
11 апреля 202211 апр 2022
3
~1 мин